16+

Марат Кәбиров: "Абыйсының гәүдәсен бүтән кеше киеп кайткан"

Аңа әле нибары алты яшь кенә иде. Шулай да ул укый-яза белә, телефонда да яхшы актарына. Гомумән, моңа кадәр малайның тормышы көйле иде.

Марат Кәбиров: "Абыйсының гәүдәсен бүтән кеше киеп кайткан"

Аңа әле нибары алты яшь кенә иде. Шулай да ул укый-яза белә, телефонда да яхшы актарына. Гомумән, моңа кадәр малайның тормышы көйле иде.

Өстәвенә, аны күп нәрсәләргә өйрәткән, һәрвакыт ярдәм иткән, яклап-саклап йөрткән абыйсы бар иде. Абыйсы әйбәт иде аның. Малай аны ярата иде…

Абыйсына унике яшь иде. Башкаларның абый-апалары ике-өч яшькә генә өлкәнрәк булсалар да үзләрен әллә кемгә чутлап, эне-сеңелләрен кимсетергә генә торалар, адәмгә дә санамыйлар. Үзләре белән ияртмиләр. Ансын аңларга була инде, олылар һәрвакыт сине сөйрәп йөртә алмыйдыр, аларның үз ишләре белән генә хәл итәсе үз эшләре бардыр. Әмма аларның барсы да диярлек энекәшләрен:

– Кит әле моннан, маңкаң кипсен башта… – дип этеп кенә җибәрә. Кайчагында катырак сүзләр әйтеп кимсетергә дә, бәргәләп тә алырга мөмкиннәр. Ә аның абыйсы бүтән, ул ягымлы гына итеп аңлата:
– Без бара торган җирдә син әлегә йөри алмыйсың, ә бераз үскәч, без анда икәү барырбыз, – ди. Әйләнеп кайткач, малайны урамга алып чыга, яки берәр паркка алып китә. Анда арганчы уйныйлар, күңел ачалар.

Аз гына акчасы булса да ул энесенә ниндидер тәмлүшкә алып бирә. Йә туңдырма, йә шоколад, йә берәр тәмле җимеш. Уку-язуга да, телефон төймәсенә басарга да абыйсы өйрәтте. Кыскасы, абыйсы аның бик яхшы малай иде.
Тик көннәрнең берендә уйнап йөргәндә агач башыннан егылып төште дә һушын югалтты. Биш көн буена аңсыз яткан диделәр. Малай аны үзе күрмәде, абыйсын шундук хастаханәгә алып киттеләр дә озак яткызып чыгардылар.
Кайтканда ул һушына килгән иде инде. Аягында йөри, ашый-эчә, күрә-ишетә…
Бераз гына ябыккан, калган бөтен җире абыйсыныкы иде. Ләкин бу аның абыйсы түгел иде. Абыйсының гәүдәсен бүтән кеше киеп кайткан иде.

Әти-әнисе аны үз уллары дип уйлыйлар, төрлечә тәрбиялиләр, элеке хәленә кайтарырга тырышалар. Тик бу мөмкин түгел, чөнки абыйсының гәүдәсе эчендә бөтенләй бүтән кеше яши иде. Ул сөйләшми. Бер нәрсә белән дә кызыксынмый. 

Ул бары тик күзәтә генә. Ләкин күзәтүен дә әти-әнигә сиздерми һәм алар күрмәгәндә мәсхәрәле ыржаеп куя.
Малай аның үз абыйсы түгеллеген беренче көнне үк сизде. Сөйләшмәве, битарафлыгы өчен генә түгел. Абыйсының күзләре салкын иде. Ул күзләр аша башка кеше карый. Аннан соң… Менә монсын аңлатып та булмый әле аның…
Малай белән әтисе арасында ниндидер җылылык, күзгә күренми торган ягымлы бәйләнеш бар. Әнисе белән – тагы да көчлерәк. Элек абыйсы белән икесе арасында да шулай иде. Ә бу абый – таш кебек. Аннан салкынлык, хәтта явызлык бөркелә.

Бу хакта малай әнисенә әйтеп тә караган иде. Тик ул берни дә аңламады:
– Абыең хастаханәдән соң, улым, әле тулысынча терелеп җитмәгән. Савыккач, элекке хәленә кайтачак ул, – дип иркәләде генә.

Кайчагында әниләр дә надан була икән. Малай тагын берничә тапкыр кисәтергә тырышып карады да әти-әнисе: “Врачка күрсәтергә кирәк. Абыйсын ярата иде бит. Стресс кичерә торгандыр,” – дип сөйләнә башлагач, тукталды.
Әмма абыйсы кыяфәтендәге кешедән куркуы басылмады. Аның күзенә чалынмаска тырышса да бер өй эчендә яшәгәч, күрешмичә мөмкин түгел иде. Ә икәүдән-икәү очрашканда карашлары туры килсә, теге абыйның күзләре утлы күмер шикелле була иде. Ә үзе сизелер-сизелмәс кенә ыржая. Бу куркыныч кинолардагы кебек кенә дә түгел, бөтен булмышыңны туңдырырга сәләтле явыз күренеш иде.

Ә бер төндә абыйсы кыяфәтендәге кеше аның янына килде. Малай йоклап яткан җиреннән уянып китте дә ишек төбендә басып торган кара шәүләне күрде. Бу әнисе түгел иде. Әнисе кайвакыт ишекне генә ачып карый, ә бүлмәгә керәсе булса башта утны яндыра, аннан тавыш бирә. Бу теге абый иде. Ишек ябык, ут янмаган. Шулай да тәрәзәдән төшкән яктылыкта шәүлә ачык шәйләнә. Бер мәлгә малай тынсыз калды. Шәүлә тавыш-тынсыз гына аның янына якынлашты. Ул атлап түгел, ә акырын гына агып барадыр сыман иде. Малай янына җиткәч, тукталып калды да бертын аңа текәлеп торды. Караңгыда гәүдәсе бер шәүлә сыман гына тоелса да күзләре ут булып яна иде. Малай куркудан җан ачысы  белән кычкырыр хәлгә җитсә дә авызын да ачалмады, ниндидер көч аны түшәккә сылаган, бөтен гәүдәсен бер хәрәкәтсез итеп бәйләп куйган иде. Ул бары тик калтыранды гына. Моны күреп теге абый шым гына әмма шомлы итеп кеткелдәп куйды:

– Хе-хе-хе…
Һәм малайга иелде. Йөзен йөзгә тидерер хәлгә җитеп. Һәм сөякләрне өшетерлек салкын тавыш белән пышылдады:
– Мин сине үзем белән алып китәм.
Малай әлеге сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә өлгергәнче, тиз генә ишеккә табан шуды да юкка чыкты. Бу күренештән коты алынган малай кабат һушына килгәндә таң аткан иде инде. Ишек тукылдаткан тавышка ул дертләп китте. Һәм юрган астына чумды.
– Һәй, бәләкәч! - Бу әнисенең көләч тавышы иде. – Мин сине күрдем. Әйдә, тор. Юын. Иртәнге аш әзер…
Әнисе юрганын ачып ташлауга малай аны кысып кочаклап алды. Һәм ашыгып пышылдарга тотынды:
– Әни, ул төнлә минем янга килде… Ул шәүлә кебек кенә йөри иде… Ул мине
алып китәм диде…

Әнисе аны кысып кочаклады да чәчләреннән сыйпап назларга кереште:
– И, бәләкәчем, тынычлан… Төш кенә булган ул, өнеңдәге куркуларың төшеңә күчкән… Кешеләргә, хәтта зурларга да кайчагында шундый куркыныч төшләр керә. Әмма моның чынбарлык белән бер уртаклыгы да юк.

Малай кинәт аның кочагыннан арынды да көтелмәгән ярсу белән ярып салды:
– Төш түгел, әни! Өндә иде, - һәм юыну бүлмәсенә йөгерде. Соңгы вакытта бу аның елау бүлмәсенә әверелде. Аның сүзенә беркем дә колак салырга теләми, аны беркем дә аңламый. Ул берәүгә дә кирәк түгел, әтисенең дә әнисенең дә бөтен белгәне теге абыйны тәрбияләү иде.
* * *
Малайның сүзләренә илтифат итмәгән кебек тоелса да, әни кеше аны бөтенләй читтә калдырмады. Ул өлкән улына җентекләбрәк карый башлады, авыру кешегә хас битарафлыктан башка нәрсә тапмагач, бәләкченә игътибарын арттырды. аның янында да ешрак булырга тырышты. Хәтта төннәрен дә кереп хәлен белешеп чыкты. Ә бер мәлне, таң алдыннан кече малае йоклаган бүлмәнең ишеген ачып җибәрсә… Малай тыныч кына йоклый, ә аның караваты янында өлкән улы басып тора иде.
– Син монда нишләп йөр…

Ул сүзләрен әйтеп бетергәнче, өлкән улы юкка чыкты. Әни кеше үз күзләренә ышанырга теләмичә, аның бүлмәсенә ташланды. Бүлмәгә атылып керде дә утны яндырды. Өлкән улы караватта ыңгырашып, тартышып ята иде. Әни кеше аны кочаклап алды да белгәннәрен укый-укый юатырга тотынды. Бахыр бала, төшләрендә дә авыртына, сызлана торгандыр инде. Ана кулының шифасы тидеме, улы бераздан тынычланып йоклап китте. Ә иртән бөтенләй бүтән кеше булып уянды.
– Хәерле иртә, әни, – дип елмайды ул. Теге фаҗигадән соң бу аның беренче сүзе, беренче елмаюы иде. Әнисе аны кочагына кысып иркәләргә тотынды, бер елады, бер көлде, шул арада төрле сораулар яудырды.
– Соңрак җентекләп сөйләрмен әни, - дип елмайды улы. – Башта бераз һушка килим инде…

Ана кеше шатлыктан балкый-балкый чәй куйды да кече улын уятырга китте. Малай караватында утыра иде. Әнисе куаныч шаукымыннан аны кочаклап алды да назлы сүзләр әйтеп иркәләргә тотынды. Һәм кинәт нәрсәдер тоеп катып калды. Малае аңа битараф иде. Әнисенең иркә-назлары да, әйткән сүзләре дә аңа әллә бар, әллә юк иде. Ана әлеге хәлнең чынлыгына ышанырга теләмичә читкәрәк тайпылып улының йөзенә карады. Малайның йөзендә бер җепсел дә селкенмәде, ул курчак шикелле хәрәкәтсез һәм битараф, бары тик учактагы куз шикелле кызыл күзләре генә җан өшетер нур тарата иде.

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading