16+

Фәдис Ганиев: «Гөлназ очрашып йөргән егетләргә көнләшү хисем дә бар!»

Башкортстан эстрадасының йөзек кашы ул. Фәдис Ганиев башкаруындагы халык җыры булсынмы, заманча эстрадамы - ул бер генә кешене дә битараф калдырмый. Шушы көннәрдә Фәдис әфәнде Казанда чыгыш ясады, Татарстан халкы да аның җырларын дәррәү алкышлар белән каршы алды.

Фәдис Ганиев: «Гөлназ очрашып йөргән егетләргә көнләшү хисем дә бар!»

Башкортстан эстрадасының йөзек кашы ул. Фәдис Ганиев башкаруындагы халык җыры булсынмы, заманча эстрадамы - ул бер генә кешене дә битараф калдырмый. Шушы көннәрдә Фәдис әфәнде Казанда чыгыш ясады, Татарстан халкы да аның җырларын дәррәү алкышлар белән каршы алды.

- Бүген Казанда чыгыш ясыйсыз. Татарстанга килгәндә: "Эх, яшь чакта күченгән булсак!" - дигән үкенечләрегез юкмы?

- Юк. Əйе, сер түгел, яшь чакта бирегә күченеп килергә тәкъдимнәр күп булды. Əмма туган җирдән аерылып китә алмадым. Туган якка береккәнлек ул әни белән бәйле. Ана сөте аша ниндидер бәйләнеш бар күрәсең: әни исән чагында читкә китүне күз алдына да китерә алмый идем. Тик, кызганыч, әни үлгәч, туган җир белән бәйләнеш югалды. Хәзер хәтта Америкадан берәр яхшы тәкъдим белән чыксалар, күченеп китә алам. Ул минем генә түгел, ә күп кешенең шулай икән.

Мин әнинең сөеп туймас төпчеге идем. 45 яшемдә дә ул мине итәгенә алып сөйде. Мине ул шулай иркәләп, назлап үстерде. Калган балаларына бертөрле реакция иде, ә мине күрсә: «Фәдискәем!» - дип, күзләре яшькә төрелә иде мәрхүмкәемнең.

- Ə Гөлназның Казанга күченеп китүен сез ничек кабул иттегез?

- Хуплыйм. Миңа калса, аңа үсеш өчен Казанда җиңелрәк булачак.

- Гөлназга карата таләпчән була аласызмы?

- Таләп иттек инде, ансыз баланы үстереп булмый бит. Кызганычка, мин үз кызымны үстерә алмадым. Əле дә аралашмыйбыз. Монда: “Син гаепле”, “Ул гаепле” дип утыру дөрес түгел. Кем гаепле икәнен Аллаһы Тәгәлә хәл итәр, аның алдында җавап бирәсе бит.

2,5 яшькә кадәр без бергә булдык. Мин өйдә булсам, алдымнан төшми дә иде. Лиана ул вакытларны, әлбәттә, хәтерләми. Әмма ул бәйләнеш югалды һәм әлегә кадәр җайланып китә алмый. Ул балага мин бары тик матур теләкләремне юллыйм. Чын хатын-кыз бәхетен тоеп яшәсен иде.

Əмма Гөлназга карата ярату хисе ныграк миндә. Ул минем кыз түгел икән уйның башка да килгәне юк. Яратам, үз итәм! Аның өчен бик борчылам. Ə очрашып йөргән егетләренә карата берникадәр көнләшү хисем дә бар. Мөгаен, ул бар әти кешедә дә буладыр. Иң күңелсезе шул бит: кыз баланы иркәләп үстерәсең дә, аннары ул өйдән чыгып китә. Рөстәм әтисендә дә шундый ук хисләр дип уйлыйм.

Аллага шөкер, Асаевлар гаиләсе белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы. Сүз дә юк, үпкәләшеп, талашып та яшәргә була. Əмма гомер бит бер бирелә! Аннан үкенеп яшәүдән ни рәхәте бар?! Бу мәсьәләдә без - Рөстәм дә, мин дә акыллы булдык.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

41

0

0

0

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    3

    Болай торулары килешми, ул бит уги этисе, уз этисе белэн дэ житкэн кыз бала алай тормый.

    • аватар Без имени

      1

      1

      Бар бит шундый соклангыч кешелэр! Бэхетле булыгыз!

      • аватар Без имени

        2

        1

        Мин шундый шатмын сезнен очень ,?Бэхетле булыгыз ?

        • аватар Без имени

          3

          3

          Егетлэреннэн конлэшэм диюе бигрэк сэер янгырый.Кондэш тугел бит сез.

          Мөһим

          loading