16+

Беренче көнне Татарстанда сайлаучыларның гомуми саныннан 24,3%ы тавыш биргән

Татарстанда 2807 сайлау участогы комиссияләре эшләп килә, сайлау шактый актив үтә. Беренче көнне республикада сайлаучыларның гомуми саныннан 24,3% тавыш бирде, дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Беренче көнне Татарстанда сайлаучыларның гомуми саныннан 24,3%ы тавыш биргән

Татарстанда 2807 сайлау участогы комиссияләре эшләп килә, сайлау шактый актив үтә. Беренче көнне республикада сайлаучыларның гомуми саныннан 24,3% тавыш бирде, дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Татарстанда сайлау компаниясе актив бара. Республика халкына рәхмәт белдерәбез. Икенче көн - иң җаваплы көн. Барыгызга да яхшы кәеф телим”, - диде ул. Бу хакта "Сайлаулар-2020" мәгьлүмати үзәгендә үткән брифинг барышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда берьюлы дүрт сайлау кампаниясе бара: Татарстан Президентын сайлаулар, муниципаль сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына Түбән Кама округы буенча һәм Алабуга округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар.

Иң күләмлесе- муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар, анда 7656 вакантлы мандатка җирле Советларда 11 363 тәкъдим итүче дәгъва белдерә. Татарстанда сайлау процессларын оештыруда һәм уздыруда барлыгы 22 меңгә якын сайлау комиссиясе әгъзасы мәшгуль. «Быелгы кампания үзенчәлекләренең берсе муниципаль дәрәҗәдә - сәяси партияләрнең актив катнашуы, - дип билгеләп үтте Андрей Кондратьев. - Моннан биш ел элек муниципаль сайлауларда сигез сәяси берләшмә катнашты. Бүген кандидатлар арасында - ун сәяси партия, шулай ук “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм “Татарстан - яңа гасыр” республика хәрәкәте вәкилләре.

Беренче тапкыр тавыш бирү процедурасы өч көнгә сузылган. Бу, Андрей Кондратьев сүзләренчә, беренче чиратта санитария иминлеге күзлегеннән чыгып эшләнгән. Участокларда Роспотребнадзор һәм РФ Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан эшләнгән барлык таләпләр дә үтәлә. Аерым алганда, барлык килүчеләргә бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, шулай ук бер тапкыр кулланыла торган авторучкалар бирелә. "Тавыш бирү көннәрендә барлык сайлау участоклары 8 дән 20 сәгатькә кадәр эшли. Бу һәр сайлаучы үзе өчен уңайлы вакытта тавыш бирә алачак дигәнне аңлата. Шул ук вакытта барлык участокларда да тавыш бирүчеләр агымы чикләнгән, кешеләр тупланмасын һәм санитар дистанцияне тәэмин итү өчен эшләнелә. Керү һәм чыгу юлында дезинфекция чаралары, антисептиклар урнаштырылган. Һәр сайлаучының температурасын үлчиләр ", - диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы. Аның сүзләренчә, беренче тапкыр кулланылучы "100 блогер" проекты үзен шактый уңышлы күрсәткән. Аның аша бик кирәкле, кыйммәтле мәгьлүмат алына. Бу, беренче чиратта, сайлауларның "чисталыгы", барлык санитар-эпидимиологик таләпләрнең үтәлешен тикшерүгә юнәлтелгән. Кондратьев әйтүенчә, әлегә бернинди дә җитди хокук бозулар юк. 

- Йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар 11 һәм 12 сентябрьдә генә эшли. Аларның эш расписаниесе белән сайлаучылар республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, шулай ук территориаль сайлау комиссияләренең сайтларында танышырга мөмкин. Бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә, Татарстан халкы бары тик стационар сайлау участогында гына тавыш бирә алачак, - диде Кондратьев.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading