Апас районында туып үскән кыз чәчәкләргә кечкенәдән гашыйк. Әнисеннән күчкән бу мәхәббәт аларның Кайбычтагы өй тирәсен, өй тирәсен генә түгел, тәрәзә төпләрен дә җәннәт бакчасындагы тиң гөлләргә күмгән.
Гүзәл ханым Хәялиевага карасаң, аны биология укытучысы яисә флорист, һич югы агроном дияргә мөмкин. Әмма ул – юрист. Алай гына да түгел, судья булып 26 ел эшләгән кеше.
– Элеккеге заманда моның кадәр чәчәк сатылмый да, юк та иде. Әни кая барса да, чәчәкләр алып кайтты. Карагыз, кызлар, чәчәк алып кайттым, дип, бакчага алып кайтып утырта. Аны әле тегендә, әле монда күчерә, бүлә, мәш килә... Әнигә хәзер 81 яшь. Безгә килгәч: “Әй, кызым, миндә бу чәчәк юк бит”, – дип, хәзер миннән алып китә. Шулай итеп 81 яшьлек әни дә чәчәкләр белән “саташып” йөри, – ди Гүзәл ханым.
Гөлләр яратучы ханымның бакчасында ничә төрле һәм ничә төп үсемлек бар икәнен ул үзе дә белмидер, мөгаен. Һәр кайсын үзенчә карарга, тәрбияләргә кирәк.
– Иртә яздан Казанга чыгып китәм дә, базарларда йөрим. Инде мине чәчәк кибетләрендә дә беләләр. Төрле сорт булдырырга тырышам. Яран гөлләрен генә алыйк. Миндә аларның 14ләп сорты бар. Кибеттән сатып алган гөл өйдә үлә диләр. Мин аларны тиресле, ашламалы туфракка күчереп утыртам. Кибеттән алынган туфракка үзебезнекен дә кушам. Су сибеп, яратып карагангамы, миндә гөлләр үлми, – дип сере белән бүлешә Гүзәл ханым.
Яран гөлләр һәрвакыт чәчәктә утырсын өчен шикәрле су да, чүпрә дә салмый икән бакчачы. Бары су гына сибеп торырга кирәк, ди ул.
Яраннарны язын урамга, бакчага чыгара хуҗабикә. Ә көзен исә, һәр сорттан берәр ботак кына алып, өйгә кертә. Калганнарын кешеләргә, музейларга, китапханәләргә бүләк итә.
Гүзәл апа мандарин һәм лимоннар да үстерә. Безнең яклар өчен экзотик булган әлеге җимешләрнең куаклары Хәялиевлар өендә инде 15 еллап утыра икән. Мандариннар җәен бакчага, кояш нурларында коенырга чыкса, лимон исә бер урында гына тора.
– Аны селкетерергә ярамый. Авырый башлый. Бик нәзберек лимон. Мандарин исә алай ук түгел. Аның чәчәгенең исен белсәгез! Бөтен бүлмәгә тарала! Бер тапкыр чәчәк атып, мандарины өлгергәндә, кабат чәчәк ата башлый һәм тагын җимеш бирә, – дип хисләнеп, сөенеп сөйли Гүзәл ханым.
Өйдә үскән мандариннар әче була икән. Шуңа да балалары булган гаиләләрдә бу көньяк үсемлеген үстерерүчеләр булса, җимешне өлгерүгә җыеп алырга кирәк.
Гүзәл ханымның бакчасында гранат та үсә. Без аларга кунакка барганда куак чәчәккә бөреләнгән генә иде.
– Чәчәге бик матур була. Җимеш тә бирә. Декоратив сорт бугай, җимешләре кечкенә генә була. Ашарлык түгел инде, аларын күңел өчен үстерәм, – ди бакчачы.
Гүзәл апаның бакчасында 100 төпкә якын роза үсә. Ул аларны кышка кисми, ә бөкләп, каплап калдыра. Болай эшләгәндә роза куагы яз башында ук тернәкләнеп, чәчәк ата башлый, ди. Роза авырмасын өчен төрле ашламалар белән тукландырып тору кирәк, ди бакчачы. Роза җәй дәвамында икешәр тапкыр чәчәк атсын өчен аларны кисәргә кирәк икән.
Хәялиевлар лалә чәчәкләренә дә бай. Территорияләренең переметры буенча Гүзәл апа меңгә якын лалә суганы утыртып чыккан. Әмма лалә суганнары тычканнардан зыян күрүе ачыкланган. Хәзер бакчачы шул проблеманы хәл итәр өчен баш вата.
Ни галәмәт, гөлләр хуҗабикәсенең хәлен тоеп яши! Июнь аенда Гүзәл ханым бик нык авырып китә. “Баш та күтәрә алмый яттым”, – ди. Шул вакыт эчендә шау чәчәктә утырган миләүшәләренең чәчәкләре шиңеп беткән. Шуннан соң үсемлекләр җансыз дип әйтеп кара син!..
Лилия ЛОКМАНОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар