16+

«Ремонт ясап бетергән генә идек. Йортыгыз яна, дип шалтыраттылар»

13 октябрь көнне Кукмара бистәсендә янгын чыгып, салкын кышка кергәндә Фәридә һәм Рөстәм Шакировлар бернәрсәсез калган.

«Ремонт ясап бетергән генә идек. Йортыгыз яна, дип шалтыраттылар»

13 октябрь көнне Кукмара бистәсендә янгын чыгып, салкын кышка кергәндә Фәридә һәм Рөстәм Шакировлар бернәрсәсез калган.

– Үз көчебез белән өйдә ремонт ясаган идек. Тәрәзәләрне дә алыштырдык. Инде яңа пәрдәләр генә эләсе калды дип, күтәренке кәеф белән шуларга заказ бирергә чыгып киткән идек, күрешебез шалтыратып, өегез яна, дип хәбәр итте. Әти өйдә калган иде. Ул янгын чыкканын тоймаган да. Ут өйне тиз ялмап алган. Ярый үзе чыгып өлгергән. Ә йорт яшәрлек түгел. Мебельләр дә, киемнәр дә янып беткән. Нигезне чистартып, яңа йорт салып чыгасы була, - дип сөйләде Шакировларның кызлары Энҗе.

Чамалаулары буенча, ремонт ясауга 400 мең сумлап акчалары киткән булган.
Рәхәтен генә күреп булмады. Күпме көчебез кергән иде шул ремонтка. Кап-кара күмергә калган йортны күреп, йөрәк әрни, - ди Энҗе.  
Ут кыска ялганыштан килеп чыккан дип фаразлана.
Шакировларга ярдәм итәргә телүчеләр өчен: 

+7 917 866-07-67 (телефон номеры беркетелгән)
Шакирова Эндже Рустемовна (Сбербанк)

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading