16+

«Ашыгыч ярдәм» йөзеп кенә йөри

«Ашыгыч ярдәм» хезмәте нинди генә транспортта йөрми хәзер. Казанда ул әле күптән түгел генә мотоциклларда җилдерә башлады. Бу авырулар янына бөкеләрдә тоткарланмыйча гына тиз арада барып җитәргә мөмкинлек бирә. Ә менә Мари Эл Республикасында «ашыгыч ярдәм» су буйлап килә башлаган.

Хәзер инде республиканың ерак районнарында яшәүчеләргә, медицина ярдәме алу өчен, ерак юлларны үтәргә кирәкми. Заманча судно пациентларны Идел аша тиз арада хастаханәгә илтеп җиткерә ала. Юрино бистәсендә, мәсәлән, медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар юк. Республика башкаласы Йошкар-Олага бөтен кеше дә бара алмый. Ә авыру көтеп тора алмый бит. «Ашыгыч ярдәм» катеры исә иң якын хастаханәгә кадәр (ул Козьмодемьянск район үзәгендә) булган юлны 20 тапкырга кыскарткан. Әлеге һава тутырылган мендәрдәге судноны Сәламәтлек саклау министрлыгы булдырган. Гадәти «ашыгыч ярдәм» машинасыннан аерылмалы буларак катерда сигез кешелек урын бар. Ул тәүлек буе эшли. Бер кизү тору вакытында ул, гадәттә, 2-3 рейс ясый икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading