16+

"Мәрхәмәт"ле депутатлардан хатын-кыз ветераннарга хөрмәт һәм дан!

"Интернат йортларында яшәүчеләргә дә зур игътибар бирергә тырыштык. Хәзерге вакытта андый учреждениеләрдә 68 тыл хезмәтчәне һәм ирләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган 3 хатын-кыз яши, - ди Татьяна Ларионова.

"Мәрхәмәт"ле депутатлардан хатын-кыз ветераннарга хөрмәт һәм дан!

"Интернат йортларында яшәүчеләргә дә зур игътибар бирергә тырыштык. Хәзерге вакытта андый учреждениеләрдә 68 тыл хезмәтчәне һәм ирләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган 3 хатын-кыз яши, - ди Татьяна Ларионова.

Сугышта хатын-кыз булырга тиеш түгел! Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Бөек Ватан сугышы елларында ирләр белән бер рәтләрдә сугышкан, яралыларны дәвалаган, кырда иген иккән, корал җитештергән, кыскасы, фашизмны җиңәргә үз өлешен керткән хатын-кызларны хөрмәтләү йөзеннән проект башлаган иде. Тыл хезмәтчәннәре, ветераннар моңа кадәр дә игътибар үзәгендә булса, “Сугыш — хатын-кыз өчен түгел” проекты кысаларында, аларга тагын да зуррак ярдәм күрсәтелгән.

Проект узган ел старт иде. Аннан пандемия башланды. Шуңа да күп чаралар онлайн форматка күчте. Әмма урын өстендә яткан әбигә онлайн ярдәм итүне берничек тә күз алдына китереп булмый бит! Шуңа да социаль хезмәткәрләр, волонтерлар ярдәмендә инде олы яшьтә булган апаларны дарулар, азык-төлек белән тәэмин итү төп бурычка әйләнә.

Акция кысаларында, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның өйләрен җыештыру, кыш көне өй тирәләрендәге карны чистарту, бәйрәмнәрдә тәбрикләүләр, җитәкчеләр белән очрашулар үткәрелә.

- Интернат йортларында яшәүчеләргә дә зур игътибар бирергә тырыштык. Хәзерге вакытта андый учреждениеләрдә 68 тыл хезмәтчәне һәм ирләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган 3 хатын-кыз яши. Аларның бүлмәләре төзекләндерелде, яшәү шартлары тагын бер кат каралды, - диде “Мәрхәмәт” җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Өлкән яшьтәгеләр өчен иң мөһиме — сәламәтлек! Шуңа да ветераннарны диспансеризация уздыру, вакциналар ясату да контрольгә алынган. Хатын-кыз депутатлар ярдәме белән, 567 ветеранга вакцина ясатылган. Бу эш Әлмәт, Азнакай, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Нурлат, Саба, Теләче, Ютазы районнары, Чаллы, Казан шәһәрләрендә оештырылган прививкалар ясау бригадалары ярдәмендә башкарыла.

... Вакыт узган саен ветераннарыбыз кими. Хәтта бүген язган сан да, газета укучыбызга барып җиткәнче инде үзгәргән, кимегән булырга мөмкин. Кызганыч, алар белән бергә тарих та “китә”. Шул сәбәпле, “Мәрхәмәт” проекты кысаларында ветераннар хакында истәлекләр барлана, фотосурәтләре, документлары архивларга тапшырыла. Бер ел эчендә генә дә ветераннар хакында 4754 новелла һәм материал, интервьюлар бастырылган, 2915 документ, хатлар тупланган. Хатларның 249 татар телендә.

- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында татар телендә язылган хатлар мәсьәләсен дә анализлыйбыз. Безнең гаиләләрдә, өлкән буында ана телләрендә язылган хатлар да сакланып калгандыр. Архивларда шундый хатларның булуы да мөһим, - дип саный Татьяна Петровна.

“Сугыш — хатын-кыз өчен түгел” проекты ярдәмендә сугышта катнашкан укытучыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча да эшләр алып бара. Мисалга Бөгелмәнең 9 нчы номерлы мәктәбе директоры Капиталина Сидоркина 1942 елда сугышка китә, 1945 елда Җиңү парадында катнаша. Хәзер, депутатлар ярдәме белән, ул эшләгән мәктәп Капиталина Сидоркина исемен йөртә.

- Безнең проект хатын-кызларга игътибар юнәлтүгә, аларның проблемаларына тагын да җитдиерәк, карарга, якынрак килергә мөмкинлек бирде. Проектның тәрбия өлеше әйтеп бетергесез. Бу хатын-кызлар исән-сау вакытта депутатларның игътибар үзәгендә булачак, - дип нәтиҗә ясады “Мәрхәмәт” җитәкчесе. 

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading