Космонавтика үсешенә зур өлеш керткән Урал Закировның эшчәнлеген саный китсәң, бер язмага гына сыешып булмас иде. Аның бирелеп китеп йолдызара очышларга әзерлек, космонавтика өлкәсендәге зур проектлар турында сөйләгәнен тыңлап: «Эх, булган бит шундый заман, шундый кешеләр», – дип кызыгып та, сокланып та, шуларның берсе безнең милләттәшебез булуына горурланып та утырдым.
Юл башы – Әлкидә
Сөйләшүне ул биографиясенең ачылмаган якларыннан башлады.
– Без сугыш вакытында Татарстанда яшәдек. Мин Свердловск өлкәсендә туганмын. Әти милициядә эшләгәнлектән, төрле урыннарда яшәргә туры килде. Бала чагым Татарстанда, Әлки районында узды. Базарлы Матак мәктәбендә икенче сыйныфтан укый башладым. Аңа хәтле Яшел Үзән районының Нурлат авылында яшәдек, шул вакытта сугыш башланды.
Әлки – гадәти тыл районы, барлык ир-атлар сугышта, бөтен эш хатын-кызлар җилкәсендә. Урал Закировның әнисе район газетасы мөхәррире, типография директоры булып эшли. Тыл районы булса да, биредә окоплар да казыла, прожекторлар да көйләнелә – немецларның разведка самолетлары бу якларга хәтле үк килеп җитә.
– Шул чорда «Пионерская правда» газетасында профессор Михаил Тихонравовның космонавтикага багышланган мәкаләсен укыган идем. Ул миңа бик ошады һәм аңа хат яздым. Вакытлар үтү белән дә ул мәкалә истә калды, мине космонавтика кызыксындыра башлады. Училищеда укыганда, Тихонравовның адресын белешеп, Мәскәүдә аның янына барып йөрдем. Ул – беренче совет ракетасының конструкторы. 1933 елда, Сергей Королев белән берлектә, аның ракетасы җибәрелгән. Королевта, соңрак академик Мстислав Келдышта эшләгәндә дә әлеге конструктор белән еш аралаштым һәм үземне аның укучысы дип саныйм. Бусы – космос белән кызыксына башлауның бер очрагы. Икенчесе – Әлкигә, бик еш кына, фронтка азык-төлек алырга самолетлар килә иде. Бервакыт кыш көне авылга биплан килде. Әти летчиктан безне авыл өстеннән очыртып әйләндерүен сорагач, ул ризалашты. Без әти белән авыл өстеннән ике тапкыр очып әйләндек. Әлеге очыш миңа бик нык тәэсир итте.
Сугыш беткәч, 9 май көнне радио Җиңү турында хәбәр иткәннән соң, бөтен халык шатланып, «ура» кычкырып йөрде. Төнлә йолдыз тулы күк йөзенә карадым. Ничектер, сугыш беткәч, бөтен авырлыклар артта калгач, йолдызлар турында уйлый башладым. Космонавтика белән кызыксына башлавыма миңа Әлки күпмедер дәрәҗәдә тәэсир ясады, – дип, хатирәләр йомгагын сүтә Урал әфәнде.
Аннан соң аларның гаиләсен – Әгерҗегә (1946), тагын бер елдан Казанга күчерәләр. Башкаланың 19нчы мәктәбен тәмамлаган Урал, 1952 елда Хәрби комиссариат юлламасы белән, Рига югары хәрби авиация инженерлары училищесына укырга керә. «Бик яхшы училище иде, анда алты ел дәвамында барлык заманча самолетлар, двигательләрне өйрәндек. Бу миңа авиация өлкәсендә белем алу өчен бик яхшы булды», – ди Урал Нури улы. Соңгы курсларда укыганда, «Җирнең ясалма иярчене проекты» буенча диплом эше ясарга рөхсәт сорый, әмма училище җитәкчесе генерал Иващенко: «Без әлегә авиациягә буйсынабыз һәм безне бу өлкә кызыксындыра, шуның буенча эшләгез», – дип җавап бирә. Авиация училищесы курсанты АКШка хәтле барып җитәрлек самолет проектын ясый, ә үзенең исәпләүләрен Мәскәү белән элемтәдә булган белгечкә тапшыра. Ләкин бу эш барып чыкмый, шундый ук исәпләүләрне ул чакта Тихонравов төркеме эшләгән.
Авиациядән – космонавтикага
1957 елда Хәрби диңгез флотының һава көчләре аны Севастопольгә хезмәткә чакыра. Биредә хәрби дивизиядә хезмәт иткәндә, Себергә күчерү турында боерык килә. Бу вакытта Оборона министрлыгында континентара ракеталар ясаучы бүлекчә булдыралар. Әлеге яңа тармакта (соңыннан ул космонавтика дип атала башлый) эшләү өчен хәрби частьлардан яшь белгечләрне җыю турында карар чыккач, Урал Закировны Фәнни-тикшеренү институтына (Мәскәү өлкәсе) җибәрәләр. Анда заманында Михаил Тихонравов эшләгән, ул хәзер аның исемен йөртә.
– Минем авиация өлкәсендә туплаган тәҗрибәмнең файдасы булды, әмма яңабаштан укырга туры килде, чөнки ракета технологиясе бөтенләй башкача. Әмма бу өлкәдә хезмәт куючыларның бөтенесе, шул исәптән Сергей Королев та, авиация өлкәсендә тәҗрибә туплаган: планерлар ясаган, самолетлар өчен двигательләр өстендә эшләгән. Биредә тагын шуны да искәртеп үтү кирәк: без әле Базарлы Матакта яшәгән чорда Сергей Королев белән Валентин Глушко Казанда эшләгән, – дип искә ала Урал Закиров.
Фәнни-тикшеренү институтында аның темасы – Марска очыш була. Шул ук вакытта Королев кул астында әлеге очыш өчен космик ракета ясау эшенә керешәләр (1959-60 еллар). Сергей Королевны ул чакта беркем белми, аның исеме сер булып саклана. Әле Севастопольдә хәрби хезмәттә булганда, газеталарда беренче Җир иярчене җибәрелү турында хәбәр басылгач, Урал Закиров телеграфка йөгерә һәм Үзәк комитетка «Михаил Тихонравовка Социалистик Хезмәт герое исемен бирергә» дигән телеграмма суга. Ракетаны Королев җибәргән булса да, андый кешенең булганын беркем белми.
Милләттәшебез 1960 елда Сергей Королев кул астында эшли башлый, ә 1971 елда академик Мстислав Келдыш аны үзенә эшкә чакыра. Бу да шулай ук космос белән бәйле тармак, әмма тагын да югарырак дәрәҗәдә – стратегик планлаштыру белән шөгыльләнә. 1979 елда Урал Нури улы Казанга күчәргә була, Фәннәр академиясенең филиалында эшли башлый һәм 30 ел биредә хезмәт куя. Ә 2015 елда КФУга күчә һәм хәзергә хәтле астрономия кафедрасында эшләвен дәвам итә. Казанда яшәгән чорда Мәскәүдә – кандидатлык диссертациясен, Белоруссиянең Фәннәр академиясендә докторлыкны яклый.
«Без инде күптән Айга менәр идек...»
– Элеккеге белән чагыштырганда, хәзер бу өлкәдә озак эшләнә, – ди академик. – Аннан соң, минем белән бергә эшләгән иптәшләр йә пенсиядә, йә инде бакыйлыкка күчкән. Күбесен 90нчы елларда эшләреннән азат иттеләр. Алар урынына яшьләр килде, әмма әлегә өйрәнеп бетә алмыйлар. Безнең вакытта бу өлкәгә сугышны узганнар килде, элеккеге хәрбиләр иде. Ул чорда без идея өчен эшләдек, акчасы күп булмады. Һәрбер космик кораб яңа әйбер иде, сынаулар уздырып, эшне ахырына хәтле җиткереп, аның нәтиҗәсен күрү мөһим булды. Шундый пионерлык эшен алып бардык һәм тәҗрибәсе калды: сызымнар, материаллар һ.б. Алардан хәзер дә файдаланалар, әле бик күп еллар кулланып була.
90нчы еллардагы өзеклек килеп чыкмаса, без Айга менгән булыр идек. Бу өлкәдә бөтен материал эшләнде. Америкалыларның двигательләре башка төрле иде, без яңасына заказ бирдек. Эшләү барышында сынаулар үткәрелде, алар кайвакытта рәтләп эшләмәде. Кыскасы, сынаулар тиешенчә үткәрелеп бетмәде, шул арада америкалылар Айга очыш ясады. Әмма бөтен материаллар, технологияләр бар, өзеклек килеп чыкмаса, без Айга да очар идек, Марска да космик аппарат җибәрелер иде. Икътисади көчсезлек бу эшләрне ахырына хәтле эшләп бетерергә мөмкинлек бирмәде.
Хәзер бу өлкәдә эшләр ашыгып эшләнми, ди Урал Нури улы. Теге вакытларда үзара ярышу дигән нәрсә булса, бүген һәрнәрсә үз җае белән, ашыкмыйча гына башкарыла. Аның фикеренчә, иртәме-соңмы, без Айга да, шулай ук Марска да очыш ясаячакбыз. Моңа әзерлек бара, куәтле ракеталар эшләнә. Тора-бара Җирнең әйләнә-тирәсен өйрәнү башланачак, беренче өйрәнү Айга очыш һәм анда база төзү белән бәйле булачак.
Урал Закировның космик эшчәнлеге исәпләүләр, проектлар ясау белән генә бәйле түгел, ул аларны космодромда үзе үк сыный да. Сынаулар алдыннан космонавтларга, Юрий Гагаринга лекцияләр укый. «Космик кораб – бик катлаулы һәм кыйммәтле аппарат. Шуңа күрә җаваплылык бик зур, бирегә берничә мең кешенең хезмәте кергән. Сиңа шундый үтә җаваплы эшне йөклиләр икән, син аның бәясен һәм дәрәҗәсен аңлыйсың, ләкин бу халәтне сүз белән аңлатуы авыр», – ди ул.
Татарның космонавты булырга тиеш
Галәм киңлекләрен өйрәнү, аңа әзерлек эшләрендә Казанның өлеше бик зур булып та, татар космонавты юклыгы уңаеннан Урал Закиров болай диде:
– Булырга тиеш. Минем уйлавымча, безнең җитәкчелек космонавтлар отрядына татарларны кертү җаен һәрьяклап карарга тиеш. Марс Рәфыйков бар иде, ләкин, мәгълүм булганча, космоска очу бәхетенә ирешмәде. Ул чакта таләпләр бик катгый иде, космонавтлар отрядындагылар һәрчак күзәтү астында булды. Юк кына бер тәртип бозу да карьерага киртә куярга мөмкин иде. Хәзер алай түгел, таләпләр йомшаграк. Ә Марс Рәфыйков һичшиксез очкан булыр иде.
Юрий Гагарин белән сигез тапкыр күрешкән, башка космонавтлар белән тыгыз элемтәдә булган академикка сорауларым шактый иде, әмма ул эшкә ашыкты, әйткәнемчә, тугызынчы дистәне ваклавына карамастан, Урал Нури улы әле бүген дә хезмәт куюын дәвам итә. НЛО, чит планетадагылар турындагы сорауга ул: «Менә бу китапта барысы да язылган, шуны укып карагач, җавабын үзегез дә таба аласыз», – дип, миңа китабын бүләк итте. Минем югары физик белемем әлеге китаптагы формула-исәпләүләрне гади телгә бераз тәрҗемә итте итүен, әмма бу хакта аның белән икенче бер кызыклы әңгәмә кормыйча булмас дигән теләктә калдым.
Комментарийлар