Кичке биштә күп кешенең эше инде тәмамланса, Казанның «Промышленный» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсендә хезмәткәрләренең «урак өсте» әле башлана гына. Аларның төнге рейдка чыгасы бар.
Икътисадчы-юрист, укытучы-юрист
Башта рейд барышында кемнең ни эшлисе, нинди адреслар буенча йөрисен билгеләделәр. Шуннан соң барыбыз да машиналарга таралыштык. Ләкин зәңгәрсу төстәге «Уазик»лары гына бераз көйсезләнеп алды. Аның «җылынганын» көтеп әле тагын бераз борыннарны кызартып, тәмәке төтене иснәп урамда басып торырга туры килде. Машинабызның кәефе көйләнгәч, төялешеп юлга чыктык. Башта «Салкын!» - дип дерелдәп утырган идем, Мирный бистәсенең сикәлтәле юллары тиз җылытты үземне.
Казанның бөтен «бөке»ләрен ураганчы полиция хезмәткәрләре белән тормыш турында гапләшеп алырга да өлгердем. Полиция формасындагы биш ханымның төрлесе төрле юл белән килгән полиция хезмәтенә. Икешәр югары белемлеләре бар: кемдер икътисадчы-юрист, кемдер укытучы-юрист. Хезмәткәрләрнең эш көненең төгәл режимы юк. Кайчан кирәк, шунда эшкә чакыра алалар.
- Монда килеп, түзә алмыйча китеп барган кешеләр күп. Безнең эштә балаларны ярату, аларга ярдәм итәргә тырышу мөһим. Төп максатыбыз да җаваплылыкка тарту түгел, ә адашкан гаиләләргә дөрес юл күрсәтү, - ди уникенче елын шушы өлкәдә эшләүче «Промышленный» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Бариева.
Ә менә инспектор Лилия Калиева кечкенәдән форма киеп йөрергә хыялланган. Гуманитр-педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергәндә дә үзенең полиция хезмәткәре булып эшләячәгенә нык ышанган ул. Хәзер Лилия читтән торып юридик белем ала.
Полиция хезмәткәрләреннән балаларның ни өчен җинаять юлына барулары турында да сораштым.
- Сәбәпләре төрле. Кайвакыт бала эш юктан, йә кызык өчен вак җинаятьләргә бара. Ә кайвакыт ул чыннан да ач булып, бүтән чарасы калмыйча кибеттән ризык урлый. Бала берәр җинаять кыла икән, димәк, гаиләдә барысы да имин түгел. Учетта торган 90 процент балаларның аналары эчкече, - диде Светлана Бариева.
Җинаять кылган баланы учетка бастыралар. Аның белән ярты елга якын профилактик чаралар уздырыла. Әгәр яшүсмернең мәктәптә тәртибе уңай, күршеләре аның турында яхшы фикердә булса, «кара тамга» алына.
- Балалар бакчасы да, мәктәп тә баланы ата-ана кебек тәрбияли алмый. Баланың кылган гамәлләре өчен дә бары ата-ана гына җавап бирергә тиеш, - ди Светлана.
Бүреккә салсаң да...
Ольга Домахинаны ана хокукларыннан мәхрүм иткәндә иң кечкенә баласына нибары ике ай гына була. Ул нарасыйларын бер дә белмәгән кешеләргә калдырып, кәеф-сафа корырга китә. Полиция хезмәткәрләре аны инде берничә тапкыр исерек ир-атлар арасында табып ала, эшкә урнаштыра. Ләкин хатын барыбер эчүен дәвам итә.
Хәзер нарасыйлары балалар йортында. Ләкин аларның анда озак тормаячакларына ышана полиция хезмәткәрләре. Балалары шул кадәр ягымлы, матур, сәламәт икән. Инде үзләрен алырга теләгән гаиләләр дә табылган.
- Теләгән ана нинди ысуллар белән булса да үз баласын барыбер кайтара. Участокка килеп полициягә тынгылык бирми йөри. Балаларын тәрбиялисе килгәннәр кодирование ясата, дәвалана. Ләкин балаларын тартып алгач, киресенчә, куллары чишелгән аналар да бар. Рәхәт бит, балаларын дәүләт карый, ә алар күңел ачып йөри, - ди Светлана Бариева.
- Ир эчсә ярты өй яна, хатын-кыз эчсә бөтен өй яна, дип тикмәгә генә әйтмиләр инде. Ире эчсә дә, хатын-кыз барыбер гаиләне тота, балаларны тәрбияли. Ә эчкән хатынга бер әйбер дә, хәтта балалар да кирәк түгел, - ди Лилия.
Мирный бистәсендә яшәүче Ольга исемле хатын да игезәк балаларын өйдә ялгызларын гына калдырып китә. Балалар шулай берничә көн ач утырган, асларына йомышларын үтәгән, үз тизәкләренә буялып беткәннәр. Балаларны ач үлемнән полиция хезмәткәрләре генә коткарып калган. Алар үзләре әйберләр сатып алып балаларны ашаткан, юындырган. Ә җавапсыз хатынны ана хокукларынан мәхрүм иткәннәр.
- Бала анасына «әни» дип әйтмәсә дә, ул аның иң кадерле кешесе. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый диләр, ул балалар да аналары эчсә дә, аерганда барыбер аның янында калырга телиләр, - ди Светлана.
"Әни эчсә, өйдән качам!"
Иң беренче булып Татьяна Вавиловаларның йортына кагылдык. Безнең машина капка төбенә килеп туктауга, тәрәзә янында ике сабый пәйда булды. Лилия апаларын күргәч икесе дә, шатланышып, аңа кул болгый башладылар. Өйгә капка аша керә алмадык, аналары бикләп киткән. Аның каравы гараж ишеге шыр ачык иде, өйгә шуннан юл таптык.
Ишек ачылуга ике нарасый да Лилия кочагына ташланды. Ике яшьлек Милана Лилиянең кочагында иркәләнгәндә, абыйсы Максим, карагыз, мин нәрсәләр ясый беләм, дип өстәл өстенә менеп, «оча» белү сәләтен күрсәтте. Максим бигрәк шук малай булып чыкты. 15 минут эчендә ул инде барысы белән танышырга да, минем фотоаппаратка «позировать» итәргә дә өлгерде. Анасы шешәгә тотынса, алты яшьлек Максим өйдән чыгып кача икән. Трамвайга утыра да, кая туры килә, шунда юнәлә. Ярый әле битараф булмаган кешеләр бар. Максимны табып, полициягә хәбәр итә икән шәһәр халкы. Бала шулай Казанның бөтен полиция участокларын әйләнеп чыккан инде.
Лилия апасының бу килүендә дә ул бүтән качмаска вәгъдә бирде. Балалар икесе дә үз яшьтәшләреннән үсеш буенча калыша. Табиблар икесенең дә авырлыклары тиешле нормадан 60 процентка кимрәк дип ачыклаган. Аларга тиешле дәрәҗәдә туклану, саф һавада йөрү җитми икән. Суыкта урамга чыгарга кием юк дип өйдә яталар. Балаларның да, өйдә яшәүче әби-бабаларының да йөзләре ап-ак иде.
- Башта аяк киеме юк, дип урамга чыгармадылар балаларны, соңыннан, үзем китереп биргәч, вакыт юк, дип зарлана башладылар. Кешеләр безгә китереп биргән киемнәрне дә аларга бирәбез, - ди Лилия.
Чынлыкта исә бу гаиләдә өч бала яши икән. Без килгәндә биш яшьлек Данил садикта булган. Аналарының чираттагы «запоенда» өч баланы да Лилиягә хастаханәгә йөртергә туры килгән. Нарасыйларның тырнакларына кадәр кискән ул.
Балта белән каршы алалар
Чираттагы йортыбыз - Мингазовлар гаиләсе. Нияз исемле малай ике атна мәктәпкә килмәгән, аннан пычрак кием белән йөри башлаган. Укытучылар анасына шалтыраткач та, трубканы исерек хатын алган.
Без кергәндә әниләре эштән кайтып җитмәгән, өйдә әби белән балалар гына иде.
Бүлмәләрендә урамнан аз гына җылырак. Әби дә, ике малай да өс киемнәре белән утыра иде. Газларын, акча түләмәү сәбәпле, сүндергәннәр. Хәзер өйне электр плитәләренә кәстрүл белән су куеп җылыталар икән. Савытларның берсендә аш кайный. Өйләре пычрак булса да, ашарларына яхшы үзләренең.
- Балалар өчен ризыкны беркайчан да җәлләмибез. Әле бер көнне генә алты меңлек азык-төлек җыеп кайттык. Ә пенсия 6800 сум! Менә шуннан уйлап карагыз инде ничек яшәргә кирәклеген, - диде әби, сукранып.
Әниләренең кем булып, кайда эшләүләре хакында өйдәгеләр әйтә алмады. Өстәл өстендә ризыклар белән янәдәшә генә тегү машинасы тора, шунда ук төрле чүпрәк-чапрак, тегү корылмалары. Әбиләре дә гаиләне алып барырга бераз булса да ярдәме тимәсме дип, тегү эше белән шөгыльләнә икән.
- Ирем үлде, безне зур әҗәтләр белән калдырып китте. Киявебез ташлады. Ирләргә рәхәт, алар хатын туйдырды, дип, гаиләне ташлап китә. Ә хатын-кыз балалар белән кала, гаиләне тарта, - ди әби.
Аңа килүебезнең сәбәбен аңлаткач, ул кызының эчмәвен, көне-төнен эшләвен әйтте. Оныгы исә ике атна хастаханәдә гастрит диагнозы белән яткан икән. Шуңа мәктәпкә килмәгән. Ниязның мәктәпкә йөри торган кәстүм-чалбарлары да чиста булып чыкты. Алай да полиция хезмәткәрләре әниләренә участокка килеп баланың хастаханәдә яткан справкасын күрсәтергә кушты. Гаиләнең ярлылыгы бер хәл, ләкин өйгә кергәч тә күзгә бәрелгән пычраклык битараф калдыра алмады. Өйдә зур пакетлар белән чүп аунап ята. Әби, без «генераль уборка» ясадык, шуңа чүпләрне бер җиргә җыеп куйдык, дип аңлатты. Ышанасы килә дә бит, ләкин өй «генераль уборк»а түгел, гади тузан сөртүне дә күптән күрмәгән бугай.
Бу ике өйдә дә безне яхшы каршы алдылар. Ләкин рейд вакытында төрле хәлләр була икән.
- Һәрвакыт ипи-тоз, ачык йөз күрсәтмиләр. Кемдер без килеп кергәндә «запойда» була. Исереккә диңгез тубыктан бит, безнең арттан балта белән чабучылар да булды, - дип сөйли Лилия.
Ләкин полиция хезмәткәрләренә, нинди хәл булса да, үзләренә корал кулланырга ярамый.
Комментарийлар