16+

Кызлар белән кәефләнү алты ел төрмә белән тәмамланган. Әмма...

Кызлар белән кәеф-сафа кору алты ел төрмә белән тәмамланыр дип башларына да килмәгәндер Инсаф белән Исламның. Ике кыз аларны көчләүдә гаепләп чыга.

Кызлар белән кәефләнү алты ел төрмә белән тәмамланган. Әмма...

Кызлар белән кәеф-сафа кору алты ел төрмә белән тәмамланыр дип башларына да килмәгәндер Инсаф белән Исламның. Ике кыз аларны көчләүдә гаепләп чыга.

Серлеме?
Бу эшнең төбендә, егетләрнең туганнары фикеренчә, сер йомгагы ята. Федераль каналларның берсендә бара торган тапшыруда йомгакны сүтәргә тырышып карыйлар. Ток-шоу – ток-шоу инде ул, ә суд карары – суд карары.

...Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә яшәүче Мәдинә белән Парвина үзләренең танышларын җинаятьтә гаепләп чыга. Мәдинә Аблаеваның судка биргән күрсәтмәләренә караганда, Ислам Сөнгатуллин 2019 елның 7 февралендә аны һәм сеңлесе Парвинаны кунакка чакыра. Моңарчы алар берничә тапкыр очрашканнар. Егетнең тулай торактагы бүлмәсендә кәеф-сафа корып утыралар, бермәлне Мәдинәнең хәле начарая һәм ул бәдрәфкә кереп китә. Биредә 15 минут чамасы була. Кире бүлмәгә кергән вакытта, Мәдинә сеңлесенең кычкырган тавышын һәм елавын ишетеп ала. Ә диванда исә яртылаш чишенгән Парвинаны күрә. Аның алдында – Ислам, ә артында Инсаф торган. Көчләү акты булганмы-юкмы дигән суд соравына шаһит кыз төгәл җавап бирмәгән. Аның сүзләренә караганда, кызлар бу хәлләрдән соң такси чакыртканнар да, биредән китеп барганнар. Машинада гына Парвина апасына егетләрнең үзен көчләүләре турында сөйләп биргән.

9 февральдә егетләр полиция тарафыннан кулга алына. Тикшерү барышында Ислам Сөнгатуллин Парвина Аблаева белән җенси мөнәсәбәткә керүе турындагы версияне раслый, әмма егет әйтүенчә, бу кызның үз ризалыгы белән булган, ул бер дә карышмаган. Кызлар әйтүенчә, егетләр аларның эчемлегенә нидер салган.
– Апа үзен начар хис итә башлады, бәдрәфкә чапты, – дип үз версиясен тәкьдим итә Парвина. – Мине дә укшыта башлады. Үз-үземне белештермәс дәрәҗәгә җиттем. Менә шул халәттән алар файдаланырга җыенганнар да.

Суд утырышында чыгыш ясаган дәүләт гаепләүчесе зыян күрүче һәм төп шаһитнең күрсәтмәләрен эзлекле, ә Ислам Сөнгатуллин белән Инсаф Галимҗановның гамәлләрен алдан килешенеп эшләүләрен сөйли. Китерелгән барлык дәлилләр, шаһитләр биргән күрсәтмәләрдән чыгып, хөкемдар егетләрне гаепле дип тапкан һәм 5 ел да 6 айга төрмә срогы билгеләгән.

Хөкем ителгән егетләрнең әти-әниләре исә башка фикердә. Алар сүзләренчә, кызларны мондый гаепләү ташлауга үги әтиләре Шәүкәт Бобоходжаев мәҗбүр иткән.
– Ышанмыйм, чөнки улым Инсаф андый адымга сәләтле түгел, – ди Инсафның әнисе Руфинә Галимҗанова.
– Парвина Аблаева (элек Ислам белән мөнәсәбәтләрдә булган), көчләнгәннән соң, 18 сәгать үткәч, гариза язган. Үги әтисе Шәүкәт шикаять язарга ул үзе алып барган, – дип сөйләде безгә Казан кызы, Инсафның сөйгәне Эльвира Әхмәтшина.

«Кызымның бәясе – 10 миллион»
– Хәтта минем белән очрашуда да, ул Инсафның монда бөтенләй дә катнашы юк, дип белдерде, – дип, кызның сүзләрен куәтли Руфинә Галимҗанова. – Алга таба, үги әтисе «аңлашырга» тәкъдим итте һәм үзенең үги кызын 10 миллион сумга бәяләде. Бу сумма безнең өчен күтәрә алмаслык, өебезне, бөтен милкебезне сатсак та, ул акчаны җыя алмаячакбыз, дидем. Шуннан Шәүкәт бәяне өч миллионга кадәр төшерде. Аның белән әлеге сөйләшүебез диктофонга яздырылган.

Бөтен кирәкле экспертизалар уздырылды. Әмма Инсафның биологик эзләре беркайда да табылмады! Гинеколог биргән белешмәдә дә «зыян күрүче»нең җенес органнарында бернинди дә җәрәхәтләр, ертылулар булмавы турында әйтелгән. Парвина үзенең беренче күрсәтмәләрендә дә үзен беркемнең дә кыйнамавы, көч белән тотып тормаулары, янамаулары хакында яза. Алга таба, берничә тапкыр үз күрсәтмәләрен үзгәртә һәм беренче тапкыр язганнарын кире кагып, бөтенләй башкача сөйли башлый.

– Күршеләре ярдәм сорап кычкырган ялварулар да, елау тавышлары һәм шау-шу да булмады дип күрсәтмә бирделәр, – дип сөйләвен дәвам итә Эльвира. – Югыйсә, тулай торакта стеналар юка һәм бөтен әйбер дә яхшы ишетелә. Комендантның күрсәтмәләреннән күренгәнчә, кызлар шул көнне төнлә яшәгән фатирларыннан сүгенә-сүгенә, тәмәке тартып төшеп барганнар. Аларның күңелсезләнүләрен, ниндидер коточкыч хәл булуын сизмәгән. Инсаф белән Исламны гаепләү эшендә иң төп шаһит – зыян күрүченең апасы Мәдинә Аблаева. Ул «көчләү»вакытында бәдрәфтә булган. Судта аңа сорау бирделәр: «Сез көчләүне күрдегезме?». Ул: «Юк!» –дип җавап бирде. Болар барысы да суд беркетмәләрендә бар...

Тагын бер сер ачылган

Популяр ток-шоу студиясендә  алып баручы ничә еллар дәвамында кызлар яшергән серне фаш итә. Баксаң, кызларның үги әтисе даими рәвештә ике үги һәм үзенең кызын куркытып, көчләп яшәгән икән.

Мәдинә сүзләренчә, үги әтисе аңа беренче тапкыр 2012 елда, аңа нибары 14 яшь булганда бәйләнә башлаган. Ул Шәүкәтнең шул вакыттан бирле көчләвен дәвам итүен сөйләде, шул ук вакытта сеңлесе Парвинага да бәйләнүен белдерде. Апалы-сеңелле бу хакта кемгәдер сөйләргә курыкканнар, чөнки Шәүкәт аларны үтерү белән янаган.

Тапшыру вакытында бар кешене шок хәлендә калдырган сүзләрдән соң, алып баручы, Бобоходжаевны залдан куып чыгарды. Ишек төбендә аны шунда ук полиция хезмәткәрләре көтә иде инде. Кызларның үги әтиләренә карата җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Ул хәзер Яшел Үзәндә тикшерү изоляторында суд карарын көтә...

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading