16+

Ел азагына кадәр салым түләү системасын сайларга туры киләчәк

2021 елның 1 гыйнварыннан салым түләүче барлык оешмаларны үзгәрешләр көтә.

Ел азагына кадәр салым түләү системасын сайларга туры киләчәк

2021 елның 1 гыйнварыннан салым түләүче барлык оешмаларны үзгәрешләр көтә.

Билгеле булганча Россиядә салым түләүнең киң таралган өч системасы бар: гомуми, гадиләштерелгән, һәм ЕНДВ (керемгә бердәй салым).  ЕНВД –   ул оешманың факттагы кеременә бәйле булмаган салым күләме. ЕНДВ кулланучылар быел  салым түләүнең башка төрен сайларга тиеш. .Аның урынына юридик затлар өчен гомуми, яки гадиләштерелгән система кала.

Махсус салым түләү арасында иң еш кулланыла торганы – гадиләштерелгән система. Аны шәхси эшмәкәрләр дә, оешмалар да куллана ала. Әгәр салым түләүче киләсе елның 1 гыйнварыннан шушы системаны сайларга тели икән, ул  быелның 31 декабренә кадәр  бу хакта салым органына хәбәр җибәрергә тиеш. Гадиләштерелгән система буенча салым түләүче бары бер генә инспекциядә  хисап тотачак.  

Гадиләштерелгән салым түләү системасы нигезендә “Керемнәр” объектын сайларга мөмкин, анда налог ставкасы 6 процентны тәшкил итә. “Җитештерү чыгымнары артканга киметелгән керемнәр” объектына тукталсаң, Татарстанда 15 процент урынына налог ставкасы 10 процент булачак.   Гадиләштерелгән системага күчкәндә оешма урнашкан салым органына мөрәҗәгать итү сорала, ә шәхси эшмәкәрләргә теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә барырга кирәк. Гадиләштерелгән салым түләү системасын кулланганда кайбер таләпләр дә бар, әйтик, керем 2021 елдан 200 миллион сумнан артмаска тиеш. Сүз уңаеннан, хәзер бу сумма 150 миллион сумны тәшкил итә. Шулай ук хезмәткәрләр саны 130дан артмавы шарт.

Еллык керемнәре 60 миллион сумнан, хезмәткәрләре 15 тән артмаган оешмалар салым түләүнең патент системасын да куллана ала. Кайсы система отышлырак икәнен һәрберсе үзе хәл итә. Бу мәсьәләдә салым түләү органнары белгечләре белән киңәшләшергә була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading