16+

Илдар Сафиуллин: «Яңа Гасыр»да тормыш иптәшемне очраттым»

«Яңа Гасыр» журналистлары белән якыннанрак таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Илдар Сафиуллин: «Яңа Гасыр»да тормыш иптәшемне очраттым»

«Яңа Гасыр» журналистлары белән якыннанрак таныштыруыбызны дәвам итәбез.

– Илдар, ТНВга ничек килеп эләктең?
– Университетта укыганда өченче курста практика уза башлагач, миңа ТНВга барып карарга тәкъдим иттеләр. Башта ышанмадым да, чөнки ТНВ минем өчен галәм кебек иде. Сессия беткәч, үземне сынап карау теләге белән, ТНВга килеп кердем. Тапшыру «Хәерле иртә, Татарстан!» дип атала иде, хәзер – «Манзара». Мин ул көнне хәзердәй хәтерлим.Тапшыруның җитешмәгән һәм хаталы урыннарын табарга куштылар. Без бит әле яшь, зур тапшыруларны анализларга өйрәнмәгән, шуңа: «Бик матур алып барасыз, барысы да яхшы», – дип әйттем. Конкретрак уйлый башлагач һәм җитдирәк анализлаганнан соң, ир-ат тамашачыларга дөрес киенү дәресләре җитмәгәнен аңладык. «Ир-егетләргә» дип аталган сәхифәгә әйләнеп китте ул. Бераз вакыт узгач, башка темалар да бирә башладылар, күрәсең, шомара башлаганмын. Республикада Гаилә елы игълан ителгән иде. Ул вакытта без тату гаиләләрне төшердек. Һәр кешенең бәхет төшенчәсен кабул итү төрлечә, шуңа бу минем үземә дә зур тәҗрибә иде.

– ТНВ – Татарстанда уза торган спорт чараларын яктыртучы иң зур телеканал. Корреспондентларга бу берәр нинди өстенлекләр бирәме?
– Әйе, «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы бүгенге көндә мәдәни, милли чараларны яктыртуда гына түгел, ә спорт ягыннан да зур адымнар ясый. Хоккей, беренче уеннан башлап, Гагарин Кубогын алганчыга кадәр туры эфирда күрсәтелде. Шул исәптән «ТНВ-Планета» каналында матчларның комментарийлары татар телендә барды. Футбол, волейбол, су төрләре һ.б. спорт чаралары туры трансляциядә яки язмада күрсәтелде. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнүчеләр дә арта бара. Трансляцияләрдән тыш без репортажлар да ясыйбыз. Гади генә репортаж да берничә елдан ачыш булырга мөмкин. Яшь олимпия чемпионнары да шулай барлыкка килә. Алар көн саен шөгыльләнә, үзләренә зур максатлар куя.

ТНВ өчен барлык ишекләр дә ачык. Казанда көн саен берәр ярыш уза. Оештыручылар безнең канал аша үзләрендә узган чараларын күрсәттерергә телиләр. ТНВда эшләү горурлык хисе генә түгел, ә җаваплылыкны да өсти. Җаваплы эшкә тотынган кеше үзенә бирелгән ышанычны акларга тиеш.

– «Яңа Гасыр» телерадиоканалында нинди яңа спорт тапшыруын башлар идең?
– Мин спорт геройлары белән иркенрәк рәвештә әңгәмә кора торган тапшыру эшләр идем. Аларның спорттан тыш тормышлары турында татарча тапшыру эшләсәк, тамашачыларга да ошар иде дип уйлыйм.

– Киләчәктә «ТНВ-СПОРТ» каналы барлыкка килә аламы?
– Әйе, бу безнең киләчәккә омтылыш булырга тиеш.

– ТНВ синең өчен нәрсә ул?
– ТНВ – минем икенче йортым. Өйдән мәшәкатьләр белән килсәң дә, бусаганы атлап кергәч, алар юкка чыга. Гомумән, ТНВ зур бер армия булса, «Хәбәрләр» – оперативлык, оешканлык символы. Интернет, конкурентлык булган вакытта мәгълүматың төгәл, ышанычлы булырга тиеш. Икенче яктан караганда, мин ТНВда тормыш иптәшемне очраттым, шуңа күрә бу канал минем өчен кадерле дә. Мин монда яшь егет булып килдем, эш тә күп иде, шуңа читтән яр эзләргә вакыт та булмады. Мин аны беренче күргәндә, ул ТНВга эшкә урнашып йөри иде, ә соңрак танышып, озак йөрмичә генә гаилә дә корып җибәрдек. Хәзерге вакытта Гөлназ белән ике бала үстерәбез.

Алмаз Шиһабетдинов, ТНВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading