16+

Казанда Җиңү көненә багышланган нинди бәйрәм чаралары була?

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Казанда мәдәни һәм социаль чаралар үткәрелә. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә программа белән шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов таныштырды.

Казанда Җиңү көненә багышланган нинди бәйрәм чаралары була?

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Казанда мәдәни һәм социаль чаралар үткәрелә. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә программа белән шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов таныштырды.

Георгиев тасмасы

Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 24 апрельдә «Георгиев тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт ала. Волонтерлар тасмаларны Бауман урамында, мәйданнарда да таратачак, барлыгы 15 мең символик «ленточка» әзерләнгән.

Район халкы бәйрәм итә

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районында: 7 майда Ленин исемендәге мәдәният сараенда 500 ветеран һәм тыл хезмәтчәннәре катнашында тантаналы җыелыш. Аннан соң мәдәни программа «Крылья Советов» паркында дәвам итә. Әлеге районнардагы эре сәүдә үзәкләрендә 25 апрельдән 10 майга кадәр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары ветераннарына багышланган «Колокол Победы!» радиогазетасы тапшырулары бара.

Киров һәм Мәскәү районында: 3 майда Васильченко скверында «Җиңүчеләр аллеясы» ачыла. Андагы махсус мәйданчыкларда кешеләр үзләренең гаиләләреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары, истәлекле фоторәсемнәр тарихы турында сөйли ала. «Тасма» стадионында 25 апрельдә – ветераннар белән берлектә мәктәп укучыларының җиңел атлетика эстафетасы. «Сугышның 1418 көне» йөгереше дә планлаштырылган.

Вахитов һәм Идел буе районында: 4 майда – Калейдоскоп паркында, ә 7 майда Киров бакчасында бәйрәм программасы оештырыла.

Совет районында: 8 майда «Ракета» стадионында киң колачлы театраль тамаша була. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясый, 500 бала үзләренең бабайларының фоторәсемнәрен күтәреп йөреш үткәрә. Бәйрәм чарасы артистларның һәм район конкурсында җиңгән үзешчәннәрнең концерты белән тәмамлана.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында 8 майда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган республика ветераннары катнашындагы тантана.

Меңьеллык мәйданында тантана

Җиңү көне – 9 майда 8.00 сәгатьтә Арча, Архангель зиратларына җирләнгән сугышчылар каберлекләренә Татарстан Республикасы һәм Казан җитәкчеләре, сугыш ветераннары катнашында, веноклар һәм чәчәкләр сала. Җиңү паркында 9.00 сәгатьтә Мәңгелек ут һәйкәленә, Аналар һәм Тол хатыннар монументына да гирляндалар белән чәчәкләр салына.

Меңьеллык мәйданында төп тантана 9.45 сәгатьтә колачлы театраль күренеш белән ачыла. Казан гарнизоны гаскәрләре, кадет сыйныфларында укучылар һәм яшь армиячеләр сафлары уза. Быелгы тантанада сугыш чоры техникасыннан Т-34, ИС-3 һәм легендар БМ-13 «Катюша»ны күреп булачак. Татарстанның сәнгать осталары һәм Казанның иҗат коллективларының бәйрәм концерты – 11.00 сәгатьтә. Меңьеллык мәйданында хәрби техника күргәзмәсе оештырыла, кыр кухнясында «солдат ризыгы»н авыз итеп була.

Җиңү паркында 10.00 сәгатьтә бөтенхалык бәйрәме башлана, 20.00 сәгатькә кадәр тематик мәйданчыклар эшли. Паркның үзәк сәхнәсендә Россиянең 32 төбәгеннән 600 вәкил катнашында «Җиңү варислары» («Наследники Победы») фестивале үткәрелә. Балалар тынлы оркестрлары фестивале дә шунда ук. Сәхнәләрнең берсендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә ветераннар хорлары чыгыш ясый.

«Үлемсез полк»

Казанда узган ел «Үлемсез полк» акциясендә 120 кеше катнашкан. Быел колонна 9 майда 13.00 сәгатьтә Карл Маркс урамы белән Максим Горький урамы кисешкән урында Аграр университет тирәсендә туплана башлый. «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясенә старт бирелгәч, ягъни 15.00 сәгатьтә колонна Меңьеллык мәйданына таба кузгала. 20.00 сәгатьтә – мәйданда концерт.

Салют

Программа 9 майда 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән йомгаклана.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading