16+

Татарстанның бер районында 3500 ел элеккеге авыл табылды

Бүгенге көндә археологлар Исергәп авыл җирлеге территориясендә казу-эзләнү эшләре алып баралар.

Татарстанның бер районында 3500 ел элеккеге авыл табылды

Бүгенге көндә археологлар Исергәп авыл җирлеге территориясендә казу-эзләнү эшләре алып баралар.

Бронзадан коелган ураклар, хуҗалык чокырлары, корылмалар булган урыннар һәм керамик әйберләр табылды. Биредә 3500 ел элек кешеләр яшәгән дип фаразлыйлар. Казу эшләрен Саратов һәм Мәскәү өлкәләреннән археологлар башкара. 

Казу-эзләнү эшләре 12 мең квадрат метр мәйданда бара. Экспедиция җитәкчесе, әйдәп баручы археолог Оксана Сергеева сүзләренчә, заманча законнар буенча ил территориясендә алып барыла торган теләсә нинди төзелеш эшләре тикшеренү эшләреннән соң гына башкарылырга тиеш, шул исәптән археологик эшләрдән соң да. Бу урында нефть торбаларын реконструкцияләү планлаштырылганлыктан, археологлар урынны тикшерергә тиеш. Исергәп авылы территориясендә булган борынгы торак урыннарны менә шулай тапканнар да.

– Без хәзер бронза чорына караган борынгы җирлек булган урында басып торабыз. Аңа якынча 3500 ел – безнең эрага кадәр икенче меңъеллык уртасы, – дип хәбәр итте безгә Оксана Сергеева. – Әлеге җирлек берничә ел элек үк табылган иде һәм ул Татарстан мәдәният идарәсендә исәпкә алынды. Җирлек урыны бик кызыклы һәм кабатланмас, әлбәттә, без әле эшли генә башладык, шулай да шактый сирәк очрый торган әйберләр таптык. Бүген без шундый хәзинә таптык - бронзадан коелган ураклар. Алар бер-берсе өстенә куелган өч данә иде. Алар үз вакытында бәлки, ниндидер чүпрәккә төрелгән, яисә ниндидер күн капчыкка салынган булгандыр. Уракларны кемдер ялгыш кына төшереп калдырган диеп уйлап булмый, чөнки алар бергә куелган. Төшеп калса, бер генә булыр иде. Шулай итеп, аларны кайчандыр яшергәннәр, ә бүген без таптык. Бу ураклар шул чорда формаларда коеп ясалган булган. Формалары, кагыйдә буларак, балчыктан ясалган, шунда коелган. Гаҗәп тә түгел, чөнки бу урыннар бит Урал тауларына якын урнашкан. Биредә шул вакытта ук металл табу, металл эшкәртү сәнәгате үскән дип уйларга җирлек бар. Һәм бу ураклар бәлки шушы ук җирлектә дә коелган булганнардыр. Металлургия эзләрен дә табарбыз әле бәлки дигән өмет бар. Без шулай ук корылмалар, нигез чокыры таптык. Аларны әле казымадык, әмма процесста. Алга таба нәрсә буласын без белмибез, бәлки бу урын безгә күп төрле табылдыклар һәм объектлар, сюрпризлар китерер.

Борынгы заманнарда да, хәзер дә торак урыннар су янында урнашкан. Бу авыл да Ык елгасы ярына якын урнашкан булган.

– Эш унике мең квадрат метр мәйданда алып барыла. Материкка кадәр катламны алабыз. Һәм инде материк катламда корылмалар, хуҗалык чокырлары табылырга мөмкин, бәлки зират урыннары да булыр – боларның барысы да материкта яхшы “укыла”. Җирнең төрле катламнарында без табылдыкларга тап булабыз, ә материкта археологик объектлар яхшы күренә. Ул очракта без бу унике мең квадрат метр мәйданны тулысынча түгел, ә нәкъ кешеләрнең тормыш эшчәнлеге белән бәйле булган объектларны гына казыячакбыз, – дип сөйли әйдәп баручы археолог.

Казу эшләре барышында ук табылдыкларның сызымнарын, рәсемнәрен дә ясыйлар. Бу эш белән Светлана Филатова шөгыльләнә.

– Хәзерге вакытта мин стратиграфия ясыйм, сызымда катламнарны, аларның биеклеген, тәртибен билгелим, – дип аңлата кыз. – Культуралы катламның кайда, материкның кайда урнашканын күрсәтәм. Әгәр ниндидер табылдыклар булса, мин аларны рәсем итеп тә ясаячакмын. Сызым планында түгел, ә сәнгать өлеше буенча.

Археологларның икенче төркеме Мәскәү шәһәреннән. Алар берничә метр гына читтәрәк эшли.

– Без Исергәп-1 җирлегеннән керамика материаллары һәм сөякләр таптык. Бронза чорында бу һәйкәлдә борынгы кабиләләр яшәгән. Керамика материаллары шуны күрсәтә, – дип сөйли археологик мирасны саклау бүлегенең кече фәнни хезмәткәре Татьяна Марьёнкина. – Күрәсең, алар терлекчелек белән шөгыльләнгән булганнар, шуңа күрә дә без бик күп мөгезле вак терлек сөякләренә тап булдык. Аларның нинди хайваннарның сөякләре икәнен хәзер үк белеп тә булмый. Моның белән остеологлар шөгыльләнәчәк. Шулай ук чакматаштан ясалган көнкүреш әйберләре, пычаклар, кыстыргычлар һәм гади таштан булган җайланмалар таптык. Таш белән алар бөртекләрдән ярма ясаган дигән фараз бар. Керамик савыт ватыкларында төрледән-төрле орнаментларны күрергә була. Менә шундый табышлар әлегә без эшләгән мәйданда.
Барлык табылган материалларны шунда ук юалар һәм эшкәртәләр. Моның белән археология институты лаборантлары шөгыльләнә.

– Хәзерге вакытта мин чираттагы табылдыкны чистартам. Ул - сөяк. Аны теш щеткасы белән сак кына эчен-тышын, ян-якларын юам, ябышкан туфрактан арындырам, – ди археология институты хезмәткәре Василиса Строганова.

Исергәп авыл җирлеге территориясендә казу эшләре әле башланды гына. Алда кызыклы һәм тарихи материаллар күп булачак, дип ышандыра археологлар. 







Индира Сәйфуллина

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading