16+

Өченче бөтендөнья сугышы

Җиңү көне якынлашканда, елдагыча, төрле флешмоблар уза: берәүләр шул темага багышланган шигырь сөйли, икенчеләре рәсем ясый.

Өченче бөтендөнья сугышы

Җиңү көне якынлашканда, елдагыча, төрле флешмоблар уза: берәүләр шул темага багышланган шигырь сөйли, икенчеләре рәсем ясый.




Тиздән бик күпләр балаларын хәрби киемнәргә киендереп, фотоларын интернет челтәренә тезә башлаячак. Хәтерне җуймау кирәк, әлбәттә, әмма күпләр аның асылын аңлап бетермичә, чүлмәкчедән күрмәкче күренешенә генә кайтарып калдыра. Бүгенге заманның “алдынгы” карашлылар теле белән әйткәндә: күпләр “хайп” ясау белән генә мәшгуль. Ә бу сүзнең мәгънәсен белмәүче олы буын: сугышлар гына булмасын инде, дип тели. Мондый теләктә булмаска форсаты да чыкмыйча тормый, дөньялар бик үк тыныч түгел.


Быелгы ел башыннан ук уңышлы булмады. Гыйнвар башында ук Өченче бөтендөнья сугышы турында сүзләр ишетелде һәм моңа җитди сәбәпләр дә бар иде. Америка Президенты Багдад аэропортын бомбага тоту турында фәрман биргән, ә бу вакытта анда Иран генералы булган. Бәхеткә, низагның дәвамы булмады. Өченче бөтендөнья сугышы башланып китү ихтималын аңлау өчен аңа хәтле булган икесен карап китү кирәк. Беренчесенә Европада һәм Көньяк дәүләтләрдәге йогынтыны бүлешү сәбәп булса, икенчесе шуның дәвамы - кимсенгән немецларның үч кайтару теләге белән башланган. Һәр ике сугышның ничек тәмамланганын беләбез: миллионлаган корбаннар, гарип-горәбәләр, кителгән язмышлар, ятимнәр, ачлык, җимереклек... Акыллы кеше тагын шушы хәлләрнең кабатлануын теләр идеме? Әмма дөньяда ашкынып кораллану тукталмый, ул торган саен үсә бара.


Узган ел бу өлкәдәге чыгымнар соңгы дистә ел эчендә иң югары ноктасына менеп җиткән. Гомуми суммасы – 1,92 триллион доллар. Бу сумманың нихәтле күп икәнен күзалдына китерү өчен, чагыштырып карап була: Швейцариянең еллык дәүләт бюджеты 0,19 триллионга тигез. Бөтен илләрнең бер ел эчендә кораллануга тоткан акчасына ун Швейцария ел буе тыныч-имин тормышта яши ала икән. Әлеге сумманың күп өлеше (62 процент) биш эре дәүләткә туры килә – АКШ, Кытай, Һиндстан, Россия һәм Согуд Гарәбстаны. Калганнар да читтә калмый, башаяк бурычка баткан Украина да хәрби чыгым рейтингында алты баскычка югары менгән. Ә тынычлык сөюче Германия бу өлкәдәге чыгымнарын 10 процентка арттырган.


Бу саннарны карасаң, куркыныч булып китә. Кем кем белән сугышырга җыена? Дөнья белән икътисад идарә иткән чорда да ашкынып кораллану тукталмый. Димәк, сугыш башланып китәргә сәбәп кенә кирәк? Һәр сугышның максаты – яңа территорияләр яулау, кыйммәтләргә ия булу, көндәшне икътисади яктан көчсезләндерү. Әмма яңа сугыш атом-төш коралыннан башка гына булмаячак, ә андый сугышка алыну беркем өчен дә файлы түгел: яуланган территория бернигә яраксыз, анда бернәрсә дә үсмәячәк, беркем дә яшәмәячәк.

Шул ук вакытта, бүген атом-төш коралына ия булучы дәүләтләр күп, шунлыктан әлеге сугыштан беркем дә “исән-имин” генә чыкмаячак. Уйлый белгән кешегә уйланыр урын бар: ничек кенә капма-каршылыклы фикер булмасын, атом-төш коралы бүген Җир йөзендә тынычлыкны тәэмин итә икән. Акылы камил булмаганнар гына атом-төш коралы сугышын башлап җибәрә ала, ә ул исә 90 процент тереклекне себереп түгә алырлык көчкә ия. Ул чагында Өченче бөтендөнья сугышы тарихын язарлык кеше дә калмый, хайпланып йөрүчесе дә булмас инде...

 

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading