16+

50 ел бергә узган гомер 50 көн кебек тә булмады

Быел алтын туйларын билгеләп үткән Разия апа белән Марс абый Мортазиннар бергә узган илле еллык гомерләрен илле көнгә генә тиңләгәч, бигрәк бәхетле парлар инде дип уйлап куйдым. 73 яшьләрендә булуга карамастан, шат күңелле, көләч йөзле Марс абый белән Разия апа әле дә бер-берләренең күзләренә генә карап тора.

50 ел бергә узган гомер 50 көн кебек тә булмады

Быел алтын туйларын билгеләп үткән Разия апа белән Марс абый Мортазиннар бергә узган илле еллык гомерләрен илле көнгә генә тиңләгәч, бигрәк бәхетле парлар инде дип уйлап куйдым. 73 яшьләрендә булуга карамастан, шат күңелле, көләч йөзле Марс абый белән Разия апа әле дә бер-берләренең күзләренә генә карап тора.

Хәзерге вакытта Казанда яшәүче Марс абый белән Разия апа Сәмәрканд шәһәрендә танышканнар, шунда кавышканнар, шунда ике кыз үстергәннәр. Марс абый тумышы белән Сарман районының Таза Чишмә авылыннан, ә Разия апа Оренбург өлкәсеннән. Икесе дә туганнары чакыруы буенча Сәмәркандка эшкә килгәннәр. Үзләре исә алар моны, насыйп ярларыбыз тартып китергәндер, диләр. Танышулары исә болай булган. Марс абыйның заводта бергә эшли торган дусты аңа сеңлесенең дус кызы булуын һәм аларны таныштырырга теләвен әйткән. Ә бер көнне заводтан чыгып барганда егетләр очраклы гына рәвештә шул кызга - Разия апага тап булганнар. Шунда танышып, аралашып алганнар да һәркайсы үз юлы белән киткән. Күпмедер вакыттан соң Разия апаны авылдаш кызы туйга чакырган. «Табын артындагы бер урындыкка килеп утырдым, тик бу урын гармунчы егетнеке, дигәч, янәшәсендәге урындыкка күчәргә туры килде. Гармунчы егеткә дип тәгаенләп куелган урынга исә гармун тоткан яңа танышым Марс килеп утырды. Шул кичтә ул мине озата кайтты. Аннары ел ярымлап очраштык та бергә яши башладык», - ди, яшьлекләрен искә алып, Разия апа.
Илле еллык уртак гомерегезне илле көнгә тиңләгәч, мәхәббәтегез көчле булгандыр инде дип шаяртам мин. Марс абый исә моны мәхәббәткә генә кайтарып калдырмый. Баштагы мәлдә генә була ул ярату, аннары икең бер булып яши башлыйсың бит. Ярату бер-береңне хөрмәт итүгә, санлауга әверелә. Гаиләң өчен җаваплылык хисе арта. Яшь барган саен сабырлык та өстәлә, ди ул. «Гомумән, безнең ачуланышып, турсаешып утырырга вакыт булмады. Бер-беребезгә таләпләр дә куймадык. Бердәнбер таләбем булды анысы, Марска техникумга укырга керергә куштым. Өйләнешүгә үк икебез дә техникумга укырга кердек. Беребез читтән торып, икенчебез кичке бүлектә укыды. Аны тәмамлагач, икебез дә университетның әзерлек курсларына укырга кердек. Баштан ук шулай сөйләшеп куйдык. Икебез дә укырга керсәк, өйдә кеше калмый, кем укырга керә ала, шул укуын дәвам итәчәк. Марс заводта мастерлык вазифасына күчерелгәч, әзерлек курсларында да укый алмады. Мин исә аны тәмамлап университетка укырга кердем. Минем дипломны да безнеке дип әйтәбез. Чөнки миңа, читтән торып укыгач, кырыгар көнгә Ташкентка барырга туры килде. Балалар, өй Марска калды. Көне буе эштә, аннары укуда дигәндәй, дөнья кудык, бер-беребездән кер эзләмәдек. Хәзерге яшьләр кебек, характерларыбыз туры килми, дип тә утырмадык. Икебез дә, авыр тормышлы ятим авыл балалары, икебезнең дә әтиләребез Сталинград сугышында ятып калган. Бертөрле авырлык күреп үскәннәрнең холкы да бер үк буладыр инде. Ярдәм итүчебез, арттан төртеп торучыбыз булмады. Бер айда беребезнең әнисенә, икенче айда икенчебезнең әнисенә күчтәнәчләр тутырылган посылкалар җибәреп тордык. Арабызда көнләшү дә булмады. Марс гармунчы булгач, аны гел туйларга, бәйрәмнәргә чакырдылар. Ул вакытта гармунчылар арасында салырга яратучылар да күп булды. Гел туйларга чакыралар, кыстап эчерәләр бит инде. Марс исә миңа алдан ук, син үзең кара инде анда, дип куя. Сүзнең нәрсә турында икәнен беләм. Аның алдында рюмкага салынган теге нәрсәне, кеше күреп калганчы, ялт кына йә түгеп куям, йә башка савытка бушатам да су тутырам. Су эчеп утырган Марс шулай кич буе кунакларны биетә», - дип сөйли Разия апа. Марс абый бүген дә гармуныннан аерылмый. Алар икесе дә ветераннар клубына йөри. Марс абый Гүзәл Маликова оештырган ансамбльгә йөрергә дә вакыт таба.
Аларның бергә уздырган илле ел гомерләрендә барысы да булган: шатлыгы да, кайгысы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә... Болар барысы да узган, онытылган, ә менә бер-берләренә булган мәхәббәтләре калган, ул әле дә аларның йөрәгендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading