16+

Әнвәр Нургалиев: «Лауреат булып танылу – зур бәя һәм горурлык»

Быел «Болгар радиосы»ның V «Алтын йолдыз» милли музыка премиясе тантанасында тамашачылар яңа исемнәрне күрә алачак. Шундый җырчыларның берсе – соңгы берничә елда Татарстан һәм Башкортстан сәхнәләрен яуларга өлгергән Әнвәр Нургалиев.

Әнвәр Нургалиев: «Лауреат булып танылу – зур бәя һәм горурлык»

Быел «Болгар радиосы»ның V «Алтын йолдыз» милли музыка премиясе тантанасында тамашачылар яңа исемнәрне күрә алачак. Шундый җырчыларның берсе – соңгы берничә елда Татарстан һәм Башкортстан сәхнәләрен яуларга өлгергән Әнвәр Нургалиев.

Башкортстанның атказанган артисты безнең белән «Алтын йолдыз» милли музыка премиясе лауреаты булу кичерешләре белән уртаклашты.

– Сез Татарстанда «Алтын йолдыз» милли музыка премиясе кебек зур чарада беренче тапкыр катнашасыз. Лауреат исеменә лаек булгач, нинди хисләр кичердегез?
– Бу минем өчен бик зур бәя. «Яңа Гасыр» телеканалы һәм «Болгар радиосы» уздырган мондый зур чарада катнашу минем өчен зур шатлык. Әлбәттә, дулкынландыра, чөнки бу зур җаваплылык та әле. Үземнең кичерешләремне сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмыйм.

– Миллилек алымнары милли музыка премиясендә һәм «Кайнар хит» хит-парадында ни дәрәҗәдә актив чагыла?
– Мондый алымнар кайбер җырчыларыбызның үз-үзен тотышында сизелә, чөнки гадилек кайберләренең – кыяфәтендә, ә кайберләренең киемендә чагыла. Кемдер миллилекне җырлары аша чагылдыра белә. Халык җырларын башкарган артистлар хәзер бик күп. Миңа калса, безнең миллилек күбрәк җырларыбызда күренә. Киемнәренә милли элементлар керткән артистлар да бар. Кайбер артистлар исә Россия һәм Европа җырчыларына охшарга тырышып киенә. Анысы да кирәктер, билгеле, ләкин миллилек беренче урында булырга тиеш.

– Хәзер бирәсе сорауга сездән дә яхшырак җавап бирүче булмас. Ник дигәндә, сез – ике күрше республика эстрадасында да билгеле артист. Башкортстан һәм Татарстанда мондый зур бәйрәмнәрнең төп аермасы нәрсәдә?
– Башкортстанда академик җырларга өстенлек бирелсә, Татарстанда эстрада җырларына игътибар зур. Бездә бик көчле опера җырчылары, талантлы яшьләр бар. Башкортстанда «Башкорт йыры» фестивале бик зур масштабларда үтә. Республикада талантлар бик күп. Татарстанда зур концертлар шулай ук грандиоз рәвештә уза. Белмим, моның сәбәбе Мәскәүгә якынрак булумы, әллә эстрада җырчыларының күп булуындамы икән? Башкортстанда уздырылган зур концертларның үз яме бар. Аермасын академик һәм эстрада җырларына өстенлек бирелүдә күрәм. Казанда күбрәк халыкчан эстрада өстенлек итә.

– «Алтын йолдыз» милли музыка премиясенең биш ел эчендә ирешкән төп уңышлары нинди дип саныйсыз?
– Әлеге чара, һичшиксез, елдан-ел үсә һәм яңа исемнәрне халыкка таныта. «Яңа Гасыр» телеканалын һәм «Болгар радиосы»н күп җирдә беләләр, карыйлар, тыңлыйлар. Халыкка премиянең исеме тарала, шуңа күрә аның дәрәҗәсе дә елдан-ел үсә. Үземнең бу бәйрәмдә катнашуыма бик шатланам, чөнки милли музыкаль премия лауреаты булып танылу – зур бәя һәм зур горурлык. Беренче чиратта, бу – әти-әнием алдында горурлык. «Төпчегебезне телевизордан күрсәтәләр, карыйбыз, сокланабыз», – диләр. 

– Сезнең фикерегезчә, җырчы иҗатында нинди миллилек төсмерләре чагылырга тиеш?
– Милли җырчы өчен беренче төп шарт – үз телеңне белү. Башкорт җырчысы икән – башкорт телен, татар җырчысы икән – татар телен. Икенче шарт дип җырчының халык җырларын җырлый белүен саныйм. Авыр җырлана торган халык җырымы ул, җиңел җырмы – һәрбер җырчы үз милли җырын җырлый белергә тиеш. Минемчә, миллилек шунда чагыладыр.

– Хәзер татар эстрадасында татар телен белмичә, милли җырларны ятлап кына башкаручылар артты. Сүзләргә дөрес басым куя белмәгән җырчыларга мөнәсәбәтегез ничек?
– Артист, татарча белә торып та, русча сөйләшеп йөри икән, минемчә, бу дөрес түгел. Кеше татар телен белмичә, милли җырларыбызны ятлап җырлап йөри икән, минем аңа карата хәтта ниндидер хөрмәт хисем дә бар. Татар җырларын рус милләтеннән булган кешеләр дә башкара бит, андыйларга бары тик «бишле» генә куясым килә.

– Бәйрәм кичендә милли музыка премиясе тантанасы тамашачылары Әнвәр Нургалиевны нинди образда күрәчәк?
– Анысы сер булып калсын әле (көлә). Әле үз образымны күз алдыма китермәдем. Хәзерге вакытта шул турыда уйлыйм. Аннан, зур тантананың үз сюрпризлары да булырга тиеш бит инде.

– 9 декабрь кичендә «Пирамида» концертлар залына киләсе тамашачыларга теләкләрегез.
– Мин аларга, беренче чиратта, исәнлек-саулык телим. Татарстан тамашачысына, безне күтәргәннәре өчен, зур рәхмәтләремне җиткерәм. Безнең җырларыбызны тыңлаганнары һәм үз иткәннәре өчен рәхмәт. Тамашачыларыбызга гаилә бәхете телим, чөнки гаилә булмаса, җырчысы да, иҗаты да кирәкми. Бәхетле булсыннар, дәртләре беркайчан да сүнмәсен һәм күңел тынычлыгы аларны ташламасын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading