16+

Нурия Йосыпова: “Теләмәгән әйберне эшләргә кирәк түгел икән”

Мин Нурияне Әгерҗе авылы Сабан туйларында да, башка бәйрәм-чараларда да еш очрата идем.

Нурия Йосыпова: “Теләмәгән әйберне эшләргә кирәк түгел икән”

Мин Нурияне Әгерҗе авылы Сабан туйларында да, башка бәйрәм-чараларда да еш очрата идем.

Аның кул эшләреннән ясалган күргәзмә яныннан битараф кына узып китеп булмый. Ниләр генә юк анда: түбәтәй, калфаклар, курчаклар, бәйләнгән уенчыклар, сумка, хәситә, янчыклар, үрелгән кәрҗин-савытлар. Кыскасы, санап кына да бетерерлек түгел. Нурияның иҗат белән шөгыльләнүе бала чагына барып тоташа. 

–    Кечкенә чагымнан ук рәсем ясарга ярата идем, – дип искә ала ул үзе.  -Абыем Фәрит тә иҗатка тартылды. Рәсем ясаудан тыш, фотосурәтләргә төшерә иде ул. Нәселдән киләдерме бу мавыгулар, белмим. Әнием Асия чигәргә, тегәргә, бәйләргә ярата. Безнең өйдә ул чорларда бик дефицит булган тегү машинасы бар иде. Әнием безгә киемнәр тегә, тора-бара без дә шул машина артына утырдык. Курчакларга, үзебезгә дә киемнәр тегәбез. Кыскасы, рәхәтләнәбез генә.

Курчакларын да үзебез ясыйбыз. Укуны тәмамлагач, дизайнерлык һөнәре аласы килгән иде. Әмма әти-әни яныннан әллә кайларга ерак җирләргә чыгып китәсе килмәде, бәлки мөмкинлеге дә булмагандыр инде аның. 

Нурия Әхфәз кызы  Азнакайда төрле җирләрдә: санаторийда, трикотаж цехында, балалар бакчаларында эшли. Кайда гына булмасын, яраткан шөгылен ташламый. Ринат исемле егеткә кияүгә чыгып, бала үстергәндә бераз туктап тора торуын. Сәбәбе – вакыт җитмәү. Көне-төне эштә, ял көннәрендә авылга әти-әниләр янына кайтырга, ярдәм итәргә кирәк. Язмышында авыр кайгылар кичерә Нурия ханым, бер ел эчендә тормыш иптәше авырып, кинәт кенә бакыйлыкка күчә. Нурия янә кулына энәләрен, тегү кирәк-яракларын ала. Бу юлы инде яраткан шөгыле аның җанын дәвалый, авыр уйлардан, кайгы-хәсрәттән аралый. 

“Айсылу”, “Салават күпере” ясле-бакчаларында эшләгәндә инде бөтенләе белән иҗат диңгезенә чума Нурия ханым. Кеше фантазиясенә чикләр юк бит ул.  Монда  хәтта гап-гади салам сабаклары да искиткеч гүзәл иҗат җимешләренә әверелә.  

–    Тәрбияче апалары сөйләп тора, без балалар белән эшлибез. Үзебез дә, балалар да өйрәнә, – ди Нурия Йосыпова. – Кул эшләре белән нинди генә күргәзмәләр, бәйгеләрдә катнашмадык. Гел җиңеп, призлы урыннар, Дипломнар алып килдек.   “Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына”, – диләрме әле? Шундый кул эшләре күргәзмәләренең берсендә Нурия курчаклар ясау остасы Сәрия Илюхина белән очраша. Сәриянең кулы тисә, гади генә әйберләр дә искиткеч матурлыкка әверелә. Ул танылган эшмәкәр, татар курчаклары ясау остасы Галина Герк җитәкләгән “Азнакай курчаклары” халык кәсебе  йортында  эшләгән икән. Ә Нуриянең бер генә яңа шөгыль, бер генә яңалыкны да  ычкындырасы килми. Кызыксыну аны әнә шулай курчаклар дөньясына алып килә. Галина Герк кебек остазларың булганда, әллә нәрсәләргә өйрәнерсең. Нурия да курчаклар ясый башлый, түбәтәй, калфаклар чигә, сумкалар тегә. Кыскасы, иҗат төрле юнәлештә кайный.   

–    Бүген инде ул өйдән генә шөгыльләнә. Күпчелек авылда, авыру әти-әнисе янында. Аз гына буш вакыты калдымы, янә кул эшләренә тотына.
 – Интернеттан берәр яңалык, яңа бизәкләр күрәм икән, ясап карыйсым килә. Үз-үземне тыеп та тора алмыйм. Кул эшләре  шулкадәр күңелгә рәхәтлек бирә, тынычландыра. Иҗат – ул күңел халәте. Үз-үзеңне мәҗбүр итеп эшләгән әйбер матур чыкмый. Теләмәгән әйберне эшләргә кирәк түгел икән. Әле менә интернеттан карап, җилкәгә аса торган сумкалар ясый башладым, яшьләр бик теләп алалар. Чималны интернеттан эзләп кайтартам. Минем турыда күрше-тирә дә белеп бетерде инде. Алар артык булган матуррак тукымалар, башка төр чималларны бер дә ташламыйлар. Миңа бирәләр. Иске кәгазь, газеталардан кәрҗиннәр, төрле матур савытлар үрә башладым. 

–    Бу әйберләр әрәм булып ятмыймы соң? – дип тә сорыйсы иттем әңгәмәдәшемнән һәм үз соравымнан үзем үк оялып та киттем.  Җан җылысы белән кулдан эшләнгән чын сәнгать әсәрләре нишләп кирәксез булып ятсыннар ди инде.

– Заказларым бик күп, – ди Нурия ханым.  – Матурлыкны тойган кешеләр алалар. Бүләккә дип матур, үзенчәлекле әйберләр сайлыйлар. Кибетнең пластмасс әйберләренә караганда, кулдан үрелгән матур кәрҗиннәр, икмәк, печенье савытларын, подносларны үз итәләр. 

Нурия ханымның иҗат дөньясы киң, ул һаман эзләнә, яңалыкка омтыла, шөгылен баета. Иҗат уңышлары телик аңарга. Бәйрәмнәребездә искиткеч матур кул эшләре белән кабат-кабат күрергә,  сокланырга  язсын.  

Нәсимә Фазлыева. 
Азнакай.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading