16+

Саба районы Тенеки авылыннан Әлфия Хисамиевага ЯРДӘМ КИРӘК!

Әлфия бүгенге көндә үз аякларында йөри алмый. Чирнең беренче билгеләре 2015 елда барлыкка килә, ул үзе эшләгән ашыгыч ярдәм машинасына куллары белән ярдәм итмичә күтәрелә алмый башлый.

Саба районы Тенеки авылыннан Әлфия Хисамиевага ЯРДӘМ КИРӘК!

Әлфия бүгенге көндә үз аякларында йөри алмый. Чирнең беренче билгеләре 2015 елда барлыкка килә, ул үзе эшләгән ашыгыч ярдәм машинасына куллары белән ярдәм итмичә күтәрелә алмый башлый.

Соңрак атлап йөрү дә авырлаша. Күп тапкырлар Казан табиблары күзәтүе астында булып, дәвалану курслары алу да, гормональ препаратлар кабул итү дә булышмый. Чир артка чигенми, Әлфиянең аякларындагы егәр киресенчә көннән-көн кими. 2019 елда ул Мәскәү табибларына күренә, аңа "Хәрәкәтләндерүче нейрон чире" диагнозы куела. Бүгенге көндә Әлфия инвалид коляскасында утыра, инде куллары да егәрен югалта бара, буйсынмыйлар.  

Безнең ил медицинасы әлеге чир каршында көчсез. Шуңа күрә Әлфиягә чит ил табибларына гына өмет итәргә кала. Хәзер Әлфия Төркиянең Больница Аджибадем Таксим табибларында тикшерү уза, табиблар аңа кичекмәстән дәвалау кирәклеген әйтәләр. Әмма бу коточкыч кыйммәт. 2-4 атналык курсның бер көне якынча 1200-2300 доллар тора. Бу кадәр сумманы бер гаилә, бер нәсел генә күтәрә алмый. Дөньяда изге күңелле, чит кешенең кайгысын аңлап, хәлгә керүче кешеләр барлыгына һәм туганыбызның хәле яхшырачагына өмет итәбез, балалары да әниләре исәнлеге өчен көн саен дога кыла һәм аның хәлен яхшыртыр өчен тиенләп акча җыя. Алар әле бик кечкенә: Азалиягә - 17, Азаматка - 11, Сылуга нибары 6 яшь. Әни назы, әни җылысы шулкадәр кирәк чак. Әмма әниләренең җылы кочагында иркәләнер урынга алар өйдәге хуҗалыкны алып барырга, әти-әниләренең терәге булып, аларга көч биреп торырга мәҗбүр. Балалар бу сынауларга түзәр, әмма әнисез тормышка түзүе бик авыр бит.  

Әлеге чир аяктан екканчы Саба үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләп, меңләгән кешегә ярдәм иткән Әлфия Хисамиевага бүген безнең ярдәм кирәк! Һәм ярдәм итү һәркемнең кулыннан килә, чөнки акчаның әзе-күбе юк аның. Мондый чакта һәр тиен кадерле, һәр тиен зур роль уйный. Тамчыдан күл җыела, булдыра алган кадәр һәркемнән ярдәм сорыйбыз.

РЕКВИЗИТЛАР:
Сбербанк: 4279 3806 3738 1106 (Хисамиев Фидаиль Фагемутдинович – Әлфиянең ире)
АкБарс Банк: 2200 5301 8402 2309 (Хисамиева Альфия Ривкатовна)

АкБарс Банк: +7 908 349 04 10 (Хисамиева Альфия Ривкатовна)
Сбербанк: +79083439068 (Хисамиев Фидаиль Фагемутдинович)

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading