Сыйныфташлар, төркемдәшләр безнең тормышның аерым бер этабында зур роль уйный.
Ә кайберәүләрнең тормышында алар иң якын кешегә – тормыш иптәшенә әйләнәләр. Андыйларның ничек яшәүләре миңа бик кызыклы. Шуңа да алар белән аралашып алырга булдым.
Илүзә Касыймова, журналист: - 5 класстан бирле бергә укысак та, хисләр, мөгаен, 15-16 яшьтә генә уянгандыр. 9 сыйныфтан күбрәк аралаша, бер-беребез белән кызыксына башладык. Сер итеп кенә әйтәм, кечкенә вакытта, ягъни балалар бакчасына йөргәндә, ул миңа бер дә ошамый иде. Яңа уенчыкларын алып килә, берәүгә дә биреп тормый иде…
Беренче адымны Наил ясады. 2015 елнын сентябрь башында ГТО буенча Интернетта шәхси битләрне ясарга куштылар. Бу инде бик «занятой», янәсе. Вакытым юк, ясап бир, ә мин сиңа тәмле шоколад алып бирәм, ди. Ризалаштым инде. Шоколадын икенче көнне алып килеп бирде. Без яшүсмер чорда ВКонтакте бик популяр иде. Кузенә карап, «рәхмәт» әйтергә оялганмындыр инде, курәсең, кайткач, шуннан «шоколад бик тәмле булды, рәхмәт» дип язып салдым. Шул ук көнне ул да «Минем белән йөрсәң, шоколадлар күп булачак» дип жавап хаты язды. Кат-кат уйлап, 1-2 көннән соң гына «ярар» дип җавап яздым. Бу гыйшык эшләренә бик җаваплы карадым, чөнки бер тапкыр да мөнәсәбәтләрдә булганым юк иде.
Мин дә, ул да күп сөйләшә торган кешеләр (Наил бигрәк тә). Мәктәптән кайткач, телефоннан 2-3 сәгать сөйләшә идек. Быел өйләнештек. Артык үзгәрдек, дип әйтә алмыйм, тик яшь арткан саен буй үсте, акыл керде, арадагы җылы хисләр дә, шул сәбoпле, ныгыды гына.
Гаилә корганда бер авырлыгы да юк, минемчә, ә менә йөри генә башлаганда, проблемалар килеп чыгарга бик мөмкин… Әйтик, башка сыйныфташлар сезнең мөнәсәбәтләрдән көнләшергә мөмкиннәр. Кайберләре хәтта юлыгызга киртә булып чыгарга да күп сорап тормый. Бу очракта кеше сүзенә колак салмаска һәм хисләреңә тугры калырга гына кирәк, бетте!
Бер-береңне озак белү «плюс» дип әйтә алмыйм, тик «минус» та түгел. Аның кайсы фәндә, өлкәдә нинди икәнен белеп тору начар түгелдер инде ул. Без бу «якыннан танышу» этабын мәктәп чорында ук үтеп куйдык.
Ничә тапкыр ишеткәнем бар, күп кеше сыйныфташлар белән гаилә коруны «юньле эш түгел» дип саный. Ни өчен? Бөтенләй аңламыйм. Уйлап кына карагыз, сезнең сыйныфташлар, укытучылар, дуслар һәм, иң мөхиме – хатирәләр уртак! Картлык көнеңдә рәхәтләнеп утырып сөйләшерлек тема бар. Киңәш: очраша башлагач, сыйныфташлар һәм дусларыгыз сезне аңлап бетермәскә мөмкиннәр, баштарак аларга бу «шок-яңалык» булып тоелачак. Борчылмагыз, барысы да җайланачак. Иң мөһиме – кеше сүзенә карап, мөнәсәбәтләрегезне җимермәгез! Яратып һәм яратылып яшәгез!
Илназ Хабибуллин, актёр: - Без Рузанна белән 2011 елда таныштык. Ул вакытта көллияттә белем ала идек. Безгә 18 яшь иде. Мин беренче күрүдән ук гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, әмма күнелемә «бу кыз минеке булачак» дигән уй керде.
Беренче курсны тәмамлагач, мин армиягә киттем. Безнен хисләр әле уянып кына маташа иде, тик никтер уянып бетә алмады ул (көлә). Хезмәт иткән вакытта да алай аралашып тормадык, тик кайтып бер ел узгач мин беренче адымны ясадым.
Укуны тәмамлагач ук, 2015 елда өйләнештек. Ул вакытта миңа – 21, Рузаннага 20 яшь иде. Өйләнешкәннән соң, Рузанна белән артык үзгәрдек, дип әйтә алмыйм. Шундый ук максатчан, теләгәненә ирешә торган кешеләр булып калдык. Хисләр сүрелмәде, киресенчә көчәйде генә.
Бер-береңне озак белү, минемчә, бик яхшы, чөнки бу вакыт аралыгында бер-береңнең холкын тулысынча өйрәнеп бетерәсең. Тормыш иптәшең белән бергә эшләүнең мин бернинди дә тискәре ягын күрмим, киресенчә генә. Без һәрвакыт бергә: эшкә барабыз, ашыйбыз, сәхнәдә уйныйбыз, кайтабыз. Курсташлар очрашуына Рузанна белән йөрибез, коллегалар янына премьерага барганда да шулай ук.
Сүз уңаеннан, минем әти белән әни сыйныфташлар булган. Бергә 11 ел буе белем алганнар, ләкин алар да безнең сыман әти армиядән кайканнан соң гына «ныгытып» йөри башлаганнар.
Фәнисә Хәсәншина, укытучы, Зәринә Хәсәншинаның әнисе: - Фәрит белән без беренче сыйныфтан бирле бергә укыдык. Без аның белән күршеләр дә әле. Укырга кергәнче үк дуслар идек инде. Туу тарихыбыз да кызыклы безнең. Әниләребезнең исеме Шәмсия иде. Бервакыт алар авырлы килеш авыл хастәханәсендә очрашканнар. Тормыш иптәшемнең әнисе: «Син кыз алып кайт, яме, минем улыма», - дигән. Әни исә ризалашкан. Менә шулай итеп Ходайның «Амин» дигән сәгатенә туры килгән инде, күрәсең.
Мәктәп елларында бик дус булсак та, бер-беребезгә хисләр белдермәдек. Мәктәпне тәмамлагач, икебез дә көллияткә кердек. Укуны тәмамлагач, сыйныфташлар белән каенлыкка бардык. Шуннан кайткач, урамда утырып тордык. Шул вакыт Фәрит тә минем янга килеп утырды. Сөйләшә-сөйләшә таң аттырдык, йөреп киттек. Очрашып йөргәнне белгәч, сыйныфташларыбыз шаккатты. Икебез дә ике төрле идек. 4 ел очрашып йөргәннән соң, гаилә кордык. Ул вакытта икебезгә дә 25 яшь иде.
Укыган чакта Фәрит белән бер парта артында утырмадык. Башлангычта укыганда ул гел колбаса алып килә иде. Транспортир белән кисеп, мине дә сыйлаган вакытлары булды. Фәрит миннән яхшырак укыды. Бик тырыш, төгәл, тыйнак малай иде. Мин дә тыйнак, тик усаллыгым җитәрлек. Мин күп балалы гаиләдә үстем, шуңа кайбер вакытта өй эше эшләргә урын да җитеп бетми иде.
Өйләнешкәч, хисләр үзгәрмәде, чөнки без гомер буе дуслар кебек яшәдек. Дус статусын үзгәртеп булмый, миңа калса. Авырлыкларга килгәндә, тормыш иптәшеңне бик яхшы белү – бераз начаррак. Бергә яши башлагач, ачу килгән вакытларда: «Син укыганда да шундый идең инде!», - дип еш искә төшерә идек.
Бер-беребезгә «ир-хатын» дип карау булмады да бугай ул. Алай «ир» дип зурламадым. Һаман да шулай дуслар шикелле яшибез! Яшь вакытта миңа ул «яшьти» дип эндәшә иде. Өйләнешкәч тә, шулай диде. Арабызда көнләшү дигән хис тә булмады.
Сыйныфташлар белән очрашуларга барсак та, бер-беребезне тикшереп йөрмибез: ул үзенчә, мин үземчә. Без бер-беребезгә беркайчан да кисәтү ясамадык. Минем сеңлем дә сыйныфташына кияүгә чыкты. Без бөтенебез дә бер урам балалары. Алар да бик матур яшиләр. Минемчә, яшьлектән кергән сөю хисе ышанычлырак, сыналган. Ул туганнар арасындагы мәхәббәт кебек!
Социаль челтәрдә уздырган сораштыру нәтиҗәләре исә мондыйрак: 89% кеше сыйныфташлар/төркемдәшләр белән гаилә коруга уңай карый, ә 11% киресенчә бу эшне хуплап бетерми.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, тәвәкәлләп сыйныфташына, курсташына кияүгә чыккан яки өйләнгән кешеләр саны алай ук күп түгел. Андыйларга карап, миңа калса, бары тик сокланырга гына кирәк!
Алсу Касыймова
Комментарийлар