16+

Профессионаллар һәм булдыксызлар: моннан котылып буламы?

Россиядә ике бәла, диләр: юллар һәм юләрләр. Юләрләр юк хәзер, бөтен кеше акыллы, әмма алар профессионаллар белән булдыксызга бүленә. Беренчеләре төзи, булдырырга тырыша, икенчеләре шул тырышлыкны юкка чыгара, киртә кора, аның булдыксызлыгы аркасында күбрәк башкалар зыян күрә.

Профессионаллар һәм булдыксызлар: моннан котылып буламы?

Россиядә ике бәла, диләр: юллар һәм юләрләр. Юләрләр юк хәзер, бөтен кеше акыллы, әмма алар профессионаллар белән булдыксызга бүленә. Беренчеләре төзи, булдырырга тырыша, икенчеләре шул тырышлыкны юкка чыгара, киртә кора, аның булдыксызлыгы аркасында күбрәк башкалар зыян күрә.

«Бөтен нәрсәне кадрлар хәл итә» – бу совет чоры лозунгы. Ул чакта чынлап та шулай булгандыр, таләпләр катгый, максатлар югары, белгечләр, яхшы кадрлардан башка боларга ирешеп булмый. Хәзер дә кадрлар бөтен нәрсәне хәл итә, әмма аларның бар профи булганы, бар булдыксызы. Булдыксызлар күбрәк, алар арасында профессионал үзен ак карга кебек хис итеп, тора-бара аңарда комплекслар уянырга мөмкин һәм андыйлар өчен өч юл бар: профессияне алыштыру, башка илгә күчеп китү яки үз урынында калып, тиеннәргә эшләп, гомерен биргән, көчен сарыф иткән эшнең таркалып баруын күзәтеп йөрәк әрнетү. Мисаллар шактый, теләсә кайсы өлкәне алып карасаң да, моның шулай икәненә инануы авыр түгел.

Спортны гына карап үтик. Допинг җәнҗаллары аркасында күпме профессионал спортчы карьерасын вакытыннан алда төгәлләргә яки вакытлыча читләшергә, дөньякүләм эре ярышарда катнашмаска мәҗбүр. Ни өчен санкция сугышы һәм чиновникларның мин-минлеге аркасынды спортчылар зыян күрергә тиеш? Спорт белән сәясәтнең нинди уртаклыгы бар? Чиновник биш елдан соң да үз кәнәфиендә утырып калырга мөмкин, әмма спорт бер урында тормый, көндәшләр тәҗрибә туплый, яшьләр өлкәнрәкләрне кысрыклый, бала чактан ук шул юлны сайлап, җиде кат тирен чыгарган спортчы финишка барып җитә алмыйча туктарга мөмкин һәм бу булдыксызлар аркасында килеп чыга. Спортчының карьерасы бик озын түгел, ә профессионал булып җитешкәнче үтелгән юлы озын. Ә булдыксыз – гел булдыксыз инде ул, санкция чорында да, аннан соң да. Андыйлар: «Мин нинди маладис, карьера ясадым», – дип, күкрәк тә киергән була әле, югыйсә кемнең ничек һәм нәрсә ясаганын барысы да белеп, күреп тора, әйткәнемчә, хәзер юләрләр юк. Әмма булдыксызлар кыерсытылмый, алар үзләре уйлап чыгарган һәм шуңа ышанган дөньяда яши. Мин-минлектән генә торган өч тиенлек фәкыйрь дөнья.

Укытучылар кыерсытылмаганмы? Алар, яшәргә җитәрлек хезмәт хакы алса, сайлау бүлекчәләрендә бюллетень таратып яки репетитор булып өстәмә эш белән шөгыльләнмәс иде. Ә аннары булдыксызлар язган брошюралар буенча Ватанны яратырга да өйрәтәсе бар. Журналистларны карасаң да шул: профессионал булган каләм иясе хезмәт хакы өчен генә язарга тиеш түгел. Кайсы да булса басмада чыккан язмадан соң тикшеренүләр булганын һәм моның ниндидер нәтиҗәгә җиткергәнен кем хәтерли? Үткән заманда булгандыр, ул чакта каләмнең көче, профессионалларның бәясе бар иде.

Сәхнәне дә карап үтик. Бар бит ул талантлар, булдыксызлар фонында алар тагын да үсәргә тиеш, әмма икенчеләренең артык күп булуы сәбәпле, югалып, капланып кала, ә сәхнә түрен «җырлап карарга теләгән»нәр басып ала. Кешенең акылын сыекландыру өчен махсус эшләнгән эш кебек. Тыңлаучыны моң дәрьясына чумыра алмаганнар, үзләрен бик булдыклыга санап: «Мин – профессионал җырчы!» – дип йөри, зур-зур бүләкләргә дә ия була, исем-дәрәҗә дә ала. Боларга ирешү өчен булдыксыз булырга кирәкме хәзер?

Аның дөньясы шул хәзер, бездә генә түгел, диярләр. Башкаларда ничек икәнен белмим, тигез-шома юлларны урап кайткан булмады. Без биредә гомер кичерәбез һәм безне үзебезнең чокырлы-чакырлы юллар борчый. Юлларыбыз башкаларныкы шикелле булсын өчен, бу эш белән профессионаллар шөгыльләнергә тиеш, дияр акыллысы, ә юләре, анекдоттагыча: «Аларныкын бомбага тотсак, юлларыбыз бер үк төрле булачак», – дип акыл саткан булыр.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading