16+

Коронавируслылар арта: республикада - 55, Нурлатта - 7 очрак

Татарстанда узган тәүлектә 55 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле булды. Шуның икесе читтән кергән кешеләрдә табылган. 5 авыруны хастаханәләргә озатканнар. Нурлат төбәгендә авырулар саны артуы борчуга сала.

Яшь категорияләренә килгәндә, 25 очрак кеше гомеренең иң матур чагындагылар арасында - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр булган пациентлар арасында теркәлгән.

Районнарга килсәк, Нурлат төбәгендә авырулар саны артуы борчуга сала. Бүгенге хәбәрләр буенча, Нурлатта берьюлы җиде кешедә ковид ачыкланган.

География:

1.    Казан – 32
2.    Чаллы – 4
3.    Әлмәт – 1
4.    Буа – 2
5.    Югары Ослан – 1
6.    Алабуга – 1
7.    Лаеш – 2
8.    Лениногорск  – 1
9.    Яңа Чишмә – 1
10.    Нурлат – 7
11.    Балык Бистәсе – 2
12.    Тукай – 1

24 октябрьгә Татарстанда яңа вирусның 8097 очрагы теркәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading