16+

Казанның 1 Май урамында урнашкан 16нчы йортка ярдәм кирәк

Тарихи йорт “үлем түшәгендә”.

Казанның 1 Май урамында урнашкан 16нчы йортка ярдәм кирәк

Тарихи йорт “үлем түшәгендә”.

Борынгы фоторәсемнәргә карасак, Казандагы күпчелек биналарның һәм өйләрнең агачтан салынганын күрәбез. Агач, әлбәттә, җанлы һәм җылы, ләкин бу төзелеш чималы таш кебек мәңгелек түгел.

Гасырлар шаһиты
Киров районының 1 Май урамындагы 16нчы йорт әле 1807 елда ук сафка бастырылган. Дары казна заводында эшләгән офицерлар өчен төзелгән ул. Шунлыктан, халык телендә “офицерлар йорты” дип йөртелгән. Аны шулай ук “поп йорты” дип тә атап булыр иде, чөнки, соңыннан бу өйдә Дары заводы атакае яшәгән. Елъязманы дәвам итсәк, шушы йортта совет чорында Казан дары казна заводы директорлары да гомер кичергән, безнең заманда бирегә 5 гаилә урнашкан. Агач өй үз гомерендә капиталь төзекләндерү кичермәгәнлектән, авария хәленә төшкән. Андагы гаиләләр башка фатирларга күчерелгән.

Соңгы магикан
1 Май урамындагы 16нчы йортта яшәгән кешеләрнең берсе Валерий Грязнов. Башка гаиләләр күченгәч тә, ул барыбер дә нигездә калган, ягъни күченергә теләмәгән. Чөнки бу аның гаиләсе нигезе. Дары казна заводында 1955-1967 елларда директор булып эшләгән Анатолий Грязнов та шушы йортта яшәгән. Валерий Грязнов йортны тарихи мирас һәйкәле сыйфатында саклап калу өчен тырышып йөрүчеләрнең берсе дә әле.
Кеше китсә, өй бетә

Тормыш гөрләгәндә шактый искергән өй дә сер бирмәскә омтыла. Инде дә җан ияләре калмаса, кышларын җылытылмаса, өйнең нуры кача һәм күзгә күренеп таушала башлый.
 Гаиләләр күчерелгәч, 1 Май урамындагы 16нчы йорт та “үги бала” хәленә төшә, озын куллылар өйдәге әйберләрне кубарып ташырга тотына. Хәзер тарихи өйгә иркенләп кереп йөреп булмый, ул яңа торак төзелеше мәйданында калган, калай койма белән уратып алынган.
Татарстан Президенты киңәшчесе Олеся Балтусова белән Бөтенроссия мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге әлеге йортны саклап калу тарафдарлары. Олеся Балтусова әйткәнчә, 1 Май урамындагы 16нчы йорт саклаулы тарихи мирас исемлегендә, моңа кагылышлы әмер дә чыгарылган. Татарстан Президентына хәбәр җиткерелгән. Һәйкәлләрне саклау буенча җәмәгать оешмасы да Республиканың һәйкәлләрне саклау буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать җибәргән.
Казан шәһәре Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1 Май урамындагы 16нчы йорт шәһәр төзелешендәге тарихи кыйммәткә ия биналар исемлегендә.
 Тик мәсьәләнең бер нечкә ягы бар: йорт - Дары казна заводы милке.

Өй янганчы җан көйсен
Олеся Балтусова: “Кызганыч, соңгы гаилә күченгәч, йортны саклаучы калмый”, - ди. Аның борчылуы урынлы, чөнки йортны тарихи мирас һәйкәле сыйфатында капиталь төзекләндерү мәсьәләсе тәгаенләнгәнче әллә нинди “көтелмәгән” хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Казанда тарихи агач өйләрнең янып күмергә әйләнгән очракларны да беләбез. Кабаттан торгызылган бина-өй чын тарих түгел инде, ә тарих чагылышы гына.  1 Май урамындагы 16нчы йорт әле исән, аның 1807 елда төзелгән булуы гына да - туристлык магниты. Мәдәният өлкәсенә караган җәмәгать оешмалары гына түгел, Армия ветераннары җәмәгать оешмалары белән православие дин әһелләренең дә җаннары көйсен иде бу йортны саклап калу өчен. Заманында офицерлар да һәм поп та яшәгән йорт, лабаса.  

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading