16+

Мөнир Рахмаев: «Тиздән өйләнәм, туема бер артистны да чакырмыйм»

Артистлар бигрәк уңган халык булып чыкты: көненә берничә концерт, банкетта чыгыш ясап кына чикләнмиләр, сәхнәдән тыш хәтта бизнес белән дә шөгыльләнергә өлгерәләр икән!

Мөнир Рахмаев: «Тиздән өйләнәм, туема бер артистны да чакырмыйм»

Артистлар бигрәк уңган халык булып чыкты: көненә берничә концерт, банкетта чыгыш ясап кына чикләнмиләр, сәхнәдән тыш хәтта бизнес белән дә шөгыльләнергә өлгерәләр икән!

– Мин әз-әзләп бар төрле бизнес белән дә шөгыльләнәм. Төзелеш компаниям дә бар, кием һәм азык-төлек кибетләрем дә, машина юу салоннарым да... Яхшы һәм ышанычлы ярдәмчеләр булганда, бар нәрсәгә дә җитешергә мөмкин. Үзем дә тәүлегенә 20 сәгать эшлим. Кайсы бизнес керемлерәк икәнен төгәл әйтә алмыйм. Барысы да бер тирәдер, - ди Мөнир.

Эшләп, әти-әниемә, туганнарыма ярдәм итәм. Ярдәмгә мохтаҗ авыру балаларга да кулымнан килгәнчә ярдәм кулы сузам. Гаилә корырга әзерләнәм. Бүгенге көндә, үзегез беләсез, өйләнәм дисәң, әз акча кирәк түгел. Туй инде тиздән булачак. Анда бер артистны да чакырмыйм, чөнки шоу-бизнеста дуслык юк. Бары тик якыннарым белән ябык кичә булачак. Хатыным тумышы белән районнан, хәзерге вакытта Казанда яши. Хисапчы булып эшли. Балачак хыялым – хатынымның да үз бизнесын булдыру иде. Шуңа күрә матурлык салоны ачып бирәчәкмен. Бу – һәрвакыт актуаль булган бизнесларның берсе: хатын-кыз һәрчак тырнак буята, чәч кистерә, матурлана һ.б.

Планнар зурдан. Казылык та сатам бит әле. Казылыкны «Рахмаевский» дип атап, бренд итәргә иде. Аннары, эшләпә кибете ачарга уйлыйм. Ул да шәп бизнес булыр дип ниятлим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алла ярдэм бирсен Мунир.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Унгышлар ????

        Мөһим

        loading