16+

Путин кулыннан дәүләт бүләге алган Ринат Сөләйманов:«Борчак урганда 9 сум акча алып ничек шатланганым әле дә хәтердә»

Кичә Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин ил үсеше өчен үзләреннән зур өлеш керткән кешеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Путин кулыннан дәүләт бүләге алган Ринат Сөләйманов:«Борчак урганда 9 сум акча алып ничек шатланганым әле дә хәтердә»

Кичә Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин ил үсеше өчен үзләреннән зур өлеш керткән кешеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Әлеге мәртәбәле тантанага кырыклап кеше чакырылган. Алар арасында якташыбыз - Яңа Чишмә районының "Сөт иле" - "Яңа Чишмә" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы механизаторы Ринат Сөләйманов та бар иде. Аңа, күп еллык фидакарь хезмәте өчен, Россия Президенты Указы нигезендә Дуслык ордены белән тапшырылды. Ринат абыйны котлап шалтыратканда, ул юлда иде әле.

- Мәскәүдән Казанга килеп төштек. Район җитәкчелеге мине каршы алырга машина җибәргән. Гади колхозчы өчен болар, сеңлем, бик зур дәрәҗә инде. Чаллы башы авылында тудым, шунда яшим, авылдан беркая да чыгып киткәнем юк. Гомеремнең кырык елын колхозга багышладым. Ун ел бригадир булып хезмәт куйдым, утыз ел инде механизатор булып эшлим. Пенсиягә чыкканыма ике ел булса да, эшләп йөрим, - дип сөйләде ул безгә.

Ринат абый тракторга иң беренче тапкыр 1967 елда - 12 яшендә утырган. Әтисе дә гомер буе механизатор булып эшләгән.
- Борчак урганда аңа ярдәмче булдым. Миңа тугыз сум акча да язганнар иде. Аның өчен ничек шатланганым әле дә хәтердә. Юл буе шуларны уйлап кайттым. Күңелдәге сөенечне әйтеп бетерә алмыйм. Беркайчан да дәрәҗәгә кызыкмадым, мал артыннан чапмадым. Хезмәтемне күрә белгәннәре өчен җитәкчелеккә рәхмәт,- ди орден иясе.

Ринат абыйны Мәскәүгә ике улы озата барган. Хатыны да гомер буе колхозда эшләгән. Улларының олысы Чаллыда, кечесе Яңа Чишмәдә яши. Алар да тормышта үз урыннарын таптылар, өйләнделәр, икешәр бала үстерәләр, әйбәт кенә эшләп йөриләр, дип уллары белән горурланып та алды әле ул. Ә үзе турында бик тыйнак кына сөйләде. Югыйсә ул 2003 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән, 2008 елда "Татарстан авыл хуҗалыгы атказанган механизаторы" дигән мактаклы исемгә лаек булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading