16+

Марат Әхмәтов фермерларга: «Базарны бик теләп бирер идек тә, тик...»

«Уңыш бар, ә сөенеч юк». Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең XVIII съездын ассоциация рәисе Камияр Байтемиров әнә шулай дип ачып җибәрде. Съезд эшендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 43 районнан 134 делегат катнашты.

Марат Әхмәтов фермерларга: «Базарны бик теләп бирер идек тә, тик...»

«Уңыш бар, ә сөенеч юк». Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең XVIII съездын ассоциация рәисе Камияр Байтемиров әнә шулай дип ачып җибәрде. Съезд эшендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 43 районнан 134 делегат катнашты.

– Без үстерергә, терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә продукт җитештерергә өйрәндек, әмма үстергән продукцияне сатарга өйрәнмәдек, – дип дәвам итте ул чыгышын. – Моның белән беркем дә шөгыльләнми дип аңладык. Ни өчен шулай килеп чыга? Элек кем ничек тели, шулай сата иде, ләкин кыргый базар вакыты үтеп бара. Бу мәсьәләдә, әлбәттә, Россиядә дә, Татарстанда да тәртип булдырырга кирәк. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге чаралар кабул итәргә кирәк.
Ассоциация рәисе Камияр Байтемиров чыгышында әйтелгәнчә, 2017 елда Татарстанда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме 256 миллиард сумны тәшкил итте, шуларның 130,5 миллиард сумы кече хуҗалык итү формаларына туры килә.
Үзенең чыгышында Камияр Байтемиров 2017 елның өченче кварталында сөт бәяләре төшүгә бәйле вазгыятькә дә тукталды. Җитәкче китергән мәгълүматлар буенча, кайбер хуҗалыкларда сөтнең литры 13 сумга кадәр төшкән.

– Сөт бәяләре билгеле һәм билгесез сәбәпләр аркасында төште. Нәтиҗәдә, фермерлар ай саен 140 миллионнан күбрәк акчаларын югалта. Ә министрлык мәгълүматлары буенча, барлык төр товар җитештерүчеләр ай саен 400 миллион сум акчаларыннан колак кага. Соңгы вакытларда башкарылган чаралар нәтиҗәсендә, сөт бәяләре март аенда тотрыкланыр дип өметләнәбез. Ләкин шунысы бар: югалтканны кайтарып булмый инде, карарларны да соңга калмыйча кабул итәргә кирәк, юкса тагын да күбрәк югалтырга мөмкинбез. Крестьяннар сыерларның баш санын бетерергә ашыкмасын иде. Авыр вакытлар моңа кадәр дә булды. Монысын да сабыр гына уздырырга тырышыйк, – диде республиканың баш фермеры.
Аның сүзләренчә, сөтнең өчтән бер өлеше крестьян-фермер хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Савым сыерларының баш санын арттыру, савым күрсәткечләрен күбәйтүгә дәүләт ярдәме белән ирешелгәнен билгеләп узды.

Кызганыч, сөткә бәя төшү белән бергә, ит хаклары да түбән тәгәри. Мәсәлән, соңгы айларда күркә ите ике тапкырга арзанайган. Камияр Байтемиров фикеренчә, монда ритейлерлар намуссыз эш алып бара.
– Ит продуктлары белән шөгыльләнүче ритейлерлар сөт ритейлерларыннан үрнәк ала шикелле. Дәүләт бернинди дә чаралар кабул итми, димәк, безгә терлекчелекне дә, кошчылыкны да түбән тәгәрәтергә мөмкин дип уйлыйлардыр, күрәсең, – дип ачынды баш фермер.
Аның чыгышыннан аңлашылганча, фермерларның башка проблемалары да бар. Мәсәлән, быел фермерларның җир арендасы вакытлары чыга, күпләр үз хокукларыннан файдаланып, аларны сатып алырга тели, тик райондагы түрәләр моңа ризалык бирмиләр, ди ул.

«Фермерларга хөрмәтем артты»

Соңрак Татарстан премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фермерларга зур рәхмәтен белдерде.
– Бу съездда катнашып, минем сезгә карата хөрмәтем тагын да артты, – диде ул. – Мондый очрашулар безгә гомуми проблемаларга якынаерга, иҗади эзләнүләрдә иң борчулы мәсьәләләрнең дә чишелешен табарга мөмкинлек бирә. Бүген алар, кызганыч, җиңел генә хәл ителми. «Безгә базар бирегез» дисез, бик теләп бирер идек тә, тик күп кенә сораулар федераль җитәкчелектән тора.

Министр: «Нәтиҗәләр начар түгел», – дисә дә, ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча вазгыятьнең берникадәр тоткарлыклы булуын ассызыклады.
– Дәүләт ярдәме мәсьәләсендә елдан-ел камилләшергә тырышабыз. Традицион төстә 2 миллиард сумга якын ярдәм бар. Ярдәмнең төп өлеше гаилә фермалары, башлаучы фермер һәм кооператив хәрәкәт, микрофермалар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерларын саклап калуга юнәлдерелә. 20ләп программа бар. Гел аралашып тору ниндидер механизмнарны табарга булыша. Хәзер без микрокооперативлар буенча ярдәм чараларын әзерлибез, – дип белдерде министр.
Ул республикада тар юнәлешле авыллар булуын әйтте.

– Буа районында бөтен басуларында кишер генә чәчелгән авыл бар. Дистәләгән мең тонна кишер алучы бу авыл өчен кече кооператив кирәктер. Әз генә булса да бәясен отышлы итеп булыр иде. Кама Тамагында чия белән махсус шөгыльләнә торган авыл бар. Шушыларны җентекләбрәк өйрәнеп, аерым авылларда шөгыльләрне исәпкә алып, төрле вариантларны эшләргә кирәк. Без аларга файдалы булырга әзер, – диде Марат Әхмәтов.

Ә менә продукция сату авырлыкларына тукталып, министр зур булмаган товар җитештерүчеләргә мөрәҗәгать итте.
– Крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыкларга, кооперативларга нишләргә? Безнең юл – эре сәүдә челтәрләре түгелдер, – диде.
Министр мондый хуҗалыклар өчен район үзәкләрендә чатыр мәйданнары булырга тиеш дип саный.

– Агросәнәгать парклары барлыкка киләчәк. Барлык район үзәкләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык, КФХлардан, кооперативлардан, чатырлы агросәнәгать паркларыннан логистика төзеп, без продукциябезнең күпчелек өлешен шулай сатып карарга омтылырга тиеш. Без сәүдә челтәрләре аша беркайчан зур табыш алмаячакбыз, – диде.
Министр сәүдә челтәрләрендә продукциягә арттырып куелган бәяләргә дә тукталды.

– Законы юк аның. Сәүдә турында законга ничә тапкыр үзгәреш кертеп карарга теләдек?! Бүген бит кайбер сәүдә челтәрләрендә сыр һәм май кыйммәтенә өстәмә бәя 90 процентка җитә. Беркем бернәрсә эшли алмый, законда андый чикләү юк. Социаль продуктларга булса да, бәяне 15-20 проценттан арттырмаска була иде кебек, – дип фикерен җиткерде Әхмәтов.
– Билгеле булганча, чәчү кампаниясенә ягулык бәяләре шулай ук иң «авырткан» урыннарның берсе. Министр чәчү кампаниясе алдыннан «ТАИФ», «Татнефть» оешмалары белән сөйләшүләр узганын әйтте.
– Быел дизель ягулыгына бәяләр бик артты. Бер килограммга дүрт сумнан килештерә алдык, – диде Марат Әхмәтов.
Шулай да ул апрель азагы-1 майдан ягулыкның тагын артуы көтелгәнен дә искәртте.

Фермерлык – саннарда

2017 елда фермер хуҗалыкларына, крестьян хуҗалыкларына субсидияләр рәвешендә 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Шәхси хуҗалыкларга 730 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.
2015-2017 елларда дәүләт ярдәме белән 1301 миниферма төзелгән. Моның өчен 225 миллион сум акча тотылган.
Минифермаларда 7,5 мең сыер асрыйлар.
Бүген Татарстанда 1205 гаилә фермасы исәпләнә. Аларда өч мең кеше эшли.


Авыл халкы акчалата ярдәмне кайчан алачак?

Татарстан премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөт сатудан югалтуларны компенсацияләү акчасы юлланачагын әйтте. Әлеге ярдәм авыл җирлекләренә бу атнада барып ирешәчәк. Моннан тыш, министр әйтүенчә, 8 мартка кадәр юридик затларга – крестьян-фермер хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә компенсация рәвешендә бер литр сөт өчен өчәр сумнан акча юлланачагын хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading