Шәһри Казан

Сүз арасында Наташа: “Минем ирем татар бит”, – дип әйтеп куйды...

Габрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрендәге герое әйткәндәй, “Күп яттым мин больницаларда”. Чыннан да күп яттым. Больница больница инде, өең түгел. Ул үз өеңдә генә үз көең, ә монда күршеләреңнең дә көен көйләмичә, алар җаена җайлашмыйча булмый.

Кемдер йоклаганда гырлый, палата түшәме ничек чыдый диярсең. Үзе йоклый алмыйм дигән була, монда бөтен палата уянды, ә бәлки күрше палатадагылар да татлы йокыларыннан уянганнардыр, кем белсен, ә ул менә йоклый. Өең түгел шул, монда күршеңә бабаеңның янбашына төрткән шикелле төртә алмыйсың. “Әйләнеп ят әле, эш хәрап, әнә анда матча селкенә башлады”, – дип.

Бик озын төннең дә таңы да ата, көне дә туа. Больницада иртә уяталар анда, иркәләнеп ята алмыйсың. Кан басымыңны үлчиләр, температураңны үлчиләр, дару өләшәләр, укол ясыйлар. Шушы процедуралардан соң, урыныңны җыеп юынып аласың да, иртәнге обход белән иртәнге ашны көтә башлыйсың. Менә шушында иртәнге хәл белешү китә инде. Телефоннан: “Хәлең ничек, йоклый алдыңмы, кан басымың нишли анда?” – дип сорашалар. Үзең дә өй хәлләрен, якты дөнья хәлләрен сорашасың. Бер палатада булгач, күршеләреңнең тормыш хәлләреннән хәбәрдар буласың, үзең теләмәсәң дә, аларның әңгәмәсе дә колакка керә.

Менә РКБда ятканда каршыдагы караваттагы Валяның оныклары белән сөйләшкәнен тыңлап утырам. Оныклары – утыз яшькә җитеп килә торган ир-егетләр. Бик булдыклы, тырышлар, ди Валя. СөбханаллаҺ. Валя үзе рус хатыны, кияве – татар. Мин иң беренче аның оныкларына татарча матур итеп: “Илфат улым, Рифат улым”, – дип җавап биргәненә игътибар иттем. Аннан соң инде әңгәмәләре русча дәвам итте, билгеле, тик менә оныкларына татарча исем белән һәм улым дип эндәшүенә җаным эреде дә китте. Димәк, татар кияүнең балалары алдында да, әбисе каршында да авторитеты бар.

Ә менә монысы МКДЦда ятканда. Миннән дә шактый олы яшьтәге әби. Операциядән соң икебезне дә кызларыбыз саклый. Бик тәртипле гаилә икәннәре күренеп тора, әни белән кыз мөнәсәбәтләре дә искиткеч. Минем кызымнан да ябыграк кызы әнисе өчен җанын да бирердәй булып тәрбия кыла. Һәм менә шул сөйкемле сөяк Наташа, бездән “приятного аппетита”, “доброе утро”, “спокойной ночи” дигән сүзләрнең татарча тәрҗемәсен сорый. Икенче көнне безне татарча хәерле иртә теләп сәламли, кич белән татарча тыныч йокы тели.

Реклама

Егерме дүрт сәгать бер палатада, ун көн буе! Ниләр генә сөйләшеп бетермисең инде. Һәм шунда сүз арасында Наташа: “Минем ирем татар бит”, – дип әйтеп куйды. “Һай, Наташа, гомер буе татар белән яшәп, татарча бер сүз дә белмисеңмени?” Минем соравыма җавап итеп Наташа: “Минем ирем үзе дә татарча бер сүз дә белми”, – димәсенме. Казанда үскән, әнисе дә Казан кызы. “Тик каенанам үзе татарча белә, дус хатыннары белән татарча сөйләшкәнен ишеткәнем бар, малаена гына татарча өйрәтмәгән шул нигәдер”, – ди Наташа.

Менә шуның белән шул инде, үз балаңа ана телеңне үзең өйрәтмәгәч, кем килеп өйрәтсен? Шагыйрь әйтмешли: “Үзең белмәгәч, кем белер кадереңне?” Бүген әле син, русчалап әйткәндә, “на коне”. Әүвәлгеләр әйтмешли, соңгы көн бар бит әле анда. Соңгы юл бар. Менә шул соңгы юлга бөтенебезнең дә мөселман дине кануннары буенча, бөтен дини йолалар үтәлеп кузгаласыбыз килә. Әле үзең киткәч тә артыңда догачыларың калуы кирәк.

Ә Китап: “Иң беренче әти-әнигә үз баласының догасы барып ирешер”, – дигән. "Йа Раббым, әткәм-әнкәмнең бәндәчелек белән белеп-белми кылган гөнаһларын кичер, җиде тәмуг утына гәүдәләрен хәрам кыл, сигез оҗмах ишекләрен үз куллары белән ачып кереп, оҗмахларыңда күрешергә насыйп ит"”, – дип. Аллага шөкер, әлегә башлар кадерсез түгел, кайтмас җирләргә киткәч тә җаннарыбыз кадерсез булмасын иде. И Раббым, үзең хәерлесен насыйп ит.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: