16+

Филүс Каһиров, Фоат Галимуллин, Илдар Кыямовны нәрсә берләштерә?

Профессор, алып баручы һәм җырчы милли проектта катнаша.

Филүс Каһиров, Фоат Галимуллин, Илдар Кыямовны нәрсә берләштерә?

Профессор, алып баручы һәм җырчы милли проектта катнаша.

Профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, алып баручы Илдар Кыямов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировны нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз? Алар быел өчесе дә "Татарча диктант" акциясендә текстлар укыячак! 
Өч текст сайлану юкка гына түгел. Аның берсе, төгәлрәге Татарстан халкы өчен булганы Ибраһим Гази әсәреннән өзек булачак. Россия төбәкләрендә яшәүче һәм диктант язарга теләүче милләттәшләребез өчен Нәби Дәүли тексты сайлап алынган. Чит илләрдәге катнашучылар исә Афзал Шамов тексты буенча белемнәрен тикшерә алачак.
Оештыручылар бу авторларга юкка гына тукталмаган. Аларның өчесе дә Бөек Ватан сугышында катнашып, исән - имин әйләнеп кайткан. 
Акция кысаларында, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белемнәрен тикшерергә планлаштыра. 
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ленария Мөслимова билгеләп үткәнчә, быелгы акция ТАССРның 100 еллыгына багышланачак һәм шул уңайдан чарага 100 мең кеше җәлеп итү максат итеп куела. Узган ел 85 мең чамасы татар белемнәрен тикшергән булган. 

Акция быел, пандемия нәтиҗәсендә, онлайн форматта уза. Казанда исә офлайн рәвештә дә уздыру ниятләнә. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading