16+

Күршеләрегез белән ничек яшисез? Килешепме, “сөзешеп”ме?

Борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакыт сүндерми саклаган. Ут сүнеп китә калса, алар иң якын кешеләренә ут алырга кергәннәр. Андый күршене “ут күрше” дип атаганнар.

Күршеләрегез белән ничек яшисез? Килешепме, “сөзешеп”ме?

Борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакыт сүндерми саклаган. Ут сүнеп китә калса, алар иң якын кешеләренә ут алырга кергәннәр. Андый күршене “ут күрше” дип атаганнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә башлыгы, полиция подполковнигы Владислав Кузнецов белән дә күршеләр арасындагы низаглы хәлләр хакында сөйләштек.

Тынычлык режимы
–  Беркайчан да үз белдегегез белән тавышланган күршегегезгә кермәгез. Ишек артында, бәлки, сезне пычак, яки башка корал тоткан кеше каршы алыр, – дип сүзне киңәш бирүдән башлады ул.
Полиция бүлегенә иң күп мөрәҗәгатьләр “тынычлык режимы” бозу аркасында керүен дә белдек.

– Торак йортта шау-шу куптару – җәмәгать тәртибен бозу дигән сүз. Әгәр күршегез рөхсәт ителә торган нормалардан артык шау-шулы тавышлар чыгарса, полиция бүлегенең дежур бүлегенә яисә 112 номерына шалтыратып участок уполномоченныен чакыртырга хокуклы, – дип ачыклык кертә Владислав Кузнецов. – Татарстанда “Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында”гы канун эшли, ул эш көннәрендә 22.00 сәгатьтән – иртәнге 6га кадәр, ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә кичке 10нан иртәнге сәгать 9га кадәр тавышлануны тыя.
Канун торак йортларга, йорт яны территорияләренә, хастаханәләргә, кунакханәләргә һәм дачаларга да кагыла. Хокук бозган гражданнар өчен – 500-1000, вазифаи затларга – 5-10 мең һәм юридик затларга 20-50 мең сум штраф каралган. Әгәр сезнең күршеләрегез “тынычлык режимы” вакытында көчле музыка тыңлап, кәеф-сафа корып, пычкы белән нидер кисеп, перфоратор белән эшләп йокыны бозалар һәм мондыйларга карата бернинди кисәтүләр дә ярдәм итми икән, полициягә мөрәҗәгать итегез, хокук сакчысы бу хакта беркетмә төзиячәк.
Тагын бер киң таралган машина сигнализацисе белән бәйле. Ул аз гына кыштырдаудан да кычкырырга тотына һәм сезгә көндез дә, төнлә дә комачаулый икән, гражданнарның тынычлыгын бозган өчен бу очракта да административ җаваплылык каралган яки штраф салыначак.

– Шәһәрдә яшәүчеләр өчен хас күренеш: өске катта яшәүче күршеләрнең саксызлыгы аркасында астагыларын су баса. Китерелгән зыян өчен түләтеп буламы?
– Фатирыгыз яки фатирдагы мөлкәтегез су басу (янгын) сәбәпле зыян күрсә, Россия Гражданлык кодексының 1064нче маддәсенең 1 пунктында язылганча, сез китерелгән зыянны тулысынча түләтә аласыз. Иң мөһиме – идарәче оешмага булган хәл турында хәбәр итегез һәм фатирны су басу турында акт төзүләрен сорагыз. Идарә оешмасына мөрәҗәгать итәр алдыннан китерелгән зыянны фотога, видеога төшерегез.
Зыянның күләмен ачыклап, сез гаепле затка аны ирекле рәвештә кайтаруны тәкъдим итә аласыз, бу хакта язмача килешү рәсмиләштерелергә тиеш.
Икенче як каршы килгән очракта, китерелгән зыянның күләмен бәйләү өчен бәйсез бәяләүчегә мөрәҗәгать итегез. Ул килер алдыннан өч көн кала, гаепле затка бу хакта хәбәр итү сорала.

– Бер танышыбыз фатирында 20 мәче, эт асрый. Подъездга коточкыч ис таралган. Бу очракта күршеләргә нишләргә?
– Бу бик катлаулы хокукый һәм әхлакый-этик сорау. Ләкин эт-мәче “күршелеге” белән көрәшергә мөмкин һәм кирәк тә. Сезнең күршегез санитар-эпидемиологик кануннарны боза. Һәр кеше имин мохиткә хокуклы. Һәм бу хокук канун тарафыннан якланган.
Полициягә һәм Роспотребнадзорның җирле органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар үз чиратында тикшерү үткәрергә, таралган ис буенча мөмкин нормативларның арттырылганмы-юкмы икәнлеген билгеләргә тиеш. Әлеге тикшерүнең нәтиҗәсе алга таба эш итү өчен нигез булып торачак. Мондый җәнлек, җанвар яратучы гамьсез күршене административ җаваплылыкка тартачаклар.

– Күршеләр фатирын арендага биреп, квартирантларның төне буе кәеф-сафа кору очраклары да булгалый. Хуҗага җиткерергәме?
– Әгәр фатир билгеләнгән тәртиптә, килешү төзеп арендага бирелгән, фатир хуҗасы өстәмә табыш алуы өчен салымнарын түләп бара һәм хәтта өендә вакытлыча яшәүчеләрне фатирында теркәгән икән, бу – канунлы. Ләкин барыбер аларга төннәрен шауларга хокук бирми.
Үз фатирыңны арендага биреп, табыш аласың икән, моның өчен салым түләргә кирәк, әмма күпләр моны санга сукмый. Ул вакытта аларга карата Россия Салым кодексының 122нче маддәсе 1 пункты ярдәмендә салым (җыем) суммасын түләмәү яки тулысынча түләмәү салымның түләнмәгән суммасының 20 проценты күләмендә штраф белән янарга мөмкин.

– Күршеләр җир кишәрлекләрен аерып торган ызан аркасында да еш ызгыша. Мондый очракта нишләргә?
– Ызанны белмәү сәбәпле күршең белән бәхәсләшергә, җирне сатканда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Федераль кадастр палатасы җирнең чикләрен билгеләү мөһим дип саный. Күршеләр белән бәхәсләр килеп чыкмасын өчен җирнең ызанын билгеләгәндә күршеләр белән килештереп эшләү мөһим. Барысы да кадастр инженеры ярдәме белән эшләнә. Ызанлау планы төзелә. Милекче гаризасы нигезендә кишәрлек кадастр хисабына куела. Әгәр кеше җирен сатарга, алыштырырга, йә берәрсенә бүләк итеп калдырырга теләсә, шулай ук җир кишәрлегенең чикләрен белү кирәк. Җирне сату өчен күчемсез милекнең бердәм реестрыннан ызан турында төгәл мәгълүматлар кирәк булачак.
Әгәр дә кеше җирнең чикләре төгәл билгеле булган йорт сата икән, сатып алучы өчен бу ышанычлы сатып алу турында сөйли.
______________________________________________

Халык әйтсә, хак әйтә
 

Күрше хакы – тәңре хакы.
Ерак кардәштән тату күрше яхшы.
Келәм сатсаң, күршеңә сат – бер читендә үзең утырырсың.
Күршеңә якты чырай, такта чәеңне кызганма.
Көлмә күршеңнән – үтәр башыңнан.
Күршеңә бәла килү сиңа җиңеллек түгел.
Күршеләре яхшы булса, аксак кыз да кияү табар.

______________________________________________________________

Күршесен рәнҗеткән кеше җәннәткә кермәс
“Рәхмәтулла” һәм “Өмет” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев:
– Аллаһының хак илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең күп хәдис-шәрифләрендә күршеләргә карата рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга чакырган. Тирә-як күршеләребез – мөселманмы, христианмы, яһүдиме – нинди генә милләттә булмасын һәм нинди генә телдә сөйләшмәсен, аларга яхшы-күркәм мөнәсәбәттә булып, Коръән кушканча изгелек итеп, Ислам дине белән яшәргә тиешбез.
Бервакытны Гайшә анабыз пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нән: “Әй, Аллаһының хак илчесе! Минем янәшәмдә ике күршем бар, аларның кайсысын бүләклим икән?” – дип сорый. Пәйгамбәребез: “Ишеге синең ишегеңә якынрагын”, – дип җавап бирә. Димәк, бу хәдистән шул аңлашыла: игелекне вә яхшылыкны янәшәдәге күршедән башла, аннан соң ераграк күршеләргә ярдәм итәргә кирәк.
Күршеңнең кайгысына сөенмә. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа рәхим-шәфкать кылырга, ә сиңа бәла-каза җибәрергә мөмкин. Үз туганнарыңнан соң синең якын кешеләрең булган күршеләр белән яхшы мөгамәлә кылып, шатлык һәм кайгыларын уртаклашып, кирәк булганда аларга булышып, хәер-догаларын алып тору – бик саваплы гамәл. Күршеләрне хөрмәт итеп яшәргә кирәк, аларның хәтерләрен калдырырга һич тә ярамый. Күршеләрегезнең нәрсә эшләгәннәрен, нәрсә сөйләгәннәрен качып тыңлап тормагыз, гайбәтләрен кешегә сөйләп йөрмәгез, яла якмагыз. Киресенчә, һәр эштә аларга булышырга тырышыгыз. Аллаһы Тәгалә: «Күршесен рәнҗеткән кеше җәннәткә кермәс», – дип боерган. Коръәндәге «Ниса» сүрәсенең З6нчы аятендә: «һәрвакыт күршеләрегезгә игелек кылыгыз», – диелә.

_______________________________________________________
Сораштык
Тагын “шайтан туе”

“Күршең белән ничек яшисең?” укучыларыбызга шундый сорауны бирдек.


Ләйсән Шәйхетдинова,
Казан.

– Тулай торакта яшибез. Күрше хатынның ире шактый салып кайтты да, өйләрендә тавыш чыкты, бала елауларына түзә алмагач, кереп шуны тынычландырырга тырыштым. Кулыма пычак белән тондырды. Полиция хезмәткәрләре килеп алып китте үзен. Хатыны кереп гафу үтенде, әмма моның белән генә тәмамланмады. Судларга йөрдек. Чөнки кулымдагы яра шактый тирән иде. Шуннан соң башка гаилә низагына тыгылмыйм, дип үз-үземә сүз биргән идем. Әмма кешене рәнҗетүләрен ишетсәм, барыбер якларга керәчәкмен инде.

Гөлнур Хәйруллина,
Казан.

– Иң «шәп» күршеләр бездә иде ул... Тыныч кына йоклап ятасың да, «даң-доң» музыка тавышына уянып китәсең. Сәгатькә күз саласың – төнге икене күрсәтә. Әллә соң йоклыйммы дип үзеңне чеметеп карыйсың, һәм мизгел эчендә башыңа уй йөгерә: «Күршеләрдә тагын «шайтан туе»... Дискотекасы аның бер хәл, ә менә «караоке»га кушылып җыр башласалар яки бөтен йортны селкетеп сугышырга тотынсалар фатирдан чыгып кач инде! Менә шулай дүрт ел яшәдек. Полиция хезмәткәрләре көн дә килә иде безгә чакыру буенча. Әле күптән түгел генә күченеп китте алар. Тагын кемне “бәхетле” иткәннәрдер.

Фәргать Гыйләҗев,
Әлки районы, Юхмачы.  

– Күршеләр белән утыз елдан артык иңне-иңгә куеп яшибез. Уңдык алардан. Печән өйсәк тә, бәрәңге утыртсак ат, гел бер-беребезгә кереп ярдәмләшеп яшибез.

Ләйсән Мәхмүтова,
Татарстанның атказанган артисты.

– Күршеләрдән уңдым! Каршы якта урыслар яши. Башка милләт вәкилләре булса да, уртак тел табып, чөкердәшеп яшибез. Шушы күршеләремне күпләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар берничә ел дәвамында бу йортта яши, һәм шушы вакыт эчендә фатирларыннан ник бер тавыш-гауга ишетелсен! Бик пөхтә, ипле-тынычлар. Күрше-күләнгә дә ихтирамлы мөнәсәбәттәләр.
 

Фото: шәхси архивтан һәм https://pixabay.com/ru/

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading