16+

Кеше талап, акча урлап йөрмиячәк, яки төрмәдән соң тормыш бар...

Юстиция министры Константин Чуйченко ил башлыгы Владимир Путин белән очрашуда төрмәдә утыручы 100 меңләп кешене мәҗбүри эшләргә җибәрү идеясен җиткерде. Бу икътисад өчен дә отышлы, ни өчен дигәндә, алар үзләренә киткән чыгымнарны эшләп каплаячак һәм иң мөһиме – ирекле тормышка әзерләнә башлаячак.

Кеше талап, акча урлап йөрмиячәк, яки төрмәдән соң тормыш бар...

Юстиция министры Константин Чуйченко ил башлыгы Владимир Путин белән очрашуда төрмәдә утыручы 100 меңләп кешене мәҗбүри эшләргә җибәрү идеясен җиткерде. Бу икътисад өчен дә отышлы, ни өчен дигәндә, алар үзләренә киткән чыгымнарны эшләп каплаячак һәм иң мөһиме – ирекле тормышка әзерләнә башлаячак.

Министр сүзләренчә, ел саен иректән мәхрүм итү урыннарыннан 100 мең кеше азат ителә. Әмма алар яңа тормышка әзер түгелләр, кесәләрендә акча юк, эш таба алмыйлар. Әрле-бирле йөриләр дә, кабат кыңгыр эшләренә тотыналар. Министрлык китергән саннарга күз салсак, кире төрмәгә әйләнеп кайтучыларның саны 44 процентны тәшкил итә.   

Яңа тормышка әзерлек
Барлыкка киләчәк пробация хезмәтенең дә төп максаты элеккеге тоткыннарны яңа тормышка җайлаштыру. Анда аларга белем алу мөмкинлеге тудырылачак, социаль һәм медицина хезмәтләре күрсәтеләчәк. Бу үзенә күрә калган төрмә срокларын мәҗбүри эшкә алыштыру булып чыга. Әмма бөтен әсирләрне дә бу төр эшкә җәлеп итәргә җыенмыйлар. Авыр җинаять кылучылар моңа исәп тота алмый.

Яңа структура булдыру өчен исә федераль закон кабул итәргә кирәк. Министрлык аны тиздән хөкүмәткә әзерләп тапшырачак. Бүгенге көндә җәза үтәү урыннарында 374 мең кеше утыра, 2030 елга аларның саны 300 меңгә калыр дип көтелә. Мәҗбүри эшкә күчерү төрмәдәге урыннарны бушатырга да, тоткыннарга киткән чыгымнарны да киметергә ярдәм итәр дигән өмет бар.

Тоткыннарны мәҗбүри эшкә билгеләү практикасы юк түгел анысы. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына караганда, Казанның 1 нче төзәтү үзәгендә бүген 307 тоткын исәптә тора, 50се – хатын-кызлар. Хөкем ителгәннәр азык-төлек сәнәгате, агач эшкәртү һәм төзелеш тармагы предприятиеләрендә, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык объектларында эшли. Түбән Каманың 4 нче төзәтү колониясендә шундый 100 кешелек үзәк булдырылган. Якын араларда тагын 400 кешелек урын барлыкка киләчәк.

Боз кузгалды
“Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Гайнетдинов элеккеге әңгәмәләребез вакытында пробация хезмәте булдыру кирәклеге турында бик еш әйтә иде һәм бу өлкәдә шактый тәҗрибә дә тупларга өлгерде. Колониядән чыгарга күпмедер вакыты калган тоткыннарны суд ярдәмендә иреккә чыгарып, аларны мәҗбүри эшкә җәлеп итү практикасын башлады ул. Алар арасында яңа тормышка җайлашып, дин юлына баскан һәм гаилә дә корып яши башлаган кешеләр бар. Димәк, бу эшнең нәтиҗәсе бар һәм иң мөһиме – кире төрмәгә озатылучыларның саны күп түгел.

Азатның әйтүенчә, мондый тәҗрибә элек тә булган. СССР чорында илдә төзәтү-хезмәт колонияләре эшләгән һәм бөтен тоткыннар да эшле булган. Алар күбесенчә Байкал-Амур магистрален төзүдә катнашкан. Үзебезнең Казаныбызда гына алсак та, Горки микрорайонындагы панель йортларны да тоткыннар төзегән. Элеккеге “Сәламәтлек комбинаты”н да зеклар сафка бастырган булган. Әмма 90 нчы елларда хезмәт сүзе төшеп калып, төзәтү колониясе генә булып калган. Шуның белән мәҗбүри эшләтү тәҗрибәсе дә югалган.
– Ниһаять, боз кузгалды кебек. Без башлаган эш киң җәелдереп җибәрелсә, бу бик мөһим һәм кирәкле хезмәт булачак. Бүген төрмәгә җинаять эшләп эләккән кешене хөкүмәт бушка киендереп һәм ашатып ята. Аларга бит безнең салым акчаларыбыз тотыла. Җинаятьчеләргә түгел, инвалидлар, тиенен саклап җан асраган карт-корыларга ярдәм итик. Ә төрмәдәгеләр эшләп ашарга тиеш. Бу турыда күп сөйләдек, хатлар яздык. Шул пробация хезмәтенә яраклаштырып махсус программа да булдырдык. Миннән, мең кешене эшкә урнаштыра аласыңмы, дип сорыйлар. Алам, әмма үзебез төзегән программага нигезләнеп кенә, дим, чөнки аның беренче карашка күренеп бетмәгән бик күп авырлыклары бар. Әйтик, Җинаять кодексының 80 нче маддәсе буенча  (җәзаның үтәлеп бетмәгән өлешен җиңелрәк төрдәге җәзага алмаштыру) килүчеләрнең 70-80 проценты ВИЧ инфекцияле. Сәламәтлекләре белән бәйле рәвештә аларны авыр эшләргә җибәреп, суыкта эшләтеп булмый. Ә бу категория кешеләр күбесенчә төзелеш кебек тармакларга җитми. Тоткыннар арасында наркоманнар да күп. Саннарга күз ташласак, 2019-2020 ел аралыгында, наркотик һәм алкоголь кулланган, кеше талаган, хулиганлык өчен, төзәтү үзәкләреннән 120 кеше кабат колониягә җибәрелде. Пробация хезмәте менә шундый проблемалар белән әле күп очрашачак һәм аларны хәл итү өчен еллар кирәк булачак. Димәк, беренче чиратта комплекслы эшләргә – аларны эш белән тәэмин итү генә түгел, дәвалау белән дә шөгыльләнергә кирәк. Тагын бер мәсьәлә – тоткыннарны эшкә алучыларны кызыксындыру өчен, салым түләүдә ташламалар булдырырга тәкъдим итәбез. Программада дәлилле тәкъдимнәр шактый. Аңлашу булыр дип уйлыйбыз. Иң мөһиме – беренче адымнар ясала, акрынлап ул камилләшер дә, – дип сөйләде Азат.  

Алар безнең янәшәдә
Казанның 1 нче төзәтү үзәгендә 307 тоткын исәптә торуын алдарак язган идек. Алар үзләре колониядә яши, әмма иртән эшкә чыгып китәләр һәм кичкә кайтып куналар. Үзәктә һөнәр үзләштерү, юрист һәм психолог ярдәме алу мөмкинлекләре дә булдырылган. Эшендә бернинди шелтә алмаса, тәртип бозмаса һәм тернәкләнү курсын уңышлы үтсә, билгеле бер сроктан соң фатир арендалап яши алалар.

Төрмәдә утырып чыкканнарны нишләп шулай кайгыртасыз, дип сораучылар да юк түгел икән Азаттан.
– Ул кешеләр чит планетага китми, безнең шәһәргә кайталар. Безнең янәшәдә яшиләр. Туганнары аңардан баш тарткан, дуслар юк, эш юк, акча юк. Яңа тормышны ничек башларга белмиләр. Төрмәдә 20-25 ел утырган арада дөнья кырыкка үзгәргән. Төрмә срогын мәҗбүри эш белән алыштырган очракта, ул тормышка тизрәк җайлашачак. Кеше талап, акча урлап йөрмиячәк, – ди әңгәмәдәшем.  

2000 елдан Россиядә төрмәдә утыручыларның саны ике тапкырга кимегән. 2000 елда төрмәгә 1,06 млн кеше керсә, 2021 елда – 483 мең. Аларның 20 проценты тикшерү изоляторында утырган.  
*
1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республиканың төзәтү учреждениеләрендә һәм тикшерү изоляторларында 9202 кеше утыра (узган елның шушы чорында – 9170 кеше).

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading