Шәһри Казан

Урып-җыюга соңрак төшелсә дә, ел үсемлекчелек өчен уңышлы булды

Ел ахырына якынлашып килә. Үсемлекчелек инде бөтенләй төгәлләнде диярлек. Шуңа күрә берникадәр нәтиҗәләр ясарга да вакыт җитте. Көзге кыр эшләре, икмәк бәяләре, быелгы ел нинди уңышлар һәм югалтулар алып килүе турында журналистларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус ГАБДРАХМАНОВ сөйләде.

Реклама

Министр урынбасары әйтүенчә, 2017 елда Татарстанның чәчүлек мәйданнары  2,9 миллион гектарны тәшкил итә. Шуларның 1,5 миллионы – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар. Әлеге мәйданнар киләсе елда да сакланачак.
– Һәр елның үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Быел яз соңга калып килде, җәй салкынча булды. Терлекләргә азык әзерләү мәсьәләсендә дә борчылып алырга туры килде. Ә гомумән алганда, ел үсемлекчелек өчен уңышлы булды, дип әйтергә мөмкин, – диде Илдус Габдрахманов.  
Мондый уңышларга язгы кыр эшләренең сыйфатлы башкарылуы, гектарына 70 килограмм (узган ел 44 килограмм иде) минераль ашламалар кертелүе, саклану чаралары сыйфатлы итеп үткәрелүе нәтиҗәсендә ирешелгән.  
Мәгълүм булганча, быел 5 миллион 130 тонна ашлык суктырылды. Уртача уңыш гектарына 34 центнер чыккан. Иң зур уңыш – буалыларда – 200 мең тонна икмәк. Уңышның нәтиҗәлелеге ягыннан Зәй районына тиңнәр юк: аларда гектарына 49,9 центнер. Инвесторлар арасында иң алдынгысы - “Агросила Групп”. Ә артта калучылар исемлегендә – “Авангард агро”, “Кулон”, “Союз Агро” агрофирмалары.   
– Әлеге күрсәткечләр күбрәк тә була ала иде. Кайбер районнар уртача күрсәткечләрдән начаррак нәтиҗәләр бирде. Уңышның нәтиҗәлеге ягыннан иң арттагы районнар – Югары Ослан, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Менделеевск, Әгерҗе, Чирмешән һәм Әлмәт. Әгәр алар республика буенча уртача күрсәткечләр бирсәләр, күбрәк икмәк җыеп алынган булыр иде, – дип саный җитәкче.  
Мәгълүм булганча, игенчеләр урып-җыюга ике атна соңрак төште, шунлыктан күпчелек эш сентябрь аена туры килде. Бу, әлбәттә, берникадәр югалтулар да алып килде. Моны җитәкче дә билгеләп узды.
– Эшне вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгар өчен техника белән яхшы тәэмин ителеш булырга тиеш. Республика буенча 100 гектар сөрү җиренә 158 ат көче туры килә. Европа күрсәткечләре – 300-350 ат көче. Шуңа да карамастан, техник эшләрне вакытында башкарып чыгарга тырышабыз. Быел тракторлар паркы яңартылды, яңа комбайннар сатып алынды. Ләкин комбайннар әле һаман да җитми, – диде Илдус Габдрахманов.        
Быел шикәр чөгендере уңышы да зур булды. Узган ел 2 миллион 300 тонна булса, быел 3 миллион 130 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Хәзерге вакытта 74 мең гектарның нибары 500ен генә җыеп аласы калды. Җитәкче әйтүенчә, алар шушы бер-ике көн эчендә складларга кайтарылачак. Иң зур уңыш – Сарман районында (гектарына – 458 центнер). Шикәр чөгендерен өч завод –  Буа, Зәй, Нурлат районнары эшкәртә. Бүгенгә 1 миллион 250 тонна эшкәртелгән.
Бәрәңге исә 6 200 гектарда утыртылган. 2010 ел белән чагыштырганда, җитди проблемалар юк. Яшелчәләр мәйданы да киңәйтелгән. Шулай ук терлек азыгы әзерләүдә дә авырлыклар булмады. Күпчелек хуҗалыклар хәтта ике елга җитәрлек азык әзерләгән.
Хәзерге вакытта басуларда кукуруз, көнбагыш һәм Чирмешән районында 500 гектар мәйданда шикәр чөгендере җыеп аласы бар. 78,8 мең гектарга чәчелгән кукурузның бүгенгә 21 меңе генә җыеп алынган. Аның күпчелеге бөртеккә алынып, траншеяларга тутырылачак. Көнбагышның исә 54 мең гектар мәйданда җыеп алынасы бар.         
– Кукуруз һәм көнбагыш соң өлгерде. Шуңа күрә аларны җыеп алу да соңга калды. Көнбагышка яңгырлар китте. Һава торышы минуска төшкәч, алар җыеп алыначак. Безнең моңа кадәр дә ноябрь-декабрьдә алганыбыз бар иде. Ләкин бу, әлбәттә, өстәмә чыгым дигән сүз. Сыйфаты ягына килгәндә, культура өлгергән булса, аны яхшылап киптерергә (ә моның өчен шактый чыгым таләп ителә) кирәк булачак. Башка бөтен техник чаралар дөрес итеп үтәлгәндә, кукурузның сыйфатына зыян килергә тиеш түгел. Көнбагышны язын җыеп алган инвесторлар да булды, ләкин быел әлеге культураны декабрьдә алып бетерербез дип өметләнәм, – диде Илдар Габдрахманов.  
“Икмәк бәяләре арзан”
Сүз дә юк, быел уңыш яхшы булды. Күрсәткечләр дә куандырырлык. Никадәр көч һәм белем, ресурслар куелган. Тик финанс мәсьәләләре генә бер дә сөендерерлк түгел. Дөрес, әлегә ахыргы нәтиҗәләрне ясарга бераз иртәрәк тә, чөнки чыгымнар һәм икътисадый күрсәткечләр барысы бергә исәпләнгәч, яңа елдан соң гына билгеле булачак. Шулай да кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкин.
– Икмәк бәяләре арзан. 3нче класслы бодайның тоннасы узган ел бу вакытка 10 мең 500 сум иде, быел – 8 мең. Алай булуга да карамастан, сатып алучы юк. Шикәр чөгендере уңышы да яхшы – 3 миллион 130 мең тонна. Әмма узган ел шикәрнең 1 тоннасына бәя – 36-38 мең сум иде, быел – 25-26 мең сум гына. Материаль ресурсларга чыгымнар артты, ә бәяләр, кызганычка, төште. Проблемалар бар. Ләкин бу очракта “юк булганчы, бар булсын” дип әйтергә кирәктер. Амбарларда икмәк тулып ятканда, өмет бар. Бәяләр нормальләшер, – диде җитәкче.
Шикәр заводларында зур чыгымнар көтелмәсә дә, керемнәр дә булмаска охшаган. Бу вазгыятьтә тә таякның юан башы, күпчелек очрактагыча, чимал җитештерүчеләргә төшәчәк.  

3нче класслы бодайның 1 тоннасына бәя – 2016 елда - 10 мең 500 сум. 2017 елда – 8 мең.
Шикәр чөгендеренең 1 тоннасына бәя – 2016 елда – 39-38 мең сум. 2017 елда – 25-26 мең сум.

фото: Regnum.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: