16+

Йөзьяшәр Маһирә әби: “Гомер буе Аллаһның ярдәмен тоеп яшәдем”

Тукай районы Мрәс авылында яшәүче Маһирә әби Мәрдәновага 100 яшь тулган. Оныгы Алиянең кайнанасы Алсу ханым Рәхмәтуллина аның озын гомерле булуы һәм матур картлык кичерүенең сәбәбен һәрчак позитив булуында күрә.

Йөзьяшәр Маһирә әби: “Гомер буе Аллаһның ярдәмен тоеп яшәдем”

Тукай районы Мрәс авылында яшәүче Маһирә әби Мәрдәновага 100 яшь тулган. Оныгы Алиянең кайнанасы Алсу ханым Рәхмәтуллина аның озын гомерле булуы һәм матур картлык кичерүенең сәбәбен һәрчак позитив булуында күрә.

- Маһирә әбине унбиш елга якын беләм. Гомер буе укытучы булып эшләгән. Аллаһка шөкер, хәзер дә үз аягында йөри, акылы камил, күзләре күрә. Һәрвакыт догада ул. Аллаһы Тәгаләгә таянып яши. «Бүген булмаса, иртәгә булыр. Эшләгез, тырышыгыз. Аллаһның рәхмәте киң», - ди. Күңеле гел яхшыда. Гайбәт дигән нәрсәне белми. Һәрчак рәхмәтле, булганга шөкер итеп яши, - ди ул.

95 яшенә кадәр Маһирә әби ялгызы гына яшәгән. Ялгызы дип әйтеп тә булмый, күрше йортта яшәүче улы Рифкать белән килене Гөлия карап-тәрбияләп торган аны.
- Өйдә пешкән ризыктан, мунчасыннан калдырмадылар. Нәрсә генә пешерсә дә, Гөлия кайнар килеш тизрәк кайнанасына кертеп бирә иде. Ул аны кунаклардан да өстен күрде. Табынга чыккан бәлеш киселүгә, беренче өлешне ялт кына аңа кертеп чыга иде. Үзе фельдшер булгач, сәламәтлеген дә кайгыртып торды. Аларга кайткан саен кайнана белән киленнең үзара шундый мөнәсәбәтен күреп соклана идем, - ди Алсу ханым.  

Хәзер Маһирә әби улы Рөстәм белән килене Нурҗиһан тәрбиясендә яши. Бу гаиләдә  дә ул иң хөрмәтле кеше.
- Үзебез дә өлкәнәйдек. Әмма әле дә ул безгә бала итеп карый. Үтемле киңәшләрен бирә. Аның хәер-догасын алып яшибез, - ди Нурҗиһан апа. Шөкер, Маһирә әбинең биш улы, бер кызы да исән-саулар. Ун оныгы һәм унбиш оныкчыгы бар.
- Балаларны тәрбиялим дип, аларга вәгазь сөйләп утырмадым. Үзеңә дөрес итеп яшәргә кирәк. Алар сине, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне күреп үсә. Сиң аңа үрнәк! Балаларыма үзем дә, ирем Госман да беркайчан да тавыш күтәреп, каты итеп әйткәнебез булмады. Өйдә гел тыныч булды,  – ди ул.

Маһирә апа тумышы белән Сарман районының Нөркәй авылыннан. Ун еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ай укытучылар әзерләү курсында укый. Шуннан аны Алга авылына укытучы итеп җибәрәләр. Булачак ире Госман белән дә үз авылына кайтканда юл өстендә кала торган Иске Имән авылында таныша.
- Анда әтинең туганы яши иде. Аларның кызлары Әминә белән ферма янындагы коега суга барырга чыктык. Юлда очрап, мине ат чанасына күтәреп утыртты да, коега кадәр алып барды. Шулай танышып киттек. Бер ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Кияүгә 24 яшемдә, картаеп кына чыктым. Ул чорда кияү табу проблема иде. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ир-атлар әз, алар бик кадерле вакыт, - дип искә ала ул.

Ире Госман дүрт бертуганы белән әти-әниләреннән ятим калган, авыр тормышлы гаиләдән була.
- Яшьтән авырлык күреп үскән бик матур тату гаиләгә килен булып бардым. Хәзер уйлыйм: мин Госманны “Иптәш Мәрдәнов” иткәнмен бит. Өч ел студент хатыны булып яшәдем мин. Беренче бала тугач та, ул Казанга укырга китте. Анда өч ел укып, авылга колхоз рәисе булып кайтты. Үземә дә Аллаһы Тәгалә тел куәсен нык биргән. Агитбригада эшләдем. Бер-бер артлы биш улыбыздан соң, алтынчыга кызыбыз Миңсылу туды. Беренче улыбыз Рәҗәпкә исемне үзем куштым. Дини гаиләдә үстем мин. Иртән сыер савып, колхоз сепаратына сөт аертырга барган җирдән күктә ай күрдем. Рәҗәп аеның соңгы көннәре булган икән, шул хөрмәткә улыма Рәҗәп исемен сайладык. Рафаэль, Рөстәм, Ринат, Рифкатькә һәм Миңсылуга исемне әтиләре кушты. Кызым кендегенә уралып туган иде. Кызың исән-сау туганга сөен, гадәттә мондый балалар исән тумый, минем практикада бу беренче очрак, дигән иде табиб. Кызым менә шундый хикмәт белән туды, - ди Маһирә әби.

Йөзьяшәр фикеренчә, гаиләдәге мохит хатын-кыздан тора. Ә моның өчен аның сабыр булуы кирәк дип саный Маһирә әби.
- Дөрес, иремнән уңдым мин. Пычрак сүзләр ишетмәдем, кул күтәргәне булмады. Ул да тыныч кеше иде, аңлашып яшәдек. Шөкер, Аллаһы Тәгалә тәүфыйклы балалар бирде. Оныкларым да акыллылар. Гомер буе Аллаһның ярдәмен тоеп яшәдем. Кешегә бәхетле булу өчен Аллаһ белән элемтәдә булырга кирәк. Ул язганны күрәбез, яшибез. Йөз яшемә җитүем дә Аның тәкъдире белән генә. Ул шулай насыйп иткән. Калган гомеремне дә тыныч кына кичерергә язсын, - ди Маһирә әби.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading