16+

Рөстәм Миңнеханов: «Шәхси сәхифә – үз телә­гем түгел иде. Берсен Тина Канделаки, икенчесен Рамзан Кадыйров тәкъдиме белән ачтым»

"Татар теле кирәкми, диләр. Юк шул, әгәр телне аңласагыз, күбрәк белгән булыр идегез", - диде Рөстәм Миңнеханов 8 Март уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов: «Шәхси сәхифә – үз телә­гем түгел иде. Берсен Тина Канделаки, икенчесен Рамзан Кадыйров тәкъдиме белән ачтым»

"Татар теле кирәкми, диләр. Юк шул, әгәр телне аңласагыз, күбрәк белгән булыр идегез", - диде Рөстәм Миңнеханов 8 Март уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуда.

Ел саен үткәрелә торган чарада Татарстан Президентының итәкле ярдәмчеләре турында да, рес­публика башлыгының әнисе - командир Вәсига апа турында да сөйләде ул. Ә акча турында сүз чыккач, Рөстәм Миңнеханов һәр тиенне исәптә тотарга кушты.

Чынбарлык турында

Заманалар җиңел түгел. Мин моның белән килешәм. Тиенен санамаган кешенең беркайчан да акчасы булмаячак. Барлык чыгымнарны исәптә тотарга кирәк. Әгәр син акчаны уңга-сулга таратып яшисең икән, кесәңдә бер тиен дә калмаячак. Санкцияләр, долларның кыйммәтләнүе аркасында, шактый кыенлыклар килеп чыкты. Бу - үзеннән-үзе генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Без халыкка ярдәмгә килеп, үз көнебезне үзебез күреп яшәргә тиеш. Читтән булышырлар дип көтеп ятуның файдасы юк. Шуңа күрә авыр хәлдә калган, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең төрле юлларын эзлибез. Саннарга караганда, эшебез начар түгел. Үсеш тә бар. Ә эченә керсәң, элек чит ил товары бер бәя тора иде, бүген, гомумән, икенче кыйммәткә ия. Шул ук акчага бер үк күләмдә товар сатып алып булмый. Хәзер тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк. Менә минем акчам җитми, диләр. Акчаң җитмәсә, эшләргә кирәк.

КамАЗ турында

Россия Президенты КамАЗга килгән икән, әйбәт бит инде. Владимир Путин ошамаган яки кү­ңеле тартмаган урынга бармый. Бүген автомобиль сәнәгате чыннан да бик катлаулы чор кичерә. Ил башлыгы кризиска каршы чаралар турында сөйләп кенә калмыйча, үзе Чаллыга килеп, автомобиль төзүчеләргә илтифат күр­сәтте. Бу - акча бирүгә караганда да мөһимрәк. Владимир Путин КамАЗ эшчеләренә рәхмәт әйтте. Россия Президенты килү­дән файдаланып, "Аммоний" төзелешен дә тәмамладык.

Хатын-кызлар турында

Хатын-кызлар белән эшләве уңайлырак. Бу гомумән дә икенче мохит бит! Дөресен генә әйткәндә, кешене хатын-кыз яки ир-атларга бүлеп карарга ярамый дип уйлыйм. Һәр өлкәдә бел­гечләр булырга тиеш. Аңла­шыла, хатын-кыз белгеч булудан тыш, нәфис зат та әле. Алар пөх­тәрәк, җыйнаграк. Гүзәл затлар кайбер ир-атлар кебек, хатын үтүкләмәгән дип, эшкә бөгәр­ләнеп беткән чалбар киеп килми. Алар тормышның кайбер юнә­лешләрен яхшырак аңлый, мә­сь­ә­ләне үзләренчә хәл итү юлын да таба. Шуңа күрә безнең эштә хатын-кызлардан башка булмый. Теләсә кем җитәкче була ала, ә менә үз эшеңне оста башкару өчен яхшы белгеч булырга ки­рәк. Президент Аппаратында бар­лык хезмәткәрләрнең 40 проценты хатын-кызларга туры ки­лә. Дәүләт хезмәтендәгеләрнең 70 проценты - нәфис затлар.

Балалар бакчалары турында

Өч яше тулган сабыйларны балалар бакчасында урын белән тәэмин итәргә тырышабыз. Соң­гы 5 елда гына да 200гә якын бакча ачтык. Бу - бик зур чыгымнар. Шуңа да карамастан, эшне башкарып чыга алдык. Бүген яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балаларның яртысы гына бакчага бара ала. Әлеге мәсьәләне бер көндә генә хәл итеп булмый. Бу юнәлештә дә эшлибез. Күптән түгел генә Япониядә булдык. Анда өч яшьлек баланы бакчага бирү бик сәер күренеш санала. Япониядә сабый өйдә тәрбия­лә­нергә тиеш дип фикер йөртәләр. Бездә вәзгыять икенчерәк, әл­бәттә. Ничек кенә булмасын, өч яшькә кадәр баланы мөмкин кадәр әнисе тәрбияләргә тиеш дип саныйм. Кашык тотып ашый, мөстәкыйль рәвештә киенә бел­мәгән баланы ничек итеп чит кеше кулына алып барып тапшырырга кирәк? Тәрбиячесе яхшы булса ярый да әле. Бу мәсьәләдә алга таба да эшләргә кирәк.

Аерылышу турында

Гаилә ул - ике кеше: ир һәм хатынның үзара ызгышуы гына түгел. Гаиләне рәсми рәвештә теркәгәннәр, балалары бар икән, җаваплылык та кирәк. Шуңа күрә аерылышу процессы мөмкин кадәр катлаулы, чыгымлы һәм озак вакыт таләп итәргә тиеш. Ир һәм хатын талаша инде ул. Бу - гадәти хәл. Ачуланышалар да, дуслашалар да. Тик кайберәүләр хисләргә артык бирелеп, ашыгыч карар кабул итә. Аннары үкенә, тик соң була инде. Читтә баллы мичкә көтеп тора дип уйлап ялгышалар. Тәрбиячесез кал­ган балалар турында да онытырга ярамый. Без ныклы гаи­ләләр өчен көрәшәчәкбез.

Социаль челтәрләр турында

Сезне минут саен сүгеп торсалар, үзегезне ничек хис итәр идегез? Социаль челтәрләрдә башка сыймаслык нәрсәләр дә, дөреслек тә бар анысы. Без килеп ирешкән мәгълүматларның барысы буенча да эшләргә тиеш. Бүген "Халык контроле" системасы бик әйбәт эшли. Миңа "ВКонтакте" һәм "Instagram"да да язалар. Ярдәмчеләрем күзәтеп бара. Шәхси сәхифә ачу - һәркемнең үз эше. Интернет аша килеп иреш­­кән хәбәрләрнең эчтәле­ге­нә караганда, бу һәр җитәк­ченең көченнән дә килмәячәк. Арада неч­кә күңелле кешеләр дә җи­тәрлек. Шәхси сәхифә - үз телә­гем түгел иде. Берсен Тина Канделаки, икенчесен Рамзан Кадыйров тәкъдиме белән ачтым. Бәлки бу ахмаклык та булгандыр. Социаль челтәрдә телә­сә нәрсә язарга мөмкиннәр. Тик мин алар кебек үк җавап бирә алмыйм.

Әнисе турында

Әни кем - киңәшчеме, әллә яр­дәмчеме? Мондый сорауны журналистлар гына бирә ала. Әни - әни инде ул. Ул ярдәм итәр­гә дә, "Кара аны, малай!" - дип сүгеп ташларга да мөмкин.

Минем әни - командир! Мин әллә кая еракта яшәмим бит. Мөм­кинлек чыккан саен әни янына кайтып килергә тырышам.



Ватаным Татарстан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading