16+

БРИКС саммиты үткәрелүгә бәйле вакытлы чикләүләр кертелә

Казанда 22-24 октябрьләрдә БРИКС илләре саммиты үткәрелү сәбәпле, иминлек чаралары көчәйтелә.

БРИКС саммиты үткәрелүгә бәйле вакытлы чикләүләр кертелә

Казанда 22-24 октябрьләрдә БРИКС илләре саммиты үткәрелү сәбәпле, иминлек чаралары көчәйтелә.

Казанда 22-24 октябрьләрдә БРИКС илләре саммиты үткәрелү сәбәпле, иминлек чаралары көчәйтелә.

Кунакханәләр әзер
Татарстан һәм Казан кунакханәләре ассоциациясе президенты Инга Гадзаова таныштырганча, 4 һәм 5 йолдызлы илледән артык кунакханә саммит делегацияләрен кабул итәчәк. Саммитта катнашучылар яшәгән кунакханәләргә гадәти туристларны кабул итү вакытлыча туктатыла. Казанда башка кунакханәләр дә җитәрлек. Мәсәлән, “Кристалл”, “Лучано”, “Марриотт” һәм “Ривьера” бронь башкаруны 15 октябрьдән 25-26 октябрьгә кадәр япкан. “Ривьера” аквапаркы гадәттәгечә эшли.

Юллар ябыла, туктау тыела
“Казан Кремле” музей-тыюлыгында 18 октябрьдән башлап экскурсияләр үткәрү туктатып торыла.
18-24 октябрьләрдә Оренбург трактының Универсиада авылы янында Җиңү проспектыннан Академик Парин урамына кадәрге өлеше ябыла. Оренбург трактына Гареев, Петербург, урамнарыннан, Җиңү проспектыннан керү туктатыла.
22 октябрьдә 00:00 сәгатьтән башлап 24 октябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр шәһәр үзәге тулысынча ябыла.

Хәрәкәт чикләнә торган урамнар:
Большая Красная һәм Карл Маркс урамнары (Жуковский урамыннан Япеев урамына кадәр), Пушкин урамы (Дзержинский урамыннан Бассейн урамына кадәр), Театр урамы (Дзержинский урамыннан Касаткин урамына кадәр), Лобачевский урамы (Большая Красная урамыннан Дзержинская урамына кадәр).
Кирәк булса, тагын 21 урамда хәрәкәт туктатылырга мөмкин. Болар: Татарстан, Вишневский, Назарбаев, Толстой, Пушкин, Жуковский, Лобачевский һәм башка урамнар.

Юл борылышы ясау тыела
Вишневский урамы белән Подлужный урамы кисешкән урында Николай Ершов, Чехов, Лесгафт, Калинин, Тихомирнов, Петербург урамнарында. Назарбаев урамы белән Островский урамы кисешкән урында Спартак, Марсель Сәлимҗанов, Һади Такташ урамнарында. 
Казанда күп кенә урамнарда (муниципаль парковкаларда да) машиналар куеп тору тыела.
Чикләүләр аучыларга да кагыла. Республикада 16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр барлык төрләрдәге ау туктатып торыла. Татарстанда 10 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр спорт һәм массакүләм чаралар үткәрелми.
БРИКС саммиты көннәрендә сәламәтлек саклау учреждениеләре гадәти режимда эшли, авырулар кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading