16+

Табигатьне сөймәүчеләргә 54 миллион сумнан артык штраф салынган

Мәгълүм булганча, Тукай районындагы Иске Ерыклы авылы янына медицина битлекләре, перчаткалар, шприцлар һәм сыекчалы банкалар бушатып киткәнәр иде. «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе шушы факт буенча нинди чаралар күрелгәнлеге белән кызыксынды.

Табигатьне сөймәүчеләргә  54 миллион сумнан артык штраф салынган

Мәгълүм булганча, Тукай районындагы Иске Ерыклы авылы янына медицина битлекләре, перчаткалар, шприцлар һәм сыекчалы банкалар бушатып киткәнәр иде. «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе шушы факт буенча нинди чаралар күрелгәнлеге белән кызыксынды.

Министрлар Кабинетында 22 октябрьдә узган матбугат конференциясендә республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков Татарстанда табигатькә зыян салучыларга каты чаралар күреләчәген кисәтте.
– Быел табигатьне саклауга кагылышлы кануннарны бозуның 4 меңнән артык очрагы ачыкланды, гаеплеләрдән 54 миллион сумнан артык штраф түләттерелде, – диде ул. – Табигатькә зыян китергән 4 предприятиенең эшчәнлеге туктатылды, ә 16 очракта җинаять эшенә кадәр кузгатылды.

Теләсә кая чүп китереп бушату һаман да кискен мәсьәлә булып тора. Кайбер предприятиеләр һәм аерым кешеләр табигатькә калдыклар ташлауның канунны бозу гына түгел, ә Аллаһ каршында зур гөнаһ икәнлеген һаман аңламыйлар. Һәммә гамәлләребез өчен барыбер җавап бирергә туры киләчәк, инспекторлар һәм полиция хезмәткәрләре ачыклап өлгермәгәннәренә дә. Татарстанда быел елга-күлләр һәм урманар буйларында рөхсәтсез барлыкка китерелгән 1287 чүплек табылган, бүгенгә шуларның 96 проценты чистартылган. Экологиягә карата җаваплылык хисе тәрбияләнә бара дип әйтергә була кебек. Министр Александр Шадриков чүплекләрнең кимүенә сөенеп: “2019 елны рөхсәтсез чүплекләр 1400 урында иде әле”, – диде.

Казанның Һади Такташ, Чехов һәм Достоевский урамнарында тимер гаражлар күчерелгән урыннарда чүплекләр барлыкка китерелгән. Казанлылар Вахитов һәм Идел буе районнарында 17 урында чүплекләр барлыгын “Халык контроле” системасына хәбәр иткән. Ә республика буенча, шаяртып кына әйткәндә, 6700 “шпион” табигатьне пычрату фактлары турында Экология министрлыгына җиткергән. Министр Александр Шадриков экология активистларын һәрвакыт рәхмәт хисендә телгә ала.

Тимер-томырны туфрак өслегенә өергә ярамый, мәйданга каты катлам түшәлгән булырга тиеш. Бу төр эшчәнлек өчен лицензия алу зарур. 
– Лицензиясез эшчәнлек өчен 21 эш Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына тапшырылды. Барлыгы 58 беркетмә тутырылды. Утыз очракта физик затларның тимер-томыр җыюны лицензиясез башкаруы һәм икенчел чималны каты өслеккә тупламавы ачыкланды, – диде Александр Шадриков.

Казанда узган кышны карны 6 урынга рөхсәтсез бушатканнар. Юллардан чистартылган кардагы химик катнашмалар табигатькә зыян сала. Министр кар бушату урыннарының катгый күзәтчелектә тотылачагын, алдан ук кисәтеп куйды.
– Казанның Алтан бистәсендәге ерганакка төзелеш чүпләре бушатылуы билгеле булды, бу фактны тикшерү Идел буе районы прокуратурасына тапшырылды, – дип дәвам итте чыгышларны республиканың экология министрының беренче урынбасары – Татарстанның тирә-юнь мохитне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров. – Табигатькә зыян салганнары өчен “Меша”, “Энергоресурс”, “Вамин-Татарстан”, “Озон”, “Ак Таш Юл”, “Стройруд”, “Трансмехстрой”, “Агроторг”, “Техно-Сервис”, “Ново-Михайловка Р”, “Строитель” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр административ җаваплылыкка тартылды.

Мәгълүм булганча, Тукай районындагы Иске Ерыклы авылы янына медицина битлекләре, перчаткалар, шприцлар һәм сыекчалы банкалар бушатып киткәнәр иде. «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе шушы факт буенча нинди чаралар күрелгәнлеге белән кызыксынды.
– Мәсьәлә тикшерүгә алынды. Әлегә чүпне кем ташлаганы ачыкланмады. Медицина калдыклары җыеп алып кителде. Авыл җирле үзидарәсенә табигать сакчыллыгы турында күрсәтмә бирелде, – дип җавап кайтарды Фаяз Шакиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading