15 февраль Россиядә 2011 елдан бирле хәрби бурычларын чит илләрдә башкаручылар көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге вакыйганың бу көнгә бәйләнгән булуы очраклы түгел – 1989 елда нәкъ шушы көнне соңгы Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Бу көнне әфганчылар гына түгел, башка хәрби вакыйгаларда да катнашып, башын салган интернациональ сугышчылар искә алына. Әлеге дата якынлашкан көннәрдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанда хәрби хәрәкәт ветераннары белән эшне оештыруга багышланган матбугат конференциясе узды.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова 7 февральдә Мәскәүдә “Десант холкы” дип аталган фотокүргәзмә ачылачагы турында хәбәр итте. 150 дән артык фотография тәкъдим ителәчәк күргәзмә кысаларында Әлки районы әфганчыларына багышланган “Вакыт безне сайлады” дигән китап та тәкъдир ителәчәк, дип белдерде депутат.
Генерал-майор Рим Мостаев сүзләренчә, республика районнары буенча хәрби хәрәкәттә катнашучыларның базасын тулыландыру буенча зур эш алып барыла. Бу үз чиратында 29 ел дәвамында тупланган күп кенә социаль һәм торак мәсьәләренә кагылышлы соаруларны хәл итәргә булыша.
Әфганстан сугышы инвалидларының Татарстан төбәге оешмасы рәисе – сугыш инвалиды Альберт Кукаркин: “Безнең сафлар көннән-көн кими бара, яу кырында гарипләнеп кайтучылар һәрчакта да табиблар ярдәменә генә түгел, җәмәгатьчелекнең, якыннарының игътибарына да мохтаҗ”, – диде үзенең чыгышында. Әфган сугышы чоры турында ул: “Ничек кенә булмасын, мин аны гомернең ак табы дип атар идем. Совет гаскәрләре бит анда ярдәм итү йөзеннән барды. Җирле халык белән ипи, башка кирәк-ярак белән бүлештек, җимерелгән мәктәп-мәчетләрен дә төзешергә ярдәм иткән очраклар булды. Хәзер сугышчы дуслар белән аралашып, күрешеп торабыз, гаиләләр белән йөрешәбез,” – дип искә алды ветеран. Рим Мостаев әлеге сугышта шәхес буларак җитлектек, дип исәпли. “Без анда үзебезнең хәрби бурычыбызны намус белән үтәдек, һәрчак үзебезнең артта зур көч – туган ил торганын тойдык”, ди генерал-майор.
Хәрби хәрәкәт ветераннары Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павловага Казанда хәрби госпитальне торгызуда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. 1809 елда ачылган госпиталь 2012 елда ябылган. Шуның аркасынңа, ветераннарга хәзер реабилитация үтү өчен күрше регионнарга барырга туры килә. Узган ел 750дән артык ветеран МСЧның реабилитация үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Альберт Кукаркин сүзләренчә, Казанда һәм Чаллыдагы сугыш ветераннары госпитальләре һәркайсы 300 кешене кабул иткән. Әмма бу гына аз, чөнки Татарстанда бүген 8 меңгә якын хәрби хәрәкәт ветераны исәпләнә. “Реабилитацияне һәр елны узарга кирәк, ә безнең алты-җиде ел саен гына туры килә”, ди Әфганстан сугышы инвалидларының Татарстан республикасы оешмасы рәисе Альберт Кукаркин. Рим Мостаев белдергәнчә, Республика ветераннарына реабилитацияне күрше Ульян һәм Самарада узарга тәкъдим итәләр, ә хәрби госпиталь булдыру – регионның түгел, ә Оборона министрлыгы җаваплылыгында. Генерал әйтүенчә, бу проблема Татарстанда гына түгел. Казан хәрби госпиталенә Чувашстан, Марий Эл һәм Удмуртия да беркетелгән. Тулаем алганда – 40-50 мең хәрби хәрәкәт ветераны килеп чыга.
Павлова сүзләренчә, бу мәсьәлә төрле мәйданнарда күтәрелгән һәм бу гади проблема түгел, бюджеттан финанслануга бәйле. “Бу юнәлештә эш алып барыла, без сезнең дәгъвагызга үтәргә тырышачакбыз”, – диде депутат, килеп туган хәлгә ачыклык кертеп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар