16+

“Өч көтүле халык”, яки хакас халык турында ниләр беләбез?

Хакасия башкаласы Абакан шәһәрендә яшәүче Мария Окунева белән инстаграм аша таныштык. Мария үзенең сәхифәсендә Хакасия табигате белән таныштырып, хакасларның тормышын чагылдырган үзенчәлекле фотолар һәм видеолар урнаштырып бара. Биолог һәм фотограф булудан тыш, Хакасия тыюлыкларына экскурсияләр дә оештыра.

“Өч көтүле халык”, яки хакас халык турында ниләр беләбез?

Хакасия башкаласы Абакан шәһәрендә яшәүче Мария Окунева белән инстаграм аша таныштык. Мария үзенең сәхифәсендә Хакасия табигате белән таныштырып, хакасларның тормышын чагылдырган үзенчәлекле фотолар һәм видеолар урнаштырып бара. Биолог һәм фотограф булудан тыш, Хакасия тыюлыкларына экскурсияләр дә оештыра.

Мариянең әтисе – хакас, әнисе рус милләтеннән икән. Минем татар булуымны белгәч, әтием сезнең телне дә яхшы аңлый, хакас һәм татар теле охшаш, дип язды ул. Үзе хакасларның тарихы һәм культурасы, традицияләре белән кызыксына. Хакас хатын-кызларының бизәнү әйберләре турында диплом эше дә язган. Әлеге халык турында язма әзерләргә теләгем барлыгын белгәч тә, бик теләп ярдәм итәргә алынды.   

Хакасларның үз-үзләренә биргән исеме – тадарлар. Аларны элек Енисей татарлары дип тә йөрткәннәр.
– 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Россиядә яшәүче хакасларның саны 73 меңгә якын. Хакасиядән тыш, алар Тувада һәм Красноярск краенда яшиләр, – дип сөйли Мария. – Төрки телләрнең көнчыгыш-төрки телләр тармагына караган хакас телендә аралашалар. Берничә диалекты да бар: качин, сагай, шор һәм кызыл. Рәсми диннәре 19 гасырда кертелгән православие дине санала. 1876 елда берьюлы өч мең кеше чукындырылган. Ул чорда чукынган өчен салымнан азат ителгәннәр. Аннан алда шаманлык киң таралган булган. Шаманнар дәвалау белән шөгыльләнгәннәр, бөтен җәмәгатьчелек катнашындагы тайых дип аталган гыйбадәт кылулар белән җитәкчелек иткәннәр. Хакасия территориясендә 200гә якын табыну урыны исәпләнә. Анда күк, тау, елга һәм башка рухларга атап корбан чалынган. Ул урыннар таш стела, алтарь яки таш өеме белән билгеләнеп куелган. Янәшәсендә каен агачлары үсеп утыра. Аларның ботакларына кызыл, ак, зәңгәр тасмалар – чалама бәйләп куелган.

Хакаслар ярымкүчмә терлекчелек белән шөгыльләнгән. Атлар, мөгезле эре терлек, сарыклар үрчеткәннәр. Шуңа да үзләрен “өч көтүле халык” дип атаганнар. Риваятьләргә караганда, “көтүнең хуҗасы” Изых-хан дигән көчле рух булган. Аңа мәрхәмәтлелек күрсәтү йөзеннән ат бүләк иткәннәр. Шаман катнашында гыйбадәт кылганнан соң, сайлап алынган атның ялына төсле тасма бәйләп, аны иреккә җибәргәннәр. Хәзер аны бары “изых” дип атап йөртәләр. Бу атта фәкать гаилә башлыгы гына йөри ала. Ел саен яз һәм көз көне ул атның ялын һәм койрыгын сөт белән юып, тасмасын алыштыра. Хакасларның һәр нәселе изых сыйфатында билгеле бер төстәге атны сайлап ала.

Хакас ир-атлары аучылык белән дә шөгыльләнгән. Кырга арпа чәчкәннәр. Сентябрь аенда тайга янәшәсендә яшәүчеләр кедр чикләвеге (хузук) җыярга чыккан. Язын һәм җәй башында кандык һәм саран дигән үсемлекнең ашарга яраклы тамырын җыйганнар. Кипкән тамырларны кул тегермәнендә он хәленә китереп, аңардан сөтле боткалар, җәймәләр пешергәннәр.

Хакаслар юртада яшәгән. ХIХ гасыр уртасына кадәр күчерелеп йөртелә торган каркаслы юртадан кулланганнар. Җәен каен тузы, кышын киез белән каплаганнар. Соңгысы өстенә, яңгыр һәм кардан зыян күрмәсен өчен, каен тузы да япканнар. ХIХ гасыр уртасыннан бурадан стационар юрталар – “агас иб” төзелә башлаган. Алар алты да, сигез, ун почмаклы да итеп ясалган. Байларның, сүз уңаеннан: хакасларда да бай сүзе кулланыла, 12-14 почмаклы да булган. Почмагы күп булган саен, юрта хуҗасы бай саналган.

Юртаның уртасында учак торган, түшәмдә төтен чыгар өчен тишек калган. Учак балчыктан ясалган аслык өстенә куелган таштан гыйбарәт булган. Аңа казан кидерелгән өч аяклы тимер җайланма утыртканнар.

Хакасларның традицион ризыгы – талган. Ул бодай белән арпадан ясала. Бөртекләрне киптереп, зур тимер касәдә кыздырып алалар. Соңыннан кул тегермәнендә тарттыралар. Барлыкка килгән шул он талган дип атала. Аны кефирга да, итле шулпага да, фаршка да салырга була. Кәнфитләрдән дә ясыйлар. Гомумән, талган теләсә кайсы ингредиент белән яраша ала.    

Кышын – итле, җәен сөт ризыклары белән тукланганнар. Ярма ашы (чарба угре), аерым алганда арпа ашы (кoче угре) популяр булган. Бәйрәм ризыгы булып канлы казылык саналган (хан-сoл).

Александр Видякин, Мария Окунева, Андрей Белозеров фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading