«Сәләт». Бу оешма һәм аның лагерьлары хакында ишетмәгән кеше юктыр. Менә 25 ел буе меңләгән балаларның сәләтләрен зур талантка әйләндерү белән мәшгуль ул. Шуңадыр инде, бүгенге көндә әти-әниләр һәм иң мөһиме, балаларның үзләре арасында да иң абруйлы лагерь.
«Сәләт» күптән инде Татарстанның гына түгел, Россия чикләрен дә үтеп чыгып, Халыкара хәрәкәткә әйләнде. Үзем дә, киләчәкнең кемнәр кулына калуын белер өчен, ел саен барам Биләргә. Балалар да шунда үсте. Шушы изге җирләрне бер урап кайтмасам, күңелем булмый. Миңа калса, «Сәләт»кә килгән бүтәннәр дә: Президенттан башлап сәлкешләргә кадәр шулай. Әлегә кадәр быел бер генә форумына да бара алмадым. Ярый әле «Сәләт»нең форумнары бер генә түгел. Яңа технологияләр белән кызыксынучы, компьютер (биредә аны татарча санак диләр) телен өйрәнүче, мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөһим роль уйнаганын аңлаучы 2 меңләп баланы Биләргә җыеп, VIII «Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы IT BILER FORUM узды. «Сәләт» сулышын тоярга, елдагыча, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та килде. Аны лагерьның ишек төбендә үк «Сәләт»нең атасы Җәүдәт Сөләйманов үзе тантаналы каршылады. Изге җирләрнең кадерле кунагына «Сәләт» бейсболкасы бүләк иттеләр.
– Яңа торсын, искермәсен, – дип шаяртты Президент, аннары лагерь территориясе буенча сәяхәткә китте.
Татар ханнары исемнәрен йөртүче чатырларда аны сәлкешләр каршы алды. «Сәләт» аланы (аны еш кына дәүләте дә диләр) ел саен нинди дә булса яңалык кертә. Быел беренче тапкыр бакча оештырганнар. Президент күптән түгел генә чәчкән редистан авыз итте. Төрле тартмачыкларда ниләр генә юк. Шагыйрь әйтмешли, укроп та үкереп үсә. Хәтта помидор да. Алдагы сменаларга горурланып күрсәтер өчен, Президенттан да бакчачы ясадылар. Яшел тәмләткечләр чәчте ул туфракка. «Бас, кызым Әпипә!» дип җырлап-биеп каршы алган егет-кызлар янында ди-джей да булырга туры килде.
Менә икенче ел инде «Сәләт» аланнары Татарстан Рәссамнар берлеге белән берлектә эшли. Балаларга осталык дәресләре уздырырга тере рәссамнәр үзләре килә һәм сынлы сәнгать серләре белән уртаклаша. Без күргәндә дә яшел үләнгә куелган мольбертларда таң калырлык яңа әсәрләр туып ята иде. Шунда башыма бер фикер килде. Бәлки алдагы елларда Татарстан Язучылар берлеге белән дә шундый тыгыз хезмәттәшлек оештырыргадыр. Каләм тоткан балаларның да осталыкларын үстерсәк, әдәбиятыбызга нинди зур файда булыр иде. Язучыларның үзләрен дә ихлас балачак, дәртле яшьлек белән очрашу илһамландырмый калмас иде.
«Сәләт»тә яшәү шартлары да елдан-ел яхшыра. Иркен, зур чатырларга караватлар һәм йокы капчыклары куелган. Президент моңа да игътибар итте. Ризыкның сыйфаты белән дә кызыксынды. Кырымда Татарстан балалары агуланганнан соң, бу – һәркемне нык борчый торган тема. «Сәләт»нең үз кафесы да бар. Милли ризыкларыбыз белән сыйлый торган «Түбәтәй» биредә икенче ел инде эшли.
Кайбер атаклы сәлкешләр һәм әйдаманнар белән таныштырганда Президент, гаҗәпләнүен һәм соклануын яшермичә: «Монда сезнең сәләтсезләр юк инде», – дип куйды. Әйдаман Ләйсән Сабитова санакларны татарчага өйрәтүләре турында сөйләде.
«Сәләт» форумнары кызыклы кунаклары белән дә истә кала. Алдагы форумнарда Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Муса Җәлил һәм «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты биюче Нурбәк Батулла катнашты. Ә дүртенче форумның кунаклары Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан ук килгәннәр Биләргә. Олеся Кашицына, Майкл Бородин, Артур Хачуян, Валерий Секиро, Станислав Козловский интернет сатып-алулар, инвесторлык турында сөйләделәр.
Билгеле инде, әлеге форумның төп кунагы Президентыбыз Рөстәм Нургали улы булды. Аның ярдәме белән, 2012 елда форум Халыкара дәрәҗәгә күтәрелде.
– Ел саен киләбез, сокланабыз. Шартлар яхшыра, сменалар күбәя. Төрле һөнәрләрне өйрәнү мөмкинлеге арта. Телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга насыйп булсын. Безнең милләт көчле булырга тиеш. Дөньяда нинди үзгәрешләр бара, алар алдында басып торырга тиешбез. Сезнең кебек егетләр-кызлар шул эшне булдыра. Без исә сезгә шартлар тудырырга тиеш, – дип сәламләде ул биредәгеләрне үзенең чыгышында, барысына да уңышлар теләп.
Аннары «Сәләт» җыры яңгырады. Ул ел да яңадан языла. Элек аны Илназ Сафиуллин иҗат итсә, быел улы Хәким белән килеп, Илгиз Шәйхразиев язган.
Шунысы сөендерде, Рөстәм Нургали улы: «Аңласагыз аңлагыз, аңламасагыз – өйрәнегез!» – дигәндәй, гел татарча гына сөйләде. Дөрес, матур гамәл. Бүтәннәргә дә үрнәк. Алайса соңгы елларда «Сәләт»нең кыйбласы да, теле дә үзгәрә дип тәнкыйтьләүчеләр күбәйде. Президентыбызның бу чыгышы яңа идеяләргә дә рухландырды. Туган телебезгә шундый караш хөкем сөргән, түбәнсетергә җыенган чакта «Сәләт»кә аны саклау сагына басаргадыр. 25 ел буе абруй казанган «Сәләт»нең хәленнән килми торган эш түгел бу. Әйткәнемчә, даны чит илләргә кадәр таралган лагерьга милләтенә карамастан, татар телен белгән-аңлаган балаларны гына алырга кирәктер. «Сәләт»кә барасылары килсә, татар телен өйрәнсеннәр. Мәктәпләрдә гариза язып булса да укытыла бит әле ул. Миңа калса, бер авырлыгы да юк. Хокукларны чикләү дә түгел, дәүләт телен белү киләчәктә зыян да итмәс. Изге Биләр җирләрендә туган телебездәге аралашуны ишетеп, бабайларыбыз рухы да шатланыр. Нәкъ менә шул максатны: телне, тарихыбызны өйрәтер өчен оешкан ич ул. Дөрес, санга бераз зыян килер, аның каравы сыйфат яхшырыр. Аннары инде киләчәктә «Татар телен «Сәләт» саклап калды» дип сөенеп-горурланып әйтергә мөмкин булыр.
Биләр җирлегендә беренче форум 1997 елда сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале буларак оештырыла. 2017 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча беренче тапкыр ике сменада уза. 2018 елдан башлап форум алты сменада үтә. 23 ел эчендә «Сәләт» фестивале һәм форумнарында 165 меңнән күбрәк бала, 16 мең әйдаман, 3200 җитәкче һәм 3 мең укытучы катнашкан. 2019 ел форумнарында барлыгы 18 мең кеше булачак.
Фото: tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар