16+

Әлмәтнең «Алтын алмалары» ни хәлдә?

Әлмәткә барган саен сокланасың – ул үсә, матурая, аның тиздән республиканың туристлар маршрутына керәсенә дә шик юк, чөнки анда кунакларга күрсәтерлек, үрнәк итеп куярлык урыннар байтак.

Әлмәткә барган саен сокланасың – ул үсә, матурая, аның тиздән республиканың туристлар маршрутына керәсенә дә шик юк, чөнки анда кунакларга күрсәтерлек, үрнәк итеп куярлык урыннар байтак.

«Нефтьчеләр шәһәре булгач, бардыр инде», – диләр күпләр. Җир йөзендә нефтьчеләр шәһәрләре күп, кара алтын табучылар тырышлыгы белән эшләнгән эшләр аларда да бихисап, әмма әле кайчан гына үзәгендә агач коймалар, күпчелек Чупай ташыннан салынган соры йортлар гына булган Әлмәт кебек тиз арада үзгәргәне бармы икән? Шәһәр инфраструктурасын үстерү – «Татнефть» җәмгыятенең күпләгән социаль бурычларының берсе булып тора. Соңгы елларда тормышка ашырылган бихисап проектлар әлмәтлеләргә яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы мохит тудыра.

Hoodo, «Җир һәм тамчы», Иван ТКАЧЕНКО фотосы

Музейлардан – урамга

Рәсем-язулар төшерелмәгән дивар-коймаларны табып булмый­дыр хәзер, араларында бик матур­лары очраса да, алар ­төрлесе төр­­ле юнәлештә, күп очракта за­ман­ча стильдә генә һәм күпләргә аңлашылып та бетми. Ә Әлмәт йортларын бизәүче рәсемнәр башка, алар уртак идея белән сугарылып, үткәннәрне бүгенге һәм киләчәк буынга илтеп тоташтыра. «Алтын алмалар турында әкият» исемле әлеге паблик-арт программасы – ­Россиядә бердәнбер. Паблик-арт – яшь буын сәнгате, биредә элек башкалар тудырганнар кабатланмый. Шул ук вакытта бу рәсемнәрдә тарих чагылыш таба – әлеге программа аны музейлардан урамнарга алып чыга, диварларда сурәтли, ул архив кына булып калмыйча, шәһәр тормышына кушылып китә. Программаның исеме дә очраклы гына сайланмаган – борынгы татар әкияте герое кеше өчен иң зур байлык – аның балалары икәненә төшенә. «Алтын алмалар турында әкият»нең максаты – гаиләгә, нәсел тамырларына, тарихка туг­рылык, әлеге кыйммәтләрнең бүгенге көндә дә актуаль һәм яшәүнең мәгънәсе икәнен күрсәтү.

«Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов инициативасы белән Санкт-Петербург­ның сити-артны өйрәнү институты тарафыннан тормышка ашырыла торган әлеге проект биш елга исәп­ләнгән. Яшь буынның урам сәнгате булса да, ул әле теләсә кем теләсә нәрсә ясый ала дигән сүз түгел. Оештыручылар бу эшкә бик җаваплы карый, талантлы рәссамнарны дөнья буйлап барлыйлар, алар тудырасы мурал (архитектура корылмаларындагы масштаб­лы әсәр) диварларга төшерелгәнче экспертлар фольклор һәм антропологик тикшеренүләр үткәрәләр. Әлеге зур эшкә алынганчы белгечләр әлеге төбәкне, аның тарихын өйрәнгән, конкурслар уздырган, борынгы фотографияләрне туплаган. «Татнефть» җәмгыяте билгеләгән максат буенча, һәрбер мурал мәгънәле, татар халкының, нефть төбәгенең тарихын, бүгенгесен чагылдырырга тиеш. Бүгенге глобальләшү чорында әлеге кыйммәтләрне саклау, аларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү мөһим.

Дмитрий Фатум, «Асар»

Безне Әлмәт урамнары буйлап йөртеп, маршрутта булган һәрбер мурал белән таныштырып чыккан гид Светлана Зәйнуллина сүзләренчә, 2017 елда старт алган проект кысаларында бүгенге көнгә өч дистәдән артык объект пәйда булган. Алар арасында мураллар, скульптура әсәрләре, инсталляцияләр бар. Узган елларда Әлмәт төбәгенең билгеле шәхесләре, тарихы, татар халкының традицияләре һәм көнкүрешенә басым ясалган. Берничә өйнең диварын әлифбадагы татар хәрефләре бизи. Әлеге серияне тормышка ашыру идея­се тикшеренү эшләре барышында туган – Елхово авылы музеендагы иске совет әлифбаларын күрү моңа этәргеч булган. «Котлы булсын» дип аталган муралда исә Алтын Урда чорындагы тиен акчалар чагылыш тапкан. XIII-XIV гасыр­ларда шундый язу белән ясалган бакыр акчаларның Болгардан алып Кырымга, хәтта Румыниягә хәтле таралганы мәгълүм. Ул акчаларның үзкыйммәте арзан һәм гади халык арасында киң кулланышта булган. Әлеге акчалар күптән инде юкка чыкса да, андагы язу сөйләмдә киң кулланыла.

Биш елга исәпләнгән могҗиза

Бу төбәкнең генә түгел, Россия тарихында тирән эз калдырган шәхес – Нәдер Үрәзмәтов сурәте Әлмәттәге йортларның берсендә урын тап­маса, әлеге проект, әлбәттә, тулы булмас иде. Табигый байлык­ларны табу һәм аны эшкәртү өлкәсенең пионеры булган старшина Үрәзмәтов – Әлмәтне кара алтын табу өлкәсенә әверелдергән шәхес. Белемле һәм тәвәккәл эшмәкәр нефтьнең югары кыйммәткә ия булуын аңлап, геологик тикшеренүләр үткәргән һәм аны эшкәртү заводын төзегән. Аңа багышланган муралның төп максаты – гади кеше фигурасын гына сурәтләү түгел, ә җир куенында яшеренгән байлыкны эзләп табу һәм кешенең эшчәнлеген тасвирлау. Ә Нәдер Үрәзмәтов биредә аларны бәйләүче ролен үти.

Мәгърифәтче, галим, дин белгече Ризаэддин Фәхреддин – Әлмәт кенә түгел, ә бөтен татар, мөселман ­дөньясында билгеле шәхес. Аңа багышланган мурал бик үзенчәлекле – якыннан караганда, аның туган авылы Кичүчат күренешләрен, яшәгән йортын, хәтта әти-әнисе утырт­кан агачларны, авыл урамындагы арбалы атны да күрергә була. Читкәрәк киткәч, бу сурәтләр бөтенесе бергә җыелып, галим портретын тасвирлый. Рәссамның шундый табышы әлеге проектны тагын да бае­та – бер портретта тарихның шактый гына өлешен күрә алабыз.

Узган ел үзәк урамнарның берсендә Тукай скульптурасы да ачылган. Кәрзиндәге шүрәле белән велосипедка утырган шагыйрьне күрү бәлки сәеррәктер, әмма бу да аерым мәгънәгә ия. Шәһәр халкы өчен күп уңайлыклар булдырыла, шуларның берсе – велосипед юллары. Арт-объектлар бердәм велосипед маршруты белән бәйләнгән. Транспортның бу төрен сайлаучылар сәламәтлекләрен кайгырту белән бергә, гид­лар сөйләгән риваятьләр, туган як тарихы белән дә таныша ала.

Паблик-арт программасының быелгы сезонында күбрәк үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы үзәктә булган. Киләчәктә әле татар мифологик ияләренең скульптуралары урнаштырылган махсус парк, уеннар өчен мәйданчыклар, медиаинсталляцияләр пәйда булачак. Адәм баласының нәсел тамырларына бүгенге болгавыр чорда урын табарга ярдәм итүче «Алтын алмалар турында әкият» проекты зур әһәмияткә ия. Аның максаты – йорт диварларын аллы-гөлле төсләргә буяп матурайтуга гына кайтып калмыйча, ә кече ватанны, аның кешеләрен, тарихын яратырга өйрәтү.

Василий LST, «Үрәзмәтовлар мирасы»,  almetpublic.art

«Татнефть»нең бу проекты туристларны җәлеп итү, башкалар алдында мактану түгел, беренче чиратта ул әлмәтлеләр, шул төбәктә гомер кичергән берничә буын кара алтын табучылар һәм аларның дәвамчылары өчен. «Алтын алмалар турында әкият»нең бөтен битләре дә ачылып бетмәгән, 2022 елга хәтле исәпләнгән проект нигезендә әллә нинди могҗизалар туачак әле.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading