16+

Әнвәр Нургалиев: «Айсылу бераз ябыкты, чәче коела башлады»

Әнвәр Нургалиевның улы очрашып йөргән кызда яман шеш табалар.

Әнвәр Нургалиевның улы очрашып йөргән кызда яман шеш табалар.

Без бу турыда сайтыбызда язган идек. Әлеге кыз баланы Нургалиевлар бик якын иткән. Бик акыллы, әдәпле, тәрбияле бала ди алар. Һәм әлеге явыз хәбәр кызның гаиләсе өчен генә түгел, алар өчен дә бик авыр булган. 

Җырчы ничек тә ярдәм итергә теләп, социаль четлтәрдә дә хәйрия акцияләре уздырды, хәйрия концерты да куйды. 

Исәнмесез. Айсылуның хәлләре ничек соң?
– Айсылу әле хастаханәдә ята, 2 «химия» эшләтте. Оптимистик рух саклап кала, көрәшә һәм җиңеп чыгачакмын ди. Чәчләре коелды, ябыкты... Əмма бу вакытлыча гына. Бар да әйбәт булачак, Алла боерса! 

Күптән түгел Уфада хәйрия концерты узды. Кызганыч, зал тулып бетмәде, тик шулай да күпмедер акча җыелды. Тик яман шеш турында сүз барганда, 1-2 миллион акча бөтенләй дә акча түгел. Айсылу очрагында сөяк миен күчереп утырту ярдәм итәчәк. Без кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Борчулы яңалыкны ишетү белән улым җитди ир-атка әйләнде, көн-төн борчыла. Ирина белән мин дә тынычлана алмыйбыз. 

Үзегезнең хәлләрегез ничек? Җәй нәрсә белән мәшгульсез? 
– Күпчелек артистлар кебек, мин дә, яңа программа өстендә эшлим. Төзелеш эшләре белән дә шөгыльләнәм. 

Үз йортыгыз белән яшәргә булдыгыз, алайса? Башкортстаннан Казанга киткән башка артистлар кебек, сез дә Татарстанга күченәм димисез инде?
– Юк, юк! Туган якның һәр агачы кадерле дигәндәй, андый уй бөтенләй юк. 20-25 яшь булса, бәлки карьерага алданып чыгып та китер идем. Хәзер без картаюга таба, туган як үзенә тарта. Ә аннары, интернет заманында яшибез. Уфада яшәп тә бүтән төбәкләрдә эш алып барырга була. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading