Татарстаныбыз киләсе елга үзенең 100 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыенганда, ут күршеләребез Башкортстан бу түгәрәк датага инде килеп тә җиткән.
1919 елның мартында милли республикалардан беренчеләрдән булып автономия алган ул. Һәм башкорт дуслар үзләренең бу олы шатлыкларын, зур бәйрәмнәрен күрше тугандаш Татарстан белән дә уртаклашырга булганнар.
Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Татарстанда статистика буенча 14 мең башкорт халкы дус-тату яши. Татарлар белән башкортларның телләре дә тәрҗемәче-сүзлексез аңлашыла. Диннәребез дә бер. Тукайча әйтсәк: «Тел-лөгать вә әхлак алмашып» яшәп яткан көнебез. Шуңа күрә дә Казанның Халыклар дуслыгы йортында узган олуг юбилейга багышланган бу бәйрәм һәр ике халык өчен дә уртак булды.
Башкортларның милли рухы көчле, туган тел сагында уяу торганы барыбызга да мәгълүм. Күп кенә очракта безгә үрнәк тә алар. Казанга да зур делегация белән башкорт халкының милли хәзинәләрен, моңлы аһәңен Урал тауларыннан җыеп алып, безгә китереп җиткергәннәр. Фойеда уңган күршеләребезнең кул эшләреннән ясалган күргәзмә дә матурлыкка соклана белгәннәрне үз яныннан озак җибәрми торды. Тантаналы җыелыш Башкортстан гимны белән башланып китте – озын башкорт кураеннан сихри моңнар агылды.
Трибунадан чыгыш ясаганнар: Башкортстаннан килгән кунак булса да, үзебезнең Татарстан кешесе булса да, һәркем ике халык дуслыгының әһәмиятен ассызыкларга ашыкты. Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтен тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин да үз чыгышын дуслык сүзеннән башлады. «Уртак бәйрәмебез», – диде. Татарстан республикасында башкортлар корылтае иҗтимагый оешмасы рәисе Гали Хәсәновның сәламләү сүзе дә шул хакта барды.
Башкортстан республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның котлау хатында да дуслык сүзе күп яңгырады. «Бердәмлектә – бәрәкәт, аерымлыкта – һәлакәт» дигән башкорт мәкале дә искә алынды.
Бәйрәм бүләксез дә булмады. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Ринат Закиров, Башкортстаннан килгән делегация җитәкчесенә Алтын Урда тарихына багышланган калын китапны бүләк итеп биргәндә: «Без бер тамырдан. Монда безнең уртак тарихыбыз», – диде. Башкорт дуслар да буш кул белән килмәгәннәр. Бар дөньяга танылган башкорт балы һәм махсус календарь бүләк иттеләр.
Залда беренче рәттә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин дә утыра иде. Аны ике халыкның да горурлыгы дип атадылар.
– Безнең дуслык күптәннән килә. Гасырларны кичкән. Ләкин бүген дә аны сакларга һәм үстерергә кирәк. Милләт язмышын аерым шәхесләр хәл итә. Аларны һәр ике халык та белергә тиеш. Ике халыкның үзара ярышып яшәргә хакы бар, – диде Башкортстанда туган Татарстанның халык шагыйре.
Башкортстанның 100 еллыгына багышланган тантанада башкортларның V Бөтендөнья корылтаена Татарстаннан вәкилләр дә сайланды.
Тиздән, бик тиздән юбилей эстафетасы безнең республикабызга да килеп җитәр. Татарстан белән башкортстан чын мәгънәсендә ут күршеләр. Бу географик урыннары янәшә булганга гына түгел, ике халыкны да уртак тарих, уртак уй-тойгылар, уртак проблемалар берләштерә. Элек заманда учагында уты сүнгән күрше кайнар күмер сорап иң якын күршесенә керә торган булган һәм шуның ярдәмендә үзенең учагын яңадан тергезгән. Шуңа ут күрше дип аталган да инде.
Бүген утлы күмер сорап бер-беребезгә йөрешмәсәк тә, бу ике халыкка да милли горурлык, туган тел, милләт учаклары сагында бергәләп торырга кирәк. Милләтне киләчәккә алып бара торган, халкының күңелен яктырта-җылыта торган бу мөһим учакларга бергәләп өргәндә генә замананың кырыс җилләреннән исән-сау саклап калып булыр аларны. Башкалабызның Халыклар дуслыгы йортында узган Башкортстанның 100 еллыгы һәм башкортларның V Бөтендөнья корылтаена багышланган әлеге тантаналы чара моның шулай икәнлеген җыелган тамашачыларга тагын бер тапкыр күрсәтте.
Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар