Шәһри Казан

Чурчхелланы да вакытында ашау мәслихәт

Тирә-күрше белән тыныч яшәргә гел нәрсәдер комачаулый. Грузия белән мөнәсәбәтләр яхшыра башлаган иде, хәзер кабат катлауланып китәргә тора. Бу гади халыкка тәэсир итми калмаячак, берәүләрнең җәйге яллары өзелергә мөмкин, икенчеләре эшсез калачак. Ә барысы да юктан гына башланган югыйсә.

Православиянең парламентара ассамблеясында Россия депутаты ялгыш грузин спикерының кәнәфиенә утырган һәм шушы кәнәфи буташтыру халыкара җәнҗал чыгарырга җитә калган. Бу хәл хәтта Грузиянең хәтта эчке сәясәтендә чагылыш тапкан, җәнҗалдан соң гражданнар активистларыннан әлеге форумны оештыручыга янаулар булган, хакимлек итүче партия әйдаманы, олигарх Бидзина Иванишвили парламентта «оккупант» иле вәкилләренә мәйдан бирүчеләрне җәзага тартырга вәгъдә биргән. Шул ук вакытта Иванишвилиның үз адресына да гаепләүләр яңгырый, янәсе, «Грузин хыялы» – ул «урыс хыялы» һәм биредә аларның хыяллары тәңгәл килә, бу хәтта грузин спикеры утырырга тиешле кәнәфине Россия депутатының биләвеннән дә аңлашыла, кайбер грузин депутатлары бу хәлне халыкның һәм дәүләтнең җанына төкерү. Хәлләр шундый борылыш аласын белсә, теге депутат кәнәфине җентекләбрәк караган булыр иде, мөгаен. Хәзер менә Тбилисидан Мәскәү тарафына янаулар яңгырый, Президент бөтен гаепне Россиягә өя. Соңгысы үз чиратында авиаэлемтәләрне туктаткан.
Сәясәтчеләр йодрыкларын төйнәп, бер-берсенә кизәнер дә бетәр дип уйларга кирәкми шул, моның тәмен гади халык та татыя­чак. Грузия белән мөнәсәбәтләр СССР таркалганнан бирле киеренке, берара ул хәтта сугышка хәтле барып җиткән иде, территориаль бүленеш буенча хәл ителмәгән сораулар бар. Әмма соңгы елларда мөнәсәбәтләр яхшыруга, аралар якынаюга бара иде, моның беренче адымнары ясалды. Ләкин яралар төзәлер дип шатланырга иртәрәк булган икән әле һәм күпме тырышылыганны бер селтәнүдә, дөресрәге, кәнәфигә бер утыруда юкка да чыгарып була.

Халык теге якта да, бу якта гел бертөрле инде ул, аңа сыйфатлы медицина, белем бирү, яхшы хезмәт хакы һәм пенсия, эш урыннары, ачык чикләр кирәк. Үзләрендә яхшы булса, грузиннар Төркиягә эшкә йөрмәс иде. Анда бармаганнары туристлар исәбенә көн күрә: фатирын арендага бирә, сыр белән чурчхелла сата, иске «Нива»ларда кунакларны тауларга алып менеп төшә. Ә хәзер шул рәвешле акча эшләү мөмкинлеге куркыныч астында. Туристларга куркырга кирәкми, аларга бернинди дә куркыныч янамый диләр диюен, Грузия президенты туристлар агымын сакларга, сәяси аңлашылмаучанлык сәяхәт итүчеләргә йогынты ясамаска тиеш дисә дә, аңа хәтле яңгыраган сүзләр кайберәүләрне уйландырган, авиаэлемтәләрнең ябылуы да шикне арттыра гына төшә. Россиянең яңалык артыннан куучы һәм шаккатырырга яратучы массакүләм матбугат чаралары да утка майны сипкәләп тора. Шуңа өстәп әле эвакуация турындагы хәбәр дә күңелгә шик өсти, янәсе, Грузия 8 июльгә чаклы туристларны чыгарып бетерәчәк. Нинди дата соң бу? 2008 елның 8 августын (08.08.2008) хәтерлибез – ул көнне Грузия – Көньяк Осетия арасында хәрби бәрелеш башланды. Ә быелгы «сигезле»гә нәрсә белән бәйле?

Реклама

Ял итәргә теләгән кеше барыбер җаен табачак – Грузия бит Җир йөзендә соңгы урын түгел, әмма аермасы да бар икән. Кара диңгез ярын сырып алган Россия эшмәкәрләре акчаны күбрәк каера, музыканы катырак акырта, имеш. Соңгы елларда чурчхелла ашарга өйрәнеп китүчеләр өчен тагын бер баш бәласе артачак инде, әзер социаль челтәрләрдә бу хакта сораштырулар һәм тавыш бирүләр бара: 70 проценттан күбрәге сәясәтчеләрнең мин-минлеге һәм йодрык белән кизәнешүләре аркасында гына Тбилиси белән Батумига барудан баш тартмаган икән әле. Бу як аларны коткарабыз дисә, теге як 8 июльгә хәтле чыгарып бетерәбез дип ышандыра, ничек булып бетәр дә, күпмесе ял итеп өлгерер.

Җырчы Валерий Меладзе бу хәл уңаеннан: «Кризис үтәчәк, әмма гомер дә үтә шул» дип язып куйган. Сәясәт – сәясәт белән, әмма чурчхелланы да үз вакытында ашап, грузин шәрабын да үзең теләгәндә уртлап куйсаң, яшәүләре күңеллерәктер ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: