16+

Фердинанд Сәлахов Гүзәл Уразовага ни өчен җырларга рөхсәт итмәгән?

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың юрист булырга хыялланып, журналистикага укырга керүен күпләр белмидер дә әле.

Фердинанд Сәлахов Гүзәл Уразовага ни өчен җырларга рөхсәт итмәгән?

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың юрист булырга хыялланып, журналистикага укырга керүен күпләр белмидер дә әле.

"Мине фонограмщица, җырлый белми ул, дип язган кешеләрне инстаграмда күргәнегез бардыр инде. Яки Гүзәл Уразова бит ул үзе җырламый, аны компьютер белән эшлиләр, диләр. Чикерткә кебек сикерә, бии дә белми. Нигә кирәк соң ул биергә! Басып кына җырла, ише язмаларны язучы кешеләр дә бар.

Әйе, мин бәлки җырчы түгелмендер, бала чактан җырчы булырмын дип уйламадым да.

9 классны тәмамлагач юрист булам, юридик факультетына Перьмгә укырга керәм, дигәч әти ризалык бирмәде. Аннары Казанга журналистикага укырга килдем. Түләүсез укырга керә алмагач вакытлыча сәнгать институтында белем ала торыйм дип анда укырга кердем. Анда да мине бушка укырга алмадылар. Түләүлегә кердем. И гарьләнә идем шуңа. Әти-әни алдында шундый уңайсыз иде. Студент чагымда ничектер акча эшләү ягын уйлый идем. Алай булмый бит инде. Мин укыйм, әниләр түли... "Хомай" дигән яшьләр концерт группасы бар иде, шунда мине бек вокалистка итеп алдылар. 2001 елда Әлфис Кыямов концертларында бер ике җыр җырлап чыгыш ясый идем. Мәрхүм Марсель абый Иванов күреп алып, "солянка" ларга чакырды. Хәтердә, Бардага килгәч мин солянкада "баш" җырчы Фердинанд абый Сәлаховтан туган ягымда булгач ике җыр җырларга рөхсәт сораган идем. Ул миңа : "Менә үзең җырчы булгач икене җырларның", дигән иде. Инде күп еллар узды. Мин ике генә түгел 250 артык җыр җырладым. Аллаһы тәгаләгә рәхмәт!", - дип истәлекләре белән уртаклашты Гүзәл Уразова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading