16+

Машинаңны газга күчерсәң чыгымнарның 30 процентка якынын кире кайтаралар

Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр программа кабул ителде. Әлеге программа беренчеләрдән булып Татарстанда гамәлгә ашырыла.

Машинаңны газга күчерсәң чыгымнарның 30 процентка якынын кире кайтаралар

Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр программа кабул ителде. Әлеге программа беренчеләрдән булып Татарстанда гамәлгә ашырыла.

Республика икътисад министрының беренче урынбасары - эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин әйткәнчә, Татарстанда бер мең җиңел автомобиль һәм 500 йөк машинасы газ белән йөри.

- Программада катнашып, транспорт чараларын газ ягулыгына көйләүчеләргә чыгымнарның 30 процентка кадәр өлеше кире кайтарыла, әле тагын 1,5 мең кубометр газ тутырту өчен ягулык картасы бүләк ителә. Юридик затларга еллыкның бер проценты чикләрендә 6 яки 12 айга кредит алу мөмкинлеге тудырыла, - диде Рөстәм Сибгатуллин.

"Газпром газомоторное топливо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Казан филиалы директоры Булат Газизуллин аңлатканча, җиңел автомобильне газ ягулыгына көйләү уртача 75 мең сумга, ә йөк машинасыныкы 300-600 мең сумга төшә.

- Газның бер кубометры - 11сум 50 тиен. Чыгымнар озак та үтмәстән, файда китерә башлый, - дип дәлилләде Булат Газизуллин. - Татарстанда автомобильләргә газ тутыручы компрессор станцияләре (АГНКС) ун урында эшли. Казанда - өч, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Мамадышта, Буада һәм Шәмәрдәндә берәр станция. Быел Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Алабугада, Лениногорскида тагын шундый станцияләр сафка басачак. Түбән Камадагы икенче станция төзелеше тәмамланды инде. Республикада 2018 елга янә 15 урында яңа АГНКС барлыкка киләчәк.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов искәрткәнчә, транспорт чарасының газ ягулыгына көйләнгәнлеге турындагы мәгълүматны ЮХИДИ бүлекләренә җиткерү мәҗбүри шарт. Транспорт чарасын газ ягулыгына көйләү максатында тотылган акчаларның бер өлешен кире кайтару өчен, башкарылган эшләр турындагы документ-белешмәләрне республиканың Икътисад министрлыгына тапшырырга кирәк.






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading