16+

Өч катлы пирог ничә сумга төшә? Россия банкы санап күрсәтте...

Россия банкы фаразынча, 2021 ел нәтиҗәләре буенча илдә инфляция күрсәткече 4,7-5,2 процентны тәшкил итәчәк. Акча-кредит сәясәтен алып бару нәтиҗәсендә еллык инфляция Россия банкы билгеләгән күрсәткечкә 2022 ел урталарында әйләнеп кайтыр һәм алга таба 4 процент тирәсе булыр дип планлаштырыла.

Татар милли чәй табыны түрендә торган ризыкларның берсе – өч катлы пирог. Аны нәзек кенә җәелгән камыр араларына лимон, күрәгә һәм кара җимеш салып пешерәләр.

Пирогның өстен шикәр һәм ак май кушып ясалган онлы валчыклар сибеп бизиләр. Россия банкы бүлеге – Татарстанның Милли банкы белгечләре 2021 елның мартында республикада җимешле пирог пешерү чыгымнарын санаган. Моның өчен 2021 елның март аена һәм узган елның шушы чорына Росстат мәгълүматлары исәпкә алынды, дип хәбәр итә Татарстан Милли банкы матбугат үзәге.

Алты порциягә исәпләнгән пирог пешерү өчен он (410 гр), сөт (120 мл), ак май (150 гр), шикәр комы (120 гр), кипкән җимешләр (400 гр), лимон (450 гр).  кирәк.
Татарстанда әлеге пирогны пешерү 252 сумга төшә. Бу – үткән елга караганда 4,5 процентка артыграк. 

Чыгымнарның шактый өлеше кипкән җимешләр сатып алуга китә (96,9 сум), чөнки аларның бәясе соңгы елда 6,6 процентка арткан. Әлеге хәл 2020 елда валюта базарында рубльнең бәясе төшүенә бәйле. Билгеле булганча, бу төр продукциянең күпчелеге чит илләрдән кертелә.

Лимон бәясе дә чыгымнарның күләменә йогынты ясый. Мәсәлән, март аенда лимон узган елга караганда 3,9 процентка очсызрак торган. Үткән ел яз көне пандемия башлангач, иммунитетны күтәрә дип, кешеләр лимон ашарга тырышты. Нәтиҗәдә, аның бәясе кисәк кенә күтәрелеп алды, әмма инде җәй башына лимонга ихтыяҗ да, бәясе дә гадәттәге күрсәткечкә кайтты.

Он бәясе үсүе дөньяда бодайның хакы артуы белән бәйле. Шикәр бәясенә, узган елларда артык күп җитештерү сәбәпле, шикәр чөгендере кырларын киметү һәм 2020 елдагы һава шартлары йогынты ясаган дип аңлатыла. Илдә социаль әһәмияткә ия азык-төлек бәяләренең тотрыклыгын саклау өчен Россия Хөкүмәте административ чаралар күрә, шуңа соңгы вакытта илдә, шул исәптән республикада шикәр комы бәясенең үсеше акрыная.

Әлбәттә, илдә һәм төбәктәге инфляция дәрәҗәсен теге яки бу товарның бәясенә карап кына билгеләп булмый. Инфляция дигәндә, “куллану кәрзине”нең бәясе, ягъни уртача бер йорт-хуҗалык куллана торган 550дән артык азык-төлек, көнкүреш товарлары һәм хезмәтләр тупланмасының бәясе үзгәрүе турында сүз бара. Мәсәлән, Татарстанда март аенда еллык инфляция 5,9 процентны тәшкил итте, бу – Идел буе федераль округындагы (6,0 процент) күрсәткечтән азрак.

Инфляциянең тизлеге ил күләмендәге вакытлыча вазгыятькә – җитештерүчеләрнең чыгымнары үсүгә, кайбер товар һәм хезмәтләргә ихтыяҗ артуга бәйле. Татарстанда бәяләр үсеше турында тулырак мәгълүмат белән Россия банкы сайтында танышып була.

Россия банкы фаразынча, 2021 ел нәтиҗәләре буенча илдә инфляция күрсәткече 4,7-5,2 процентны тәшкил итәчәк. Акча-кредит сәясәтен алып бару нәтиҗәсендә еллык инфляция Россия банкы билгеләгән күрсәткечкә 2022 ел урталарында әйләнеп кайтыр һәм алга таба 4 процент тирәсе булыр дип планлаштырыла.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading