- Татарстан - нефть һәм химия республикасы. Мәгариф учреждениеләрендә химиянең дәрәҗәсен күтәрергә, аны өйрәнүне популярлаштырырга, алаларга аңлаешлы телдә җиткерергә кирәк. Сез химия турында бик аңлаешлы итеп язгансыз, химия китабын кабаттан укырга керешәм әле. Химия турында булган-булмаган белемнәрне яңартырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Һәр елның 27 маенда Химиклар көне билгеләп үтелә. Менделеевның химик элементлар эзлеклелек таблицасына 150 ел тулу уңаеннан май аенда мәктәп укучылары конференциясе һәм укучылар арасында химия фәне буенча конкурс оештырырга күрсәтмә бирде Татарстан Президенты.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ачык акционерлык җәмгыяте акционерларының еллык гомүм җыелышы быелның 22 маенда үткәреләчәге турында хәбәр ителде.
“Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лев Семенов Казанда 2-4 сентябрьдә “Татарстан нефтьгазхимия форумы-2019” чарасына әзерлек эшлоәре белән таныштырды. Узган елгы форумда Россиядән - 45 һәм чит илләрдән 14 компания катнашкан.
Комментарийлар