Сабан туе! Исеме үк милли рух биреп тора аның. Балачак, яшьлек хатирәләрен дә искә төшерә. Татарны татар иткән, бар дөньяга таныткан, бергә җыйган иң матур бәйрәмнәребезнең берсе ул. Моны беркем дә инкарь итә алмас. Шулай булмаса, аны татар яши торган иң ерак төбәкләрдә дә: Америкада һәм Австралиядә дә шаулатып үткәрмәсләр иде. Шулай да Сабан туеның күңелләргә уелып калыр иң җете бизәкләре безнең үзебездә – Татарстаныбызда. Узган шимбә-якшәмбедә Сабан туе мәйданы республикабыз авыл-шәһәрләрендә гөрләде. Бүген укучыларыбызга аларның кайберләрендә «булу» мөмкинлеге бирәбез. Сабан туеның асылын саклап калырга иде!
ПИТРӘЧ
Быел миңа беренче тапкыр Питрәч районы Сабан туенда булырга туры килде. Татар халкының милли бәйрәме күңелемдә ике төрле уйлар калдырды.
Питрәчлеләр Сабан туйларын данлыклы Мишә елгасы буенда уздыра. Бер яктан шаулап елга акса, мәйданның икенче ягында, горур башларын өскә чөеп, нарат агачлары тезелешеп китә. Җирле халыкның бәйрәм көннәрендә генә түгел, җәй көне – велосипедта, кышын чаңгыда җилдертеп, рәхәтләнеп ял итә торган урыны бу.
Питрәчлеләр Сабантуй мәйданын да нәкъ Казанча — заманча урнаштырган. Наратлык эчендә шашлык, учакта пешерелгән балык, пылау белән сыйланып була иде. Шунда ук үзешчәннәр өчен кечкенә генә мәйдан әзерләп куйганнар. Шуңа игътибар иттем — һәр ашый торган урында кул юу, утырып ял итү өчен шартлар тудырылган иде.
Район җитәкчеләре бәдрәф куелышын да уйлап куйганнар: җил иссә селкенеп китә торган биотуалет урынына агачтан, күчмә бәдрәфләр ясаганнар.
Ат чабышлары өчен питрәчлеләрнең үз ипподромы бар икән. Сәгать 12дә башланып киткән ярыш бер сәгать тирәсе генә барды. Төрле категориядә җиңүчеләргә тай, 20-25 мең сум акча бирделәр.
Шунысы гаҗәпләндерде – Сабан туе мәйданында мәчет өчен дә урын тапканнар. Дин тотучы мөселманнар өчен тәһарәт алу, намаз уку урынары әзерләп куйганнар. Элек-электән Сабан туе дога укып, азан әйтеп башлана торган иде бит.
Сабантуйның төп мәйданы – сәхнә, ян-якта кояштан капланган утыргычлар белән бизәлгән иде. Питрәч халкына Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов концерт куйды. Чакырылган кунаклар арасында ирле-хатынлы җырчылар Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов та бар иде.
Сәхнә алдындагы маталарда көрәшчеләр бил алышты. Питрәч Сабан туеның төп батыры исемен халыкара класслы спорт мастеры, Дөнья кубогы иясе, Европа чемпионы Фәрхәт Фәйзуллин яулады. Аңа 200 мең сумлык сертификат һәм тәкә бирделәр.
Район Сабан туйларының күркәм гадәте – җир кешесенең эшен бәяләү. Быел кыр батыры исемен «Ак Барс Пестрецы» җәмгыяте механизаторы Илшат Әхмәтовка тапшырдылар. Язгы чәчү эшләрендә алдынгылыкка чыккан эшче Сабантуй әләмен дә күтәрде әле. Районның иң яхшы сыер савучысы дип Галия Шәймәрдәнова билгеләнде.
– Алдагы елларда «Пестречинка» фабрикасында эшләүче алдынгыларны да мәйдан уртасына чакырып бүләклиләр иде. Соңгы елда ул гадәт бетерелде. Ә бит без дә район икътисадын тотып торган зур оешма, – дип үпкәсен белдерде исемен әйтергә теләмәгән танышым.
Туй үпкәсез булмый, диләрме әле? Сабан туе да шулайдыр инде. Питрәчтә татарларның милли бәйрәме руслашып бара шикелле тоелды миңа. Сабантуйның төп керү урынында да халыкны беренчеләрдән булып татар кызы белән татар егете түгел, ә кокошник кигән рус кызы, кулына балалайка тоткан рус егете сыны басып тора иде. Аларның Сабан туена нинди катнашы бар икәнен һич аңлый алмадым. Аннан мәйданга ике метрлы матрешкалар йөгереп чыкты, сәхнәдән рус хорлары яңгырый башлады... Татарларның горурлыгы –Сабан туенда үз милли йөзебезне күрсәтә алмыйбыз, төрле милләтләрдән торган «ботка» ясыйбыз диясем килә. Нигә Сабан туен татар халкының гына милли бәйрәме итеп калдырмаска?
Алисә Шәрәфиева.
КАМА ТАМАГЫ
Кама Тамагына күптән түгел яңа башлык билгеләнгәч, районда узган һәр чараны сыный халык. Сабан туен да быел ничек узар икән дип көттеләр. Наил Вазыйховка «Афәрин!» диясе генә кала. Милли бәйрәм гөрләп узды. Алдынгы хезмәтчәннәрне, озак еллар бергә яшәгән парларны да тәбрикләделәр. «Ракушка» сәхнәсендә үзешчән артистлар чыгыш ясады, теләгән кеше монда җырларын, биюләрен башкарды. Казаннан җырчылар да килгән иде. Төп мәйдандагы чараларда милли уеннар, концерт программасы аралаштырылып барды.
Сабан туе мәйданы табигатьнең бик матур урынында узды, каеннар, катнаш агачлык, янәшәдә елга. Теләгән кешеләрне көймәләрдә йөрттеләр. Хәтта Шүрәлегә кадәр бар иде. Ул Сабан туе кунаклары белән фотога төшеп йөрде. Шаккатризм, шоу Кама Тамагы районында узган бәйрәмгә дә хас. Күпләр Сабан туен хәзер тамаша кылган кебек карый. Уеннарда бик катнашмый. Күзәтүче булырга ярата. Шуңа да тамашачыны җәлеп итү өчен, оештыручылар төрле ысуллар уйлап карый. Кама Тамагында да авыш баганага менү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, колгага менү кебек милли уеннар белән беррәттән машина тарту, авыр шиналар тәгәрәтү кебек уеннар әзерләнгән иде. Тагын бер кызык ясаганнар. Зур гына бассейнга балыклар җибәргәннәр. Кем эләктерә, балык – шуныкы. Олысы-кечесе шул бассейнда чыпырдап ятты. Балыгы гына тоттырмый. Шома балыкны кул белән тотуы шактый авыр булып чыкты. Акча эшләү максатыннан оештырылган уеннар да җитәрлек иде. 60 секунд эчендә биш печенье ашаучыга 1000 сум вәгъдә итәләр, руле төзек булмаган велосипедта йөрергә була. Кыскасы, халык хәзер мондый капкыннарга бик эләкми бугай инде. Бу уеннарга чират бөтенләй юк иде.
Сабан туенда абсолют батыр булып Алмаз Гыйләҗев танылды. Егет яшьтән үк көрәшә. Хәзер тренер, үзе көрәшчеләр әзерли. Кама Тамагы Сабан туенда инде өченче ел беренчелекне бирми. Әллә бүләге зур булмаганга, әллә милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр азрак булганга, бил алышучылар артык күп түгел иде. Батырны акчалата һәм тәкә белән бүләкләделәр.
Ничек кенә булмасын, Сабан туе туганнарны, дусларны, авылдашларны берләштерә. Иң мөһиме – Сабан туйлары яши, димәк, татарның үз гореф-гадәтләрен, милли җырларын, мәдәниятен таныту мөмкинлеге бар.
Эльвира Мозаффар.
САБА
Б ыел Сабан туе бәйрәмнәре үзгә бер рәхәт халәттә үтте дә китте. Көне дә матур булды, башка елларны әллә каян болыт-җил чыгып, көтелмәгәндә яңгыр ява башлап, бөтен мәйданның ямен җибәрә иде. Бу юлы шимбә-якшәмбе көннәрендә үткән тамашаларда халык рәхәтләнеп ял итте. Сабада район Сабан туе 16 июньдә генә булганлыктан, авылларда бәйрәм ике көнгә бүлеп үткәрелде. Халык тирә-яктагы тамашага да йөрде, шуңа да аркан тартышу кебек командалы уеннарда күрше авыллар аерым команда булып ярыштылар.
Туган ягым Саба районы Юлбат авылында кыр батырларын да бүләкләү елдагыча дәвам итә. Быел да озак еллардан бирле беренчелекне бирмәгән Тенеки авылыннан Илдус абый Әһлиев кыр батыры булды. Түгәрәк ипекәйләрне тотып мәйдан урталарында басып тору өчен, аңа һәм аның командасына йокламыйча көч куярга кирәк булган. Басуларда аның белән янәшә эшләгән игенчеләрнең һәммәсен хуҗалык рәисе Айнур Садыйков бүләкләп үтте.
Елдагыча Сабан туе мәйданыннан кайтырга ашыккан халык быел нигәдер бер дә таралмады. Колгага менү, машина тарту, гер күтәрү, су ташу кебек төрле уеннарда катнаштылар, сәхнәгә менеп җырладылар, биеделәр, гармуннарда уйнадылар. Беркем дә ялындырып тормады. Бәйрәм тамашасын алып барырга тамада Гамил Нур кайткан иде. Ул сәхнә тирәсен генә түгел, бөтен халыкны кыздырып торды. Төп йортта яшәүче килен-каенаналар да, төрле көтелмәгән сорауларга җавап табучылар да бүләксез калмады. Көрәштә Сабадан Ришат Мөбарәков җиңүче булды.
Сабаның тагын Төбәк, Кече Кибәче авылларын берләштергән Олы Кибәчедәге бәйрәмнән дә бик канәгать калдык. Сабан туе мәйданына керү юлларына ташлар түшәгәннәр. Елдагыча Арча егетләре бәйрәмне яхшы итеп алып барды. Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов та җырлы сәламнәрен алып килгән иде. Ә мәйдан уртасында нинди генә уеннар юк иде. Заманча һәм традицион уеннар да халыкның күңеленә хуш килде. Киленнәр дә каенаналар белән бергә ярышты. Мәйдан гөрләде, ә бүләкләрнең бай һәм мул булуы халыкны кузгатып ук җибәрде. Батырлар исә кичке сигезгә кадәр мәйдан тотты. Сабан туе батыры булып Олы Кибәче авылыннан Фирдүс Бәшәров калды. Әнә шулай дога белән башланган бәйрәмнең азагы да хәерле тәмамланды. Күңелләребез булды, оештырган җитәкчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә, китапханәчеләргә рәхмәтебез чиксез.
Рәсимә Әхмәтгаязова-Галиева.
БАЛЫК БИСТӘСЕ
С абан туе Балтач авылының тырыш кешеләрен бүләкләү белән башланып китте.
Күмәк хуҗалык таратылса да, халык җирдән һәм терлекләрдән аерылмады. Пай җирләрен эшкәртүчеләр һәм дистәләп сыер асраучылар бар. Мәсәлән, үз шәхси хуҗалыкларында сыер асрап, дәүләткә дә күпләп сөт тапшырып баручы Дания Мостафина, Сания Мөхәммәтшина, Рәсия Сәйфетдинова, Раилә Мостафина һәм Гүзәлия Нәҗмиева мәйдан түренә чакырылды.
– Мондый игътибар күрсәтелгән өчен зур рәхмәт! Тагын берәр сыер алмыйча булмас, – диде уңган киленнәр.
Балтачтагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны 95 яшьлек Госман ага Мөбарәковны халык дәррәү алкышларга күмде.
– Дөньялар тыныч-имин булсын, сугыш афәтләрен кичерергә язмасын. Сабыйларның киләчәге матур булсын! – дип, теләкләрен теләде Госман ага.
Сабан туе төрле бәйгеләр, авыл үзешчән артистларының җырлары белән үрелеп барды. Бер заман халык: «Әйдә-әйдә! Калышма! Чаңгыңны туры бас!» – дип кычкырыша башлады. Елга буйларына таралышкан төркемнәр дә мәйданга ашыкты. Бактың исә, кышкы киемнәр киеп, чаңгы тагып узыш бара икән. Игезәкләр – Дания белән Саниянең чыгышы аеруча кызык булды: егылдылар, кабат тордылар. Финишка да бергә килеп җиттеләр, игезәкләр аерым була алмыйдыр да инде ул.
– Халык тырыш, ярдәмчел безнең. Үзара салым җыешуда да һәркем теләп катнаша, җыелган акчаларга урам юлларын ныгыттык. Сабан туйлары халыкка дәрт-дәрман өсти, – диде Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов.
Балтачта Сабан туе батыры булып күрше Ямаш авылыннан Миндерахман Әскаров калды.
Рәдиф Карагай.
Чошы (Суша) елгасы тугаенда уза Күки авылындагы Сабан туйлары
Күмәк хуҗалыгы бетерелсә дә, авыл исән, Аллага шөкер. Күкидә гомер кичерүче гаиләләрнең күбесе мал-туар асрый, кош-корт тота. Дистәләп ат һәм сыер асраучы фермер егетләр дә бар.
– Күкинең ир-атлары – балта эшенә, ә хатын-кызлары бәйләү-чигү шөгыленә бик осталар. Авылыбызда яңа клуб төзелде, моның өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт! Клуб ачылгач, авыл җанланып китте. Яшьләр үсә тора, әле Лиана белән Ришат Ризвановларның яшь гаиләсе барлыкка килде. Хәзер авыл өчен анысы да олы куаныч, авылның киләчәге бар дигән сүз. Сугыш һәм тыл ветераннарын да онытканыбыз юк. Күкидә быел, Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылаганда, Ватан сугышында һәлак булганнар һәм авылдашлар-фронтовиклар истәлегенә һәйкәл ачылды, – диде Күки җирле үзидарәсе рәисе Альберт Бәдретдинов.
Сабан туенда бәбиләрне дә, әбиләрне дә исәпкә алып, уен-ярыш программасы төзелгән иде. Халык уеннарда катнашып, җырлап-биеп күңел ачты. Бүләкләрне мулдан биргән авыл халкы, кунаклар да буш кул белән кайтмаган.
Күки эшкуары Марат Фәсхиев авылдашларга тагын да үзенчәлекле бүләк ясаган: Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваны кунакка чакырган. Резидә үзенең иҗатташ дуслары белән Сабан туена ямь өстәде.
– Сабан туенда лаеклы ялга чыккан авылдашларыбызны, күп еллар тату-матур гомер кичерүче гаиләләрне котлау матур гадәткә әверелде. Монысында 60 ел бергә яшәүче Хурҗинан белән Гыйльметдин Шиһаповларны, Флюра белән Равил Бәдриевларны, Нурзидә белән Гыйльметдин Нуретдиновларны котладык. Авылдашыбыз Илһам Бәдретдинов Сабан туена ел саен ярдәм күрсәтә, – диде Күки авылы клубы мөдире Гөлфинә Сәлахиева.
Дамир Бәдриев.
Комментарийлар