16+

Президент шатландырды–: пенсия, ипотека, хезмәт хаклары

2025 елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан индексацияләячәкләр. Ә гаилә ипотекасы озайтыла.

Президент шатландырды–: пенсия, ипотека, хезмәт хаклары

2025 елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан индексацияләячәкләр. Ә гаилә ипотекасы озайтыла.

Петербург халыкара икътисади форумында Ил Президенты шулай дип вәгъдә итте.

– Гражданнар белән очрашу барышында берничә тапкыр күтәрелгән карар турында әйтәсем килә. Финанс, бюджет чикләүләре аркасында узган елларда эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнмәде. Бу вакыт эчендә миллионлаган гражданнарыбызга кагылган әлеге мәсьәлә өлгереп җитте, халык мәнфәгатьләре хакына аны хәл итү өчен безнең ресурслар бар. Киләсе елдан эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләүне яңартырга тәкъдим итәм, – дип белдерде ул. 

2025 елның 1 февраленнән һәм алга таба ел саен лаеклы ялга чыгучыларның гына түгел, ә эшләүләрен дәвам итүчеләрнең дә пенсияләе артачак. Путин "Бердәм Россия" партиясенә хөкүмәт белән берлектә тиешле закон проектын әзерләргә һәм аны язгы сессиягә кабул итәргә сорады.

Яшь гаиләләр турында да сүз булды. Белгәнегезчә, ташламалы ипотека 1 июльгә кадәр генә гамәлдә. Аны берничә тапкыр озайтып килделәр. Әмма быелдан ул тәмамланачак яки башка формада эшли башлаячак иде. Апрель башында Владимир Путин хөкүмәткә алты яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен еллык ставканың 6 проценттан да артык булмаган гаилә ипотекасының гамәлдә булу срогын озайтырга кушты. 

– Без 2030 елга кадәр гаилә ипотекасы эшен озайттык. Биредә социаль өлкәдә кече шәһәрләрдә яки төбәкләрдә торак төзелешенең күләме әлегә җитәрлек булмаган гаиләләр өчен өстәмә махсус карарлар тәкъдим итәм. Балаларның яшенә карамастан, ике балалы гаиләләр алты процент гаилә ипотекасыннан файдалана алачак. Бердәнбер шарт: ипотеканы рәсмиләштергән вакытта балаларның берсе генә булса да балигълык яшендә булмасын. Һәм тагын. Шундый ук ташламалы шартлар Россиянең барлык төбәкләрендә үз йортын төзергә теләгән һәр гаилә өчен гамәлдә булачак. Бу бигрәк тә зур, күп балалы гаиләләр өчен мөһим. Хөкүмәттән бу программаларны агымдагы елның 1 июленнән башлап җибәрүегезне сорыйм, – дип ассызыклады Президент.

Аныңча, икътисади һәм социаль сәясәт чаралары нәтиҗәле генә түгел, гадел дә булырга тиеш. Ярлылыкны, тигезсезлекне киметү, Россия гаиләләренең керемнәрен арттыру, үз чиратында, кешеләрнең тормыш сыйфатына, илкүләм базарның эчке ихтыяҗын һәм сыйдырышлылыгын арттыруга турыдан-туры йогынты ясый. Бу бурычны хәл итүгә балалары булган гаиләләргә түләүләрне дә кертеп, барлык инструментлар, салым түләүләре, социаль контрактлар эшләргә тиеш.

– Һәм, әлбәттә, бүген әйткән төп инструмент – хезмәт хаклары үсешен тәэмин итү. Биредә хезмәткә түләүнең минималь күләмен индексацияләүгә кагылышлы мөһим карарны өстәячәкмен. Киләсе елдан башлап хезмәткә түләүнең минималь күләменең медиан хезмәт хакы (халыкның керемнәрен анализлаудагы критерийларның берсе. – Ред.) белән нисбәте билгеләнәчәк, аны безнең икътисадта эшләүче күпчелек кешеләр ала. 2025 елда хезмәткә түләүнең минималь күләме медиан хезмәт хакының 48 процентын тәшкил итәчәк, шул рәвешле, ул аена 22 мең сумнан артачак, ягъни тагын якынча 15 процентка үсәчәк. 2030 елга аена 35 мең сумнан да ким булмаячак, – диде ил башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading