16+

Кемпингларга яшел ут: депутатлар эшмәкәрләрнең эшен җиңеләйтә

Республика Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасы Җир кодексы”на үзгәрешләр кертте.

Кемпингларга яшел ут: депутатлар эшмәкәрләрнең эшен җиңеләйтә

Республика Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасы Җир кодексы”на үзгәрешләр кертте.

Бүгенге утырышта Татарстан парламенты депутатлары республиканың “Җир кодексы”на үзгәрешләр кертү буенча закон проекты кабул итте.

“Хәзерге вакытта бөтен дөньяда табигатьтә ял итү юнәлеше актив үсә. Сәяхәтчеләрнең 30 процентка якыны экологик туризмны сайлый. Дөньякүләм туристлык базарында экотуризм өлеше 25 процент, Россиядә 2 процент тәшкил итә”, - дип билгеләп үтте парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев.

Сүз уңаеннан, мондый ихтыяҗ Татарстанда да бар. Республика кунакханәләренә “күңел ачу, рекреация һәм ял итү”не максат иткән туристлар саны 10 ел эчендә 6 тапкыр арктан. 2009 елда аларның саны 225,2  мең булса, 2019 елда 1,4 млн га җиткән.

Ихтыяҗ булгач, әлбәттә инде тәкъдимнәр дә бар. Эшмәкәрләр шәһәрләр читләрендә ял базалары, кемпинглар (бу сүгенү сүзе түгел, ә ачык һавада төн куну дигәнне аңлата) оештырырга тели. Әмма бу җиңел генә башкарыла торган эш түгел! Чөнки җир кишәрлекләрен бизнес вәкилләренә тапшыру, документларны тәртипкә китерү катлаулы. Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә, җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәсе аукцион формасында үткәрелә торган сатулар нәтиҗәсе буенча төзелә.

Җир кодексына үзгәрешләр кертү әлеге сатуларны уздырмыйча гына, кишәрлекләрне арендалау мөмкинлеге бирәчәк. Андый территорияләрдә кунакханәләр, курорт-шифаханәләр, ял итү объектлары, туристик базалар, кемпинглар, стационар яки палаткалы туристлык-сәламәтләндерү лагерьлары, туристик парклар, тау чаңгысы комплекслары сафка бастырырга мөмкин булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading