Краснодар шәһәрендә узган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр форумында катнашкан Чувашстан Республикасы фермеры Рәшит Сәнҗәпов пленар утырышны әнә шулай дип бәяләде һәм ил Президенты Владимир Путинның сүзләренә зур өмет баглавын белдерде.
Президенттан кала, әлеге форум эшендә Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлык хуҗалыклары, тармак союзлары һәм ассоциацияләре, Россия һәм чит ил белгечләре һәм башкалар катнашты. Татарстанны исә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм тагын берничә кешедән торган делегация тәкъдим итте.
«Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе Чувашстан Республикасының Батыр районы, Олы Куак авылында яшәп, үз эшен җәелдергән һәм әлеге форумда катнашкан фермерга шалтыратып, аның фикерләре белән кызыксынды.
– Безнең проектыбыз «Кырдан алып кибет киштәсенә кадәр» дип атала. Казылык булса – иттән булсын, эремчек булса – сөттән булсын, дигән максат белән эшләп, халыкка сыйфатлы продукт җиткерергә тырышабыз. Үзебезнең кырларыбыз, фермабыз, мал чалу пункты һәм ит җитештерү цехыбыз һәм сату нокталарыбыз бар, – дип, үзенең эшчәнлегенә тукталды ул.
Аның сүзләренчә, фермерлар көндәлек тормышта нинди проблемалар белән күзгә-күз очрашалар – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр форумында аларның берсе дә ил Президентының игътибарыннан читтә калмаган. Алай гына да түгел, аларны чишү буенча Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгына кирәкле бурычлар да йөкләнелгән.
– Мине иң сөендергәне – сату базарындагы фальсификатны чикләүгә кагылышлы мәсьәләләрнең җитди рәвештә күтәрелүе иде. Бу проблемалар безнең өчен бик актуаль һәм иң нык күңелебезгә тигән мәсьәлә. Краб таякчыгы белән краб – икесе бер була алмый бит инде. Сөт белән сөт продукциясе дә – икесе ике нәрсә. Алар Россиягә Белоруссия маркасы белән Украинадан, Польшадан кертелә. Халык кына аны белеп бетерми. Аннан соң сәламәтлектән зарланабыз. Безгә, фермерларга гына, алар белән көрәшү мөмкин хәл түгел, чөнки сыйфатлы продуктның чыгымнары зур. Владимир Путин әлеге проблемалардан хәбәрдар булуын бөтен халык алдында турыдан-туры җиткерде һәм киләчәктә сыйфатсыз продукт белән көрәш булачагына басым ясады. Әлегә кадәр мондый сүз ачыктан-ачык бервакытта да әйтелгәне юк иде. Моңарчы, әлеге проблемалар да бер бездә генәдер, дип уйлый идек, ләкин юк, болар бөтен Россия фермерларына да кагыла икән.
Ит, сөт продуктларының сыйфаты, сөт бәясе буенча да кирәкле сүзләр ишеттек. Ул шулай ук кредит алган вакытта фермерларга җиңелрәк шартлар тудырылачагын һәм башка фермерлардан гариза булмаган очракта, җирләрне тендерларсыз рәсмиләштерү мөмкинлеген дә әйтте.
Авыл хуҗалыгына гына түгел, гомумән, авылларга зур ярдәмнәр булачак дип ышандырдылар. Владимир Путин халыкны авылдан җибәрмичә, аны төрле чаралар белән кызыксындырып кайтару буенча программа эшләү бурычын да куйды.
Бу – Президент белән күзгә-күз карашып, ачыктан-ачык сөйләшү булды. Кабатлап әйтәм, әлегә кадәр мондый төгәл сөйләшү булганы юк иде. Бу фикерне форумда катнашучыларның күбесеннән ишетергә туры килде. Президент кадәр Президент вәгъдә бирә икән, алар буш сүз булып кына калмыйча, ахырга кадәр җиткерелер дип бик нык өметләнәбез. Бу көнне авыл хуҗалыгы тармагында тарихи вакыйга дип әйтергә мөмкин.
Без, фермерлар, әлеге форумнан бик канәгать калдык. Һәм туган якларыбызга киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк дигән кичерешләр белән кайттык, – дип, форумнан алган хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклашты Рәшит Сәнҗәпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар